Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанисәп алдыннан рәсми Уфа татарга янә һөҗүм башлады


Радий Хәбиров һәм Рөстәм Миңнеханов Уфада Тукай һәйкәлен ачу чарасында, 18 апрель 2019

Башкортстанда "Татарча диктант" дип аталган чарада туган җәнҗалдан соң Башкортстан халыклары ассамблеясы Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә сәяси әләк стилендә хат язды. 14 октябрь Казан Кирмәне вәкиле Лилия Галимова, әлеге хат иҗтимагый оешмалар белән эшләүче вице-премьерга юлланды, регламент нигезендә аңа вакытында җавап биреләчәк дип аңлатты. Кәрим Яушев фикеренчә, шушы яңа тәрәккыят алда торган җанисәп алдыннан Уфаның татарга һөҗүм башлавына ишарә итә. Аның комментарын тәкъдим итәбез.

Башкортстанда 2018 елның 11 октябрендә республика җитәкчелеге алышынгач (Рөстәм Хәмитовны Радий Хәбиров алыштыргач), белгечләр милли сәясәттә нинди үзгәрешләр булыр дип баш ваттылар. Татар җәмәгатьчелеге үзгәрешләр уңай якка булыр дип тә өметләнә иде. Ни дисәң дә, Башкортстан республикасының тумышыннан бирле татар халкы монда үги бала рәвешендә җан асрады. Фигураль итеп әйткәндә, милли-мәдәни өлкәдә татарларга республика бюджеты табыныннан башкорт һәм урыс мәдәниятен үстерүдән калган аз гына өлеш чыгарыла иде. Татарның сәләтле уллары һәм кызлары фәкать башкорт мәдәниятен, әдәбиятен үстерүдә үзенчәлекле "ашлама" ролен генә үтәделәр, үтәргә мәҗбүр булдылар.

Башкортстанда дәүләт суверенитеты игълан ителгәч хәлләр тагын да катлаулана төште. Рәхимов-Хәмитов чорларында үткәрелгән җанисәпләрдә Башкортстанның берничә йөз мең татары башкорт дип язылды, шуннан соң "башкортка" әйләндерелгән татар авылларында укыту "башкорт ана" телендә алып барыла башлады. Милли-мәдәни өлкәдә татарга кайбер ташламалар ясалса да, алар татар халкының республика бюджетына керткән өлешенә һич бәрабәр түгел иде.

Бер ел үткәннән соң Хәбировның милли сәясәте контурлары ачыклана башлады

Менә шушындый милли вазгыять фонында республика башына Радий Хәбиров килеп утырды һәм бер ел үткәннән соң аның милли сәясәте контурлары ачыклана башлады. Әмма, аның милли сәясәтендә дә Русия һәм Башкортстан Конституцияләрендә беркетелгән милли тигезлек төшенчәсе декоратив рольдә генә кулланылуы ихтимал. Бик ихтимал. Моны, шактый дәрәҗәдә, 19 октябрь көнне Русиянең һәм дөньяның күп шәһәрләрендә, шул исәптән Башкортстанда да үткән "Татарча диктант" дигән мәдәни чара тирәсендә фәкать Башкортстанда гына рәсми түрәләр тарафыннан тудырылган җәнҗал раслый. Азатлыкның "Җанисәпкә юнәлтелгән башкортча татар диктанты" дигән комментарында шулай диелгән иде:

"Шунысы да игътибарга лаек – татарга моның ише тупас бәйләнүләр республика башына Радий Хәбиров утыргач яңадан башланды дияргә була. Шуңа күрә дә "Татарча диктант" тирәсендә тудырылган бу җәнҗалны Хәбиров чорының милли сәясәте элементы дип карарга була. Моны ачыклау авыр түгел. Әгәр аерым шәхес яисә татар милли оешмасы Радий Хәбировка бу җәнҗалны җиткереп тә, бернинди чара күрелмәсә – республикада татарны тагын да ныграк рухи кысу сәясәте башланды дигән сүз булачак. Шуңа күрә республика башлыгының бу диктант тирәсендә тудырылган җәнҗалга мөнәсәбәте, аның милли сәясәтен ачыклаучы лакмус кәгазе ролен үтәячәк".

