Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәчетләрендә татар теле курсларына 600ләп кеше язылган


Казанның "Ярдәм" мәчете

Татарстан мәчетләрендә 2 февральдән башланачак татар теле курсларына 600ләп кеше язылган. Иң күбесе "Әниләр" мәчетендә, анда 100ләп кеше йөриячәк.

Җомга Татарстанның ун мәчетендә татар теле курслары башлана. Аларга 600ләп кеше язылды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының диния нәзарате матбугат хезмәте. Курсларны тыңларга йөрергә теләүчеләрнең күбесе “Әниләр” мәчетендә – анда йөздән артык кеше язылган. Казанның “Ярдәм” мәчетендә сиксәннән артык кеше укыячак. Татарстанның башка шәһәр-районнары арасында иң актив дип Түбән Кама мөхтәсибәте танылган – анда татар телен өйрәнү өчен иллегә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Язылу һаман дәвам итә.

Бушлай өч айлык курслар Казанның “Кабан арты”, “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Ярдәм” мәчетләрендә һәм Татарстанның биш мөхтәсибәтендә – Әлмәт, Яшел үзән, Чаллы, Түбән Кама һәм Алабугада алып барылачак.

Курслар атнасына өч көн – дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә кичке җидедән тугызга кадәр ике дәрес итеп укытылачак. Беренче дәрес татар теле булса, икенче дәрестә татар тарихы һәм ислам дине нигезләре өйрәтеләчәк.

Курсларда куллану өчен татар теленнән махсус дәреслек чыкты. Дәреслекләр укучыларга бушлай биреләчәк һәм аларга телнең лексикасын, сөйләмен һәм элементар грамматикасын үзләштерергә ярдәм итәчәк, диелде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG