Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУда татар теле курслары ачылды: "Татарчасыз булмый"


КФУда татар теле курслары
КФУда татар теле курслары

Казан федераль университетында татар теле курслары ачылды. Курслар бушлай, өч ай дәвам итәчәк. Ахырда укучыларга сертификат тапшырылачак.

Быел республиканың дәүләт теле – татар телен укырга теләк белдерүче 856 кеше анкета тутырган. Әлегә 400 кеше килеп укырга кереште. Татар теленә һөҗүм барган вакытта төрле милләт вәкилләрендә ул, киресенчә, кызыксыну уята бара. Дәүләт теле, татарчасыз булмый диючеләр шактый.

Курска йөрүчеләрне өч төркемгә бүлгәннәр. А1 – башлангычлар, А2 – телне бераз белгәннәр, В1 – татар телендә сөйләшә белүчеләр өчен.

Дәресләр аралашуга корылган. КФУ укытучылары курска язылучыларның һәммәсе белән сорау-җавап рәвешендә сөйләште.

КФУда татар теле курслары ачылды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:52 0:00

Татар теле курсларына язылучылар төрле өлкәдә эшләүчеләр булып чыкты. Аеруча инженерлар күп. Барлыгы 42 инженер һәм 20ләп хисапчы гариза калдырган. Төрле ширкәтләрдән унлап генераль директор һәм эшмәкәрләр бар. Республиканың зур оешмаларыннан йөрүчеләр әз түгел. Әйтик, "Водоканал", "Татэнерго", РКБ, РЖД, МКДЦ кебек оешма вәкилләре дә исемлектә шактый күренде.

"Татарстанда һәркем татар телен белергә тиеш"

Дмитрий Лукинга 30 яшь. Урыс милләттеннән. КФУ оештырган курсларга инде икенче елын йөри. Быел В1 төркеменә язылган. Татар телен мәктәптә уку гына җитмәде, ди ул.

–​ Дима, ни өчен татар телен өйрәнергә булдың?

– Республикабызда татар теле – дәүләт теле. Һәм кайсы кеше монда яши, татар телен белергә кирәк, дип татарча җавап бирергә тырышты Дмитрий.

–​ Ничә ел татар телен өйрәнәсез?

– Монда икенче ел укыйм. Ә мәктәптә укыганда татар телен өйрәндем, ләкин мәктәптә татар теле минемчә аз иде, дип татарча дәвам итте Дмитрий.

Дмитрий һөнәре белән юрист. Казанда хокук хезмәтләре күрсәтүче ширкәттә эшли. Татар теленең эш вакытында да кирәге чыга, ди ул.

Дмитрий Лукин
Дмитрий Лукин

"Татар телендә генә сөйләшүче кешеләр дә мөрәҗәгать итә. Ə бервакыт Теләче районының бер авылына барырга туры килде. Анда татарча гына аралашалар. Ул вакытта әз-мәз татарча белүем мине коткарды. Бер-беребезне аңлап, эшләп чыгалдым", дип сөйләде Дмитрий.

Татар теленең кирәклеген ул Азәрбайҗанга сәфәр кылганда да аңлаган. "Азәрбайҗанда азәрбайҗан теле - бердәнбер дәүләт теле. Татар телен белгәнгә күрә мин элмә такталардагы язуларнны укып аңлый алдым. Гади җөмләләр төзеп, кешеләрдән музейга яисә берәр истәлекле урынга юлны сорап мөрәҗәгать иттем. Иң кызыгы, Бакыда йөргәндә ali məhkəmə дигән язуны күргәч, татар телендә олы сүзе верховный яисә верхний дигәнне аңлатуын исемә төшердем. Шуннан Югары мәхкәмә булганын аңладым. Татар телен белгән кеше төрки дәүләтләрдә югалып калмас. Казакъстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төркмәнстан булсынмы ул, Төркия, Азәрбайҗан", ди ул.

Дмитрий Лукин татар теле мәктәпләрдә укытылырга тиеш дип саный. Азатлыкның "Мәктәпләрдә татар теле мәҗбүри укытылырга тиешме?" дигән соравына ул болай җавап бирде.

"Татар телен дәүләт теле буларак белү кирәк. Ләкин, минемчә, кадрлар гына түгел, методик кулланмалар язу зарур. Шуның аша урыслар татар телен аңларга, белергә, яратырга тиеш. Бүген исә татар теле күп кешегә аңлаешсыз, кызыксыз булып тоела миңа. Чөнки яңа методик кулланмалар юк", диде Дмитрий.

