Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембернең татар мәктәбе бишьеллыгын билгеләде


Сембернең татар мәктәбендә Белем көне, 1 сентябрь 2011
Сембернең татар мәктәбендә Белем көне, 1 сентябрь 2011

Сембер каласындагы бердәнбер татар мәктәбенең бишьеллык юбилеен билгеләп үттеләр. Аның мөдире – мәктәпнең беренче адымнарыннан ук мөдир вазифасын үз өстенә алган чын милли җанлы Мөнирә ханым Джумаева.


Бу уңайдан Яңа шәһәрнең төп мәдәният учагы – “Руслан” мәдәният йортында Татар теле һәм мәдәнияте көннәре оештырылды. Иделаръягы районы башлыгы мәктәпкә мактау кәгазе тапшырды. Өлкә башлыгының милли мәсьәләләр буенча киңәшчесе һәм җирле автономия рәисе Рәмис Сафин губернатор Сергей Морозовның тәбрикләвен җиткерде. Ул шулай ук Хәвефсез яшәү нигезләре бүлмәсен тиешле дәрәҗәдә җиһазлау өчен өлкә башлыгы исеменнән йөз мең сумлык сертификат тапшырды. Моңа кадәр, акча таба алмау аркасында мондый бүлмә тиешле дәрәҗәдә җиһазланмаган өчен мәктәп мөдирен мәхкәмәгә бирү турында кисәткәннәр иде

Чараны Фәридә-Алсу дуэты һәм җирле сандугачыбыз Әлфия Рамазанова бизәде. Гадәттә, милли чаралар “Туган тел” җыры белән тәмамлана. Бу юлы да шулай булды.

Бәйрәм – бәйрәм инде ул: күтәренке рухта узды. Әмма проблемалар да юк түгел. Һәрхәлдә, мәктәпнең хәлләре белән якыннан таныш кеше – ата-аналар комитеты рәисе Илгизәр Зыятдинов белән әңгәмә шундыйрак тәэсир тудыра.

– Илгизәр туган, син, мәктәпнең ата-аналар комитеты рәисе буларак, бу вазифаның төп бурычын нидә күрәсең?

– Төп бурычым дип ата-аналар белән мәктәп хезмәткәрләре арасында элемтәне ныгыту.

– Ә бу вазифаны үтәү ягыннан нинди чаралар алга сөрелә?

– Барча эшләрдә дә булышырга кирәк инде: төрле чаралар оештырганда да, хуҗалык эшләрендә матди яктан ярдәм итүдә дә, укучыларны туплау ягыннан да. Чөнки ата-аналар балаларын шушы мәктәпкә бирергә әллә ни атлыгып тормыйлар бит.

– Яңа шәһәрдә яшәүче татар балаларының нинди өлеше шушы мәктәпне сайлый? Әлбәттә, барчасы да килмидер инде бирегә: кемгә ерак, кайберләре бөтенләй ана теленнән биздерелгәннәрдер…

– Әти-әниләр балаларын ана телен камилләштерү, татар мәдәниятенә якынайту максатыннан китерәләр бирегә. Икенче яктан, милли тәрбия алу да бик мөһим бит. Балалар төрле бәйрәмнәрдә, концертларда ана телендә чыгышлар ясыйлар. Махсус шигырь бәйрәмнәре дә оештырыла. Гаилә бәйрәмнәренең дә әһәмияте бик зур – туганлыкны ныгыту чарасы бу. Шуның белән милли үзаңны ныгыту да. Җирле шагыйрьләребез, язучыларыбыз белән очрашу да бик файдалы. Шулай ук күренекле татар язучыларыбыз иҗатына багышланган чараларны файдалы дип саныйбыз.

– Ана теле һәм татар әдәбияты расписание буенча нинди урын били? Сүз, әлбәттә, атнасына ничә дәрес турында инде?

– Ана теленә атнасына ике сәгать каралган, ә әдәбиятка – бер дәрес.

– Башка фәннәрне дә ана телендә укытуга нәрсә комачаулый? Табигать белемен генә булса да. “Крапива жалить итте” түгел - “кычыткан чакты” дәрәҗәсендә генә, мәсәлән. “Нога болит” урынына - “аягым авырта” дип.

– Өстән, өстән инде, анысы. Программа буенча башка барча фәннәр урысча алып барыла. Бу мәсьәләдә безнең теләк искә алынмый инде.

– Монысы класстан тыш чараларга кагылмыйдыр бит: бу чаралар нәкъ милли тәрбияне игътибар үзәгендә тоталар дип уйлыйсы килә бит әле?

– Әйе, алары ана телендә оештырыла һәм алып барыла. Күбесенчә инде. Шунысы мөһим: мондый чараларда балалар ана телендә сөйләшеп, үзебезчә аралашалар. Укытучылар да бу чараларның ана телендә алып барылуын күздә тоталар.

– Ата-аналар җыелышларында беренче чиратта нинди мәсьәләләр көн кадагына куела? Мәктәпнең матди хәлеме, әллә программада ана теленең ролен киңәйтүме?

– Анда күп мәсьәләләр карала. Нигездә, балаларны тәрбияләү: ничек киенергә, ничек үзләрен кеше арасында тотарга, ничек чын татар кешесе булып өлгерергә.

– Синеңчә, нәрсә мөһимрәк: мәктәпнең матди хәлеме, әллә балаларның ана телен камил белүеме?

– Икесе дә мөһим. Мәктәпнең матди яктан көчле булуы – укытучыларның эш хакы. Ул җитәрлек күләмдә булса, укытучыларыбыз читтә икенче эшкә дә йөрмиләр, яхшырак укытырга тырышалар. Төрле чаралар оештырырга да акча кирәк бит. Әйтик, былтыр ана теле бүлмәсен яхшылап җиһазладык. Моның өчен мәгариф идарәсе акча бирмәде: ата-аналарга мөрәҗәгать итәргә туры килде. Шулай итеп, күмәкләшеп ерып чыктык бу проблеманы. Монысы да бит матди мәсьәлә. Узган елда икенче урын алдык.

Әйе, матди мәсьәлә дә бүгенге заманада игътибар үзәгендә. Тик шунысы бераз гаҗәпләндерә: Димитровград дип аталучы Мәләкәс шәһәрендәге җепшеклек еллары башында ук туган татар мәктәбе каршында мондый проблемалар булмады һәм юк та. Һәм шунысы да мөһимдер: андагы татар мәктәбенең беренче адымнарыннан ук мөдир вазифасын үз өстенә алган чын милли җанлы кызыбыз Мөнирә Джумаева – бүген дә үз урынында.

Ә өлкә үзәгендәге мәктәп күпкә яшьрәк булса да, анда инде дүртенче мөдир. Моның сәбәпләре турында төрле фаразлар корырга гына кала.
XS
SM
MD
LG