Ноябрь башында Татар яшьләре форумы дигән иҗтимагый оешма "Татарча диктант" тирәсендә тудырылган киеренкелеккә үз мөнәсәбәтен белдерүне сорап Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка хат белән мөрәҗәгать итте. Радий Хәбировның җавабы әлегә юк, әмма шулай да җавап алынды дияргә була. Башта рәсми хакимияткә якын булган Башкортстан халыклары ассамблеясы Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка адресланган (чынбарлыкта Мәскәү игътибарына исәпләнгән) сәяси әләк стилендә шактый агрессив хат язды, аннан соң "МК в Уфе" дигән басмада, шулай ук Мәскәү күз-колагына тәгаенләнгән, имзасыз "Экспертлар татар милләтчелеге идеологларының Башкортстан эшләренә тыгылуын күзәтә" дигән псевдоаналитик язма пәйдә булды.

Русия дәүләт думасы депутаты (Башкортстанның Мортаза Рәхимов чорындагы мәгариф министры - ред.) Зөһрә Рәхмәтуллина җитәкләгән Башкортстан халыклары ассамблеясы хатында шундый юллар бар: "Безнең төбәктә диктантны оештыручыларның агрессив һәм килешенмичә эшләве Татарстан ягының алга таба Русия Федерациясенең булган административ чикләрен һәм конституцион тәртипләрен кире карап чыгуга юнәлтелгән гамәлләр кылуы турында фикерләргә этәрә. Башкача әйткәндә, ачык ишекләр булган килеш, Татарстан вәкилләре "дивар җимерә" башлый".

Татарстан һәм Башкортстан харитасы
Татарстан һәм Башкортстан харитасы

"МК в Уфе"да да Татарстан ягы Башкортстанның "эчке эшләренә" тыгылуда һәм ике республика арасындагы административ чикне бозарга ниятләүдә гаепләнә. Язмада турыдан-туры әйтелмәсә дә, моны Башкортстанның татарлар укмашып яшәгән Көнбатыш өлешен Татарстанга кушарга ниятләү дип аңларга кирәктер. Башкортстан ягының бу җавапларында кимендә ике принципиаль хата бар.

Татарстан президентына җибәрелгән хаттагы кимендә бер имзаның легитимлыгы юк. Димәк, хат үзе дә шундый ук хәлдә

Беренчесе. Күпләр Башкортстан халыклары ассамблеясы хатында Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе Римма Үтәшева имзасы булуына игътибар итәләр. Әмма, Башкортстан татарлары мәнфәгатьләренә һәм Татарстан ягын гаепләүгә нигезләнгән бу хат, мохтарият низамнамәсенә уставына ярашлы рәвештә, советта каралмады. Шуңа күрә мондый мөһим хатка Римма Үтәшеваның үз белдеге белән генә имза куярга хакы юк. Димәк, Татарстан президентына җибәрелгән бу хаттагы кимендә бер имзаның легитимлыгы юк. Димәк, хат үзе дә шундый ук хәлдә.

Башкортстан ягыннан яңгыратылган иң зур гаепләүгә – Татарстан ягының ике республика арасындагы административ чикне үзгәртергә ниятләвенә килгәндә, Русия думасы депутатына да, аноним материалны әзерләүчеләргә дә, мондый гаепләр ташлаганчы, Русия Конституциясенә күз салу зыян итмәс иде. Конституциянең 67нче маддәсендә ачык итеп: "Русия Федерациясе субъектлары арасындагы чикләр ике якның да килешүе нигезендә үзгәртелә ала", диелгән. Ягъни, моны (әгәр чынлап та шундый ният бар икән) һич кенә дә Русия Федерациясенең конституцион тәртипләрен бозу дип тә, "дивар җимерү" дип тә бәһалап булмый.

Табигый сорау туа: ни өчен Башкортстан ягы Татарстанга ачыктан-ачык сәяси һөҗүм башлады? Бу сорауга җавап күпкырлыдыр, мөгаен. Әмма шуларның берсе каккан казык кебек тырпаеп тора – бүген Татарстанны Башкортстанның эчке эшләренә кысылуда гаепләп, аны алда торган җанисәптә Башкортстандагы ихтимал хәрәмләшүләр мәсәләсеннән читләштерү. Шулай килеп чыкса, татарны башкорт дип язу исәбенә, башкортларны сан белән республикада беренче урыга чыгарырга мөмкин булачак. Шундый бурыч 2010 елгы җанисәп алдыннан яңгыратылган иде. Башкортстанның ул чактагы башлыгы Мортаза Рәхимовның дәүләт киңәшчесе Сергей Лаврентьев элекке Уфа губернасындагы халыкның 41% башкорт телендә сөйләшкән дип белдергән иде. Менә алда торган максат һәм сан.

Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләр (27)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG