Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әнкарадагы Тукай һәйкәле төзекләндерүне көтә


Габдулла Тукай һәйкәле
Габдулла Тукай һәйкәле

Өч атна элек Әнкарадагы Тукай һәйкәленә машина бәрелеп, шагыйрь бюстына зыян килгән. Ул әле дә төзекләндерелмәгән.

Моннан өч атна элек Әнкарадагы Габдулла Тукай һәйкәленә машина бәрелү нәтиҗәсендә, шагыйрь исеме язылган хәрефләр урыныннан тешкән, бюст артындагы дивардан плитәләр купкан.

Әнкарада яшәүче Салих Каан исемле кеше һәйкәлнең әле дә төзеләндерелмәвенә борчылып, Төркиядә иң күп тиражлы "Хөррият” газетасына язган. Ул ни өчен моннан егерме көн элек бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга куелган һәйкәлне төзекләндермиләр дип шәһәр җитәкчелеген тәнкыйтьли һәм әлеге сын җимерелергә мөмкин дигән фаразлый.

Машина бәрелү нәтиҗәсендә һәйкәлгә зыян килгән
Машина бәрелү нәтиҗәсендә һәйкәлгә зыян килгән

Әнкара татарларының "Казан" мәдәни ярдәмләшү оешмасы рәисе Фоат Тиниш Азатлык радиосына әйткәнчә алар да бу хакта хәбәрдар.

"Әйе, диварга машина бәрелде, ләкин газетада – "һәйкәл җимерелергә мөмкин" дигән фараз дөрес түгел, күпертеп язганнар. Шулай да, Әнкара мэриясе төзекләндерергә ашыкмый, без аларга да, Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллинга да хатлар юлладык. Гатауллин да үз чиратында шәһәр җитәкчелегенә мөрәҗагать иткән", ди ул.

Тиниш әфәнде әйткәнчә мондый хәлнең элек тә булганы бар, биредә машиналар еш бәрелә, чөнки Тукайга багышланган һәм аның исемен йөрткән урамдагы хәтер дивары юл чатының текә борылышы янында урнашкан. Тиниш әфәнде фикеренчә, юл-транспорт һәлакәтләре кабатланмасын өчен өстәмә чаралар күрергә кирәк. Татарстан вәкиллеге бу хакта сөйләшү алып барырга булган.

Тукай һәйкәле Әнкарада 2011 елда ачылды.

XS
SM
MD
LG