Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров: "Татарстан белән Башкортстан арасында көнчелек түгел, көндәшлек"


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров

Ул шулай ук Казан мэрын "елату" турында сүзләрен "дорфарак" булуын таныды.

Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров журналистлар белән сөйләшүдә Татарстан белән мөнәсәбәтне ачыклады. "Бизнес Online" хәбәрчесе биргән сорауга Хәбиров Татарстан белән Башкорстан арасында көнчелек түгел, көндәшлек ята дип белдерде.

"Көнчелек – уңай да, тискәре дә була ала. Шуңа тормышта андый әйбер бар, ләкин әйдәгез аны көнчелек дип түгел, ә көндәшлек дип атыйк", диде ул.

Хәбиров шулай ук Казан мэрына бәйле әйткән шаяртуын да аңлатып китте. "Дөресен әйтим, Татарстан кардәшләренә бәйле әйтелгән сүзләрем алдан әзерләнгән түгел иде, алар минем сөйләү барышында барлыкка килгән. Мин гел туктый ала идем, чөнки моның нечкә мәсьәлә булуын аңлый идем. Кайдадыр, Казан мэры еласын дигән сүзләрне әйткәндә мин хаклы булмаганмындыр. Бу миңа үземә бераз дорфарак тоелды", диде ул.

Моңарчы, гыйнвар аенда Хәбиров Уфа шәһәренең Яңа елга бизәлеше турында сөйләшкәндә, мэр Өлфәт Мостафинга яңа ел бизәлешен "моннан 520 километр ераклыкта урнашкан бер зур, матур, безгә якын шәһәрнең мэры 5-10 гыйнвар тирәсендә кычкырып еларлык булсын" итеп башкарырга өндәде.

Радий Хәбиров вазифасына керешкәннән соң Башкортстанны Татарстанны әледән-әле чагыштырып тора. Башкортстан депутатларына һәм халкына еллык мөрәҗәгатендә ул "күршеләрне куып җитү" максатын куйды һәм төп шигар итеп "Без яхшырак булдырабыз" дигән сүзләрне китерде. Моңа кадәр Татарстанның беренче президенты "Без булдырабыз!" дип әйткән иде һәм ул татарлар арасында популяр шигаргә әйләнде.

XS
SM
MD
LG