Сәгъди абзый йортында Шәймиевне биеттеләр дә, елаттылар да
27 апрель Кырлайда Сәгъди абзыйның яңартылган йортын ачу тантанасы үтте. Чарада Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев катнашты. Билгеле булганча, Габдулла Тукай бу йортта балачагының иң бәхетле мизгелләрен кичергән. Әлеге йорт музей буларак эшләсә дә, озак еллар начар хәлдә булган, бакча өлешен алабута баскан. Быел өлешчә дәүләт ярдәме белән хосусый ширкәт хужалары әлеге комплексны торгызуга күп көч куйган. Йортның арт ягында Сәгъди абзый белән Габдулла Тукайны, Былтыр белән Шүрәлене сурәтләгән тимердән ясалган сыннар урнаштырылган. Шулай ук бакча артындагы чишмә яңартылган. Шәймиев бу эшләрне күреп, бераз хискә дә бирелеп алды. Яңарышларны ул югары бәяләде. Бәйрәм иткән Кырлай халкына кушылып, биеп тә алды.
мультимедиа
-
май 04, 2026Канада татарлары балалар өчен журнал чыгара башлады
-
апрель 13, 2026Маҗарстан халкы сайлауда оппозиция җиңүен бәйрәм итә
-
апрель 06, 2026АКШта Татарстан байрагы астында татар хоккее узды
-
апрель 02, 2026Уфада дрон бер күпкатлы йортка эләккән
-
май 08, 2023Курган өлкәсендә татар авылы янган