Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда татар полилингваль интернат-мәктәп ачылачак


Архив фотосы
Архив фотосы

Аны 2013 нче елда ябылган интернат-мәктәп урынында ачарга җыеналар. Интернат-мәктәптә 400 бала укыячак.

Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә 2021 нче елда татар полилингваль интернат-мәктәп ачылачак. Аны 2013 нче елда ябылган интернат-мәктәп урынында ачарга җыеналар. Бу турыда бүген Нефтекамага эш сәфәре барышында Башкортостан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров хәбәр итте. Ул уку йорты булачак биналар белән танышты.

Яңа ачыла торган мәктәптә укыту татар, рус һәм инглиз телләрендә барачак. Шушы мәктәп нигезендә Башкортстанның төньяк-көнбатыш төбәгендә лингвистик белем бирү үсеш алыр дип көтелә.
Республиканың мәгариф министры вазифаларын башкаручы Айбулат Хаҗин әйтүенчә, уку йортының 60нчы еллар башында төзелгән, укыту һәм балалар өчен тору биналарын караганнан соң, аларны ныгыту һәм үзгәртеп төзү кирәк, дигән карарга киленгән. Бер бинадан икенчесенә күчү өчен өстәмә җылытылган бина да төзеләчәк. Уку корпусын үзгәртеп төзү проекты эшләнгән, ул дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсен дә алган. Бөтен бина әйләнәсендә җылыту контуры булдыру өчен быел 30 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.

Интернат-мәктәптә 400 бала укыячак. Монда тулы уку көне мәктәбе ясыйлар: балаларга белем алудан тыш, ял итү, түгәрәкләрдә, спорт секцияләрендә шөгыльләнү мөмкинлеге булачак. Өч телдә белем бирүче полилингваль мәктәптә сәләтле балалар белән эшләр өчен барлык шартлар да тудырылачак.

Радий Хәбиров мәктәпне үзгәртеп төзү эшләрен тәмамлап, 2021 нче елның 1 нче сентябренә мәктәпне ачу бурычы куйды.

Нефтекама интернат-мәктәбенең уку корпусы 1960 нчы елда сафка бастырылган. Бу уку йортында Башкортстанның төньяк-көнбатыш төбәгенең аз керемле һәм авыр тормышлы гаиләләреннән 1-8 нче сыйныф балалары белем алган. 2010 нчы елда интернатның ашханә бинасы куллануга яраксыз, җимерелергә тора дип танылган, бөтен комплексны үзгәртеп төзү проекты әзерләү эше барган. Тик проект тукталып кала, ә 2013 нче елда уку йортын бөтенләй ябалар.

XS
SM
MD
LG