Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шаян ТВ каналын "Дом.ru" операторы күрсәтә башлады


"Шаян ТВ" тапшыруы
"Шаян ТВ" тапшыруы

28 февральдән "Шаян ТВ" балалар телеканалын "Эр Телеком" (Дом.ру) операторы күрсәтә башлады.

Каналны Татарстанның төрле шәһәрләрендә төрле төймәләрдә карарга мөмин. Дигиталда Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада ул 32нче төймәдә, аналогта Казанда - 51нче, Түбән Камада - 56нчы, Чаллыда 58нче төймәдә урнашкан.

Гыйнвар ахырында "Шаян ТВ" каналын МТС операторы күрсәтә башлаган иде. Моннан тыш, аны "Таттелеком" кулланучылары да карый ала. Телеканал тәүлек буе интернетта да күрсәтә.

Күптән түгел "Шаян ТВ" балалар телеканалының яңа студиясе ачылды. Ул "Болгар" радиосы бинасының яздыру студиясендә урнашкан.

"Яңа гасыр" телерадиоширкәте (ТНВ) "Шаян ТВ" балалар телеканалы өчен лицензияне былтыр көз алды. Ноябрьдән телеканал эшли башлады. Рөхсәт документлары ун елга, 2028 елның 25 октябренә кадәр бирелгән.

XS
SM
MD
LG