Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан федераль университетында бушлай татар теле курслары ачыла


КФУда татар теле курслары, 2018 ел
КФУда татар теле курслары, 2018 ел

Сентябрь уртасыннан КФУда бушлай татар теле курслары башлана. Ул өч ай дәвам итәчәк. Гаризаны 12 сентябрьгә кадәр тутырырга кирәк.

Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бушлай татар теле курслары ачыла дип хәбәр итә КФУның матбугат хезмәте.

Курсларга КФУ сайтында теркәлергә кирәк. Теркәлү өчен 12 сентябрьгә кадәр анкета тутырырга һәм аны кәгазьгә бастырып алырга кирәк. Гариза һәм паспорт күчермәсен Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтына тапшырыруны сорыйлар. Уку 16 сентябрьдә башланыр дип көтелә.

Дәресләр атнага ике тапкыр үткәрелә һәм өч ай дәвам итәчәк. Алар дүшәмбе һәм чәршәмбе, яки сишәмбе һәм пәнҗешәмбе кичке сәгатьләрдә узачак.

Курсларны тәмамлаучыларга татар телен үзләштерү дәрәҗәсе күрсәтелгән сертификат тапшырылачак.

КФУ мондый түләүсез татар теле курсларын 2012 елдан оештыра. Ул елда татар теле өйрәнергә 1200 кеше язылган иде. Былтыр 900гә якын кеше теләк белдерде. Курслар Татарстанның дәүләт телләрен һәм башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү програмы кысаларында финанслана.

XS
SM
MD
LG