Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарча диктант: Җәнҗал дәвам итә


Уфада "Татарча диктант" чарасы, 2018
Уфада "Татарча диктант" чарасы, 2018

"Татарча диктант" җәнҗалын дәвам итүче Башкортстан халыклары ассамблеясының Татарстан президентына язылган хаты турында политолог, тарихчы Илнар Гарифуллин комментарын тәкъдим итәбез.

Башкортстанда “Татарча диктант” вакытында чыккан җәнҗал онытыла дигәндә генә берничә көн элек ике медиада — Азатлык радиосында һәм “Бизнес-онлайн”да — Русия думасы депутаты, Башкортстан халыклары ассамблеясы җитәкчесе Зөһрә Рәхмәтуллинаның Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка хат язуы турында хәбәр чыкты. Ул хатны Башкортстан Дәүләт җыелышы - Корылтай депутатлары Валентин Павлов (“Башкортстан урыслары соборы” рәисе) һәм Элвира Аиткулова (“Дөнья башкорт корылтае” җитәкчесе) һәм Римма Үтәшева (Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе) имзалаган. Ул хатта алар әлеге җәнҗал өчен Дөнья татар конгрессын һәм Татарстанның Башкортстандагы вәкилен гаепләп, диктантны оештыруга Башкортстан мәгариф министрлыгының тупас рәвештә тыкшынуын акларга маташып кына калмый, Башкортстанда татарча диктант язу идеясенә дә каршы чыга.

“Башинформ” җитәкчесе Ростислав Морзагулов “Бизнес-онлайн”га комментар биреп, әлеге диктантның текстына да һәм гомумән бу җәнҗалга да хакимиятнең бернинди катнашы булмавын белдерде. “Бу берничек тә республиканың рәсми позициясе түгел… Без Башкортстанда татар теленең һәм мәдәниятенең үсүе начар дип исәпләмибез”, ди Морзагулов.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка якын бу кешенең әлеге сүзләре зур әһәмияткә ия әлбәттә, Башкортстан мәгариф министрлыгының һәм хакимият яклы милли оешмаларның әлеге тупас гамәлләре республика башлыгы белән чыннан да килештерелмәгән булырга да мөмкин. Әмма югарыда телгә алынган хатны имзалаган кешеләрнең кемнәр булуын истә тотканда, мондый диктант яздыру өчен ишарәнең Уфадагы Ак йорттан килгән булуы да бик мөмкин.

Башкортстан мәктәпләрендә татар теле формаль рәвештә булса да, бер генә мәктәп йә гимназиядә дә фәннәр өлешчә генә булса да татар телендә укытылмый

Хатның башында халыклар дуслыгы һәм Башкортстанда татар теленең үсеше өчен күп нәрсәләр эшләнүе турында инде гадәткә кергән буш сүзләр язылган. Бу тезисны дәлилләү өчен “татар телен укыту һәм ул телдә укыту оештырылган” 683 мәктәп турында языла. Тик монда шуны өстәргә кирәк, Башкортстан мәктәпләрендә татар теле формаль рәвештә булса да, бер генә мәктәп йә гимназиядә дә фәннәр өлешчә генә булса да татар телендә укытылмый. Татар теле фән буларак укытылса да, белем бирү теле буларак аның инде күптәннән кулланылганы юк. Һәм гомумән телнең фән буларак укытылуы белән белем бирү теле буларак кулланылуы икесе ике нәрсә, аларны бергә бутарга һич тә ярамый. Ә менә 683 санының дөреслеккә ни кадәк туры килүен тикшерергә кирәк, чөнки Башкортстан мәгариф министрлынының бу мәсьәләдә үз саннарын шактый арттырып күрсәтү гадәте инде күпләргә билгеле.

Хатта шулай ук 2021 елда Нефтекамскида бер полилингваль татар мәктәбе ачылачагы да языла. Монда сүз берничә ел элек төзекләндерү эшләре өчен ябылган мәктәп турында бара, яңадан ачылганнан соң анда 400ләп бала укыячак. Башкортстанның 1,5 миллионлы татар халкына бер полилингваль мәктәп. Шактый “юмарт” бүләк түгелме? Шул ук вакытта Башкортстан мәгариф министрлыгы 14 полилингваль башкорт мәктәбе дә ачарга җыена. 1:14 чагыштырмасын күрдегезме? Әле монда шунысын да исәпкә алырга кирәк, хәтта (белгечләр дөреслегенә бик нык шикләнеп караган) соңгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда да, республикада татар телен ана теле дип санаучылар башкорт телен ана теле дип санаучылардан күбрәк.

Һәм Башкортстанда татар теленә һәр яклап ярдәм күрсәтелүен мактап хат язучылар туган телләрне үстерү өчен республика башлыгы грантларын өләшкәндә татар теленә бер генә сум да бирелмәве турында берни язмаска булган. Шул ук вакытта Башкортстан мәгариф минстрлыгы әзерләгән милли мәгарифне үстерү програмында татар теле яки татар мәктәпләре турында бер генә юл да, хәтта бер генә сүз дә юк. Хәтта програмны тулыландыручы “туган телләр” өлешендә дә башкорт теленә һәм мәдәниятенә ярдәм итү турында гына язылган. Татар телен үстерүгә карата шундый ачыктан-ачык дискриминация Башкортстан халыклары ассамблеясы рәисе сүзләре белән әйткәндә “татар халкының этномәдәни ихтыяҗларын һәрьяклап канәгатьләндерү” дип аталамыни?

Ә татарча диктантның үзенә килгәндә, хатның текстында вакыйгалар интерпретациясе ачыктан-ачык ялганнан һәм фактларны әвеш-тәвеш китерүдән гыйбарәт. Түземлегегез җитәрлек булса, аларны санап китик.

