Accessibility links

Мәчетләрдә татар телен өйрәнүчеләр өчен махсус әсбап чыкты


Татар теленнән уку-укыту әсбабы
Татар теленнән уку-укыту әсбабы

Татарстан мәчетләрендә тиздән башланачак татар теле курсларында куллану өчен татар теленнән махсус дәреслек чыкты. Дәреслекләр укучыларга бушлай биреләчәк һәм аларга телнең лексикасын, сөйләмен һәм элементар грамматикасын үзләштерергә ярдәм итәчәк диелә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты “Татар теле: башлап өйрәнүчеләр өчен” исемле дәреслек нәшер иткән. Бу хакта мөфтиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Ул “Без – татарлар” дип аталган татар теле курсларында укучылар өчен чыгарылган. "Дәреслекләр укучыларга файдалану өчен бушлай биреләчәк һәм аларга телнең лексикасын, сөйләмен һәм элементар грамматикасын үзләштерергә ярдәм итәчәк" диелә хәбәрдә.

Әлеге әсбапны Русия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасының белгечләре Рафилә Гыймазова һәм Венера Гарипова-Хәсәншина әзерләгән. Басманың тиражы – 600 данә.

Ике йөз битлек әсбап укучыларга уңайлы булсын өчен татар һәм рус телләрендә әзерләнгән һәм татар телен өйрәнүнең башлангыч курсын тулысы белән үз эченә ала диелә. Дәреслекнең эчтәлеге коммуникатив мохиттә кирәк булган тематик бүлекләргә бүленгән: “Сәламләшү. Танышу. Әңгәмә әдәбе”, “Гаилә. Йорт. Әти-әниләр”, “Атна көннәре. Ел фасыллары. Вакыт” һәм башкалар.

Татарстанның биш мәчетендә татар теле курслары 2 февральдән башлана. Курсларга 100дән артык кеше язылган дип белдерелде.

XS
SM
MD
LG