Accessibility links

Радий Хәбиров киләсе Яңа елга Уфаны "Казан мэры еларлык итеп" бизәргә чакырды


Казанның Яңа елга бизәлеше
Казанның Яңа елга бизәлеше

Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Уфа мэрына киләсе Яңа елга шәһәрне Казан көнләшерлек итеп бизәргә кушты.

Радий Хәбиров дүшәмбе киңәшмәсендә Уфа шәһәренең Яңа елга бизәлеше турында сүз катты һәм Башкортстан башкаласы мэры Өлфәт Мостафинга мөрәҗәгать итте. "Республика халкының кәефе Уфадагы кәефләргә дә бәйле, чөнки авыл халкы бәйрәм көннәрендә башкалага килә. Уфа балкып торырга һәм халыкны сөендерергә тиеш. Минем шәхси үтенеч: киләсе елда безне гаҗәпләндерегез. Моннан 520 километр ераклыкта урнашкан бер зур, матур, безгә якын шәһәрнең мэры 5-10 гыйнвар тирәсендә кычкырып еларлык булсын", диде Радий Хәбиров. Ул моны "шаяру" дип өстәде, әмма "гаҗәпләндерер өчен эшне бүгеннән башларга кирәк" диде.

Казанны бәйрәмгә быел башкарма комитет Италиянең Festi Group ширкәте белән берлектә матурлады. Казанда чит ил белгечләре Бауман урамын һәм Кабан күле буен утлар белән бизәде.

Радий Хәбиров вазифасына керешкәннән соң Башкортстанны Татарстанны әледән-әле чагыштырып тора. Башкортстан депутатларына һәм халкына еллык мөрәҗәгатендә ул "күршеләрне куып җитү" максатын куйды һәм төп шигар итеп "Без яхшырак булдырабыз" дигән сүзләрне китерде. Моңа кадәр Татарстанның беренче президенты "Без булдырабыз!" дип әйткән иде һәм ул татарлар арасында популяр шигаргә әйләнде.

XS
SM
MD
LG