"Минем балалар татар телен өйрәнәчәк"

Роман Әхмәтшин – яртылаш татар. Хатыны урыс милләтеннән. Аниматор, фокусчы. Ел башында гаиләсе белән Красноярскидан күченеп килгән.

Роман Әхмәтшин
Роман Әхмәтшин

"Монда күп кеше татар телендә сөйләшә, ә мин аларны аңламыйм. Телне кая өйрәним икән дип баш ватканда ялгыш кына бу курслар турында белдем. Уку өч ай дәвам итәчәк, шул вакыт эчендә телне яхшылап өйрәнергә тырышачакмын. Минем урамда кешеләрнең татарча сөйләшкәннәрен аңлыйсым килә. Русиянең төрле төбәкләрендә булдым. Ике телдәге элмә такталар Татарстанда гына бар. Шуның белән кызыксынып киттем. Шәһәр көнендә бик күп матур татар җырлары яңгырады. Ә мин бер сүзне дә аңламыйм", ди Роман татар теле курсларына язылуның сәбәбен аңлатып.

Әхмәтшинның татар теленең мәктәпләрдән кысрыклап чыгаруга да үз карашы бар. Татарстанның бөтен Русиядән аерылып торуы сәбәпле татар теленең йогынтысын киметү сәясәте алып баралар дип уйлый ул.

"Татарстан Русиянең бүтән төбәкләреннән аерылып тора. Ул Русия эчендә аерым бер дәүләт кебек. Мин мондый хәлне тел белән бәйләп карыйм. Татарлар бер-берсен аңлый, тыңлый. Нәкъ тел аркасында. Мин үз балаларыма телләрне мәҗбүри тагып укытуларын теләмәс идем. Əмма алар татар телен өйрәнәчәк. Чөнки без Татарстанда яшәргә калырга телибез", диде Роман Әхмәтшин.

"Татарстан дигән илдә яшәмибез. Рәсми тел – урыс теле"

Татар теле курсларына килгән Анна Сергеевна исә бөтенләй башка фикердә. Татар теле мәктәпләрдә мәҗбүри укытылмаска тиеш дип саный. Ул дәүләт структураларында эшли, шуңа үз фамилиясен әйтүдән баш тартты. Үзе Ульян өлкәсеннән күченеп килгән.

Анна Сергеевна
Анна Сергеевна

"Мәктәптә татар теле мәҗбүри укытылмаска тиеш. Ихтыяри-мәҗбүри рәвештә дә түгел, ә бары ихтыяри булсын. Хәзер татар теле сәгатьләре артык күп. Урыс телле балалар мөмкинлекләрен файдалана алмый. Балаларга урыс телен өйрәнү күпкә мөһимрәк. Чөнки без Русия федерациясендә яшибез. Татарстан дигән илдә түгел. Бездә рәсми тел – урыс теле", ди Анна Сергеевна.

Балаларының татар телен укытуга каршы булуына карамастан Анна татар теле курсларына ахыргача йөрергә җыена.

"Мин Татарстанда яшим, шуңа күрә татар телен өйрәнәм. Кешеләр белән аралашу, дөньяга карашымны киңәйтер өчен кирәк. Еш булмаса да, эшемдә дә кайвакыт татар теленең кирәге чыга. Татар телен белмәү аралашканда да комачаулый", диде Анна Сергеевна Азатлыкка.

"Татар телен мәҗбүри белергә кирәк"

Асель Бикмөхәммәтова ​Казанда өченче ел яши. КФУда инглиз һәм алман телләрен өйрәнә. Краснодар краеннан. Татар кызы. Ләкин татарча бөтенләй белми диярлек. Киләчәген Татарстанда күрә. Шуңа да татар телен белмичә тормышка җайлашып булмаячак дип саный.

Асель Бикмөхәммәтова
Асель Бикмөхәммәтова

"Татар телен белү зур мөмкинлекләр ача. Мин менә Татарстанга күчендем. Яшәгән республиканың телен белергә кирәк дип саныйм. Киләчәктә эштә дә кирәк булачак. Хәзер инглиз теле генә түгел, татар телен белү дә мәҗбүри кебек. Кеше кая гына бармасын, анда татар телен белгән кеше эшләргә тиеш", диде Асель Бикмөхәммәтова Азатлыкка.

Казан федераль университетында татар теле курслары өч ай дәвам итәчәк. Ахырда укучыларга сертификат тапшырылачак.

XS
SM
MD
LG