Татарстанда шуңа охшаш “Башкортча диктант” чарасы оештырылганда аның текстын Татарстан мәгариф министрлыгы белән килештерүне таләп итү беркемнең башына да килмәде

Мисал өчен, хатта “Татарча диктант” чарасын оештыручылар диктант текстын Башкортстан мәгариф министрлыгы белән янәсе килештермәгән һәм текстны Фәүзия Бәйрәмованың “Болын” әсәреннән алган диелә, аның экстремизмда гаепләнеп ике мәртәбә хөкем ителгәнлеге дә языла. Нигәдер Русиянең башка төбәкләрендә һәм башка илләрдә “Татарча диктант” уздыручыларга беркем дә комачауламады, бернинди килештерү таләп итмәде. Быел “Татарча диктант” 1410 урында оештырылды һәм аларда барлыгы 85 мең кеше катнашты. Диктантны 22 чит илдә һәм Русиянең 47 төбәгендә яздылар. Берничә ай элек Татарстанда шуңа охшаш “Башкортча диктант” чарасы оештырылганда аның текстын Татарстан мәгариф министрлыгы белән килештерүне таләп итү беркемнең башына да килмәде бит хәтта. Монда ниндидер килештерү таләбе үзе үк нигезсез, чөнки “Татарча диктант”ны җәмәгатьчелек дәүләт катнашлыгыннан һәм финанс ярдәменнән башка үзе оештыра. Ниндидер түрәләрнең ирекле ватандашлар һәм иҗтимагый оешмалар эшенә тыкшынырга нинди хокуклары бар? Әмма Башкортстанда уфа татарларына бәйле һәр нәрсәдә ватандашларның хокукларына һәм ирекләренә карашның бөтенләй башка булуына тагын бер мәртәбә инандык.

Икенчедән, диктантта Фәүзия Бәйрәмова повестеннән өзекне куллануга килгәндә, ул вариант башта каралса да, соңрак Татар яшьләре форумы һәм Казан федераль университеты аны кире какты. Һәм гомумән бу әсәрдән өзекне Башкортстанда түгел, бары тик Татарстанда гына диктантта куллану каралган иде. Татарстаннан читтә (шул исәптән Башкортстанда да) диктант язучыларга Газиз Мөхәммәтшиннең “Саумысез, аккошлар” әсәреннән өзек әзерләнде. Ул бердәнбер вариант иде һәм аны беркем дә кире какмады. Өстәвенә 1983 елда ук язылган “Болын” повесте тыелган әсәрләр рәтенә керми һәм шуңа күрә ул Русия территориясендә теләсә кайсы максатта ирекле кулланыла ала.

Ә менә Башкортстан мәгариф министрлыгының Дөнья татар конгрессы һәм гомумән Татарстан белән хезмәттәшлеккә янәсе әзер булуы турындагы сүзләргә килгәндә, чынлыкта бу вазгыять бик күңелсез. Бу министрлык татар иҗтимагый оешмалары белән эшләүгә киртә куеп килгәндә хезмәттәшлеккә әзер булу турында нинди сүз була ала? Кыскасы, Башкортстан мәгариф министрлыгының комачаулавы, тупас басымы һәм шантажы өчен татарлар үзләре гаепле булып чыга.

Татарча диктантны оештыручылар да, анда катнашучылар да Башкортстанның бер өлешен Татарстанга кушарга тели булып чыгамы?

Әмма иң “борычлысы” хатның ахырыда язылган. Аны тулысынча китерик: “Диктантны оештыручыларның безнең төбәктә агрессив һәм килештермичә эшләвенә тәнкыйтьчән караш Татарстан ягы уртача вакыт аралыгында хәзерге административ чикләрне һәм Русия федерациясендәге конституцион тәртипне үзгәртү өчен эшчәнлек алып бара дигән уйга этәрә. Икенче төрле итеп әйткәндә, ишекләр ачык булса да, Татарстан вәкилләре “диварны җимерә”, диелә хатта. Уйлап карагыз, татарча диктант язу Башкортстанның административ чикләренә куркыныч тудыра икән бит. Ягъни, татарча диктантны оештыручылар да, анда катнашучылар да Башкортстанның бер өлешен Татарстанга кушарга тели булып чыгамы? Мондый акылсыз сафсата әлбәттә җәмәгатьчелекнең дә түгел, бигрәк тә Татарстан президентының да түгел, ә психиятрия белгечләренең генә игътибарына лаек.

“Акылдан язган кеше” язмаларына аңлатма бирү кыен әлбәттә, әмму бу язма кемнәндер түгел, ә Башкортстан халыклары ассамблеясы рәисеннән һәм башка кесә милли оешмаларыннан килгәнгә күрә, телисеңме, юкмы, барыбер комментар язарга кирәк. Рөстәм Хәмитов Башкортстан башлыгы вазифасыннан киткәннән соң бу оешма сәяси мәйданнан юкка чыкты, хәтта аның сайты да ябылды. Әмма аның әгъзалары кайчандыр әйткән маргинал идеяләр хәзер Башкорстан Дәүләт җыелышы депутатларының миләренә оялаган булып чыкты. Бу хатны алар язмаганлыгы көн кебек ачык, әлбәттә. Шулай да, кул куйганнар икән, димәк алар аның эчтәлеге белән тулысынча килешә. Мондый сүзләре белән алар үзләре үк Башкортстан татарларын шундый адымга бару мөмкинлеге турында уйга этәрә. Болай шашынмасалар, Татарстанда да, бигрәк тә Башкортстанда да республиканың чикләрен үзгәрту турында уй беркемнең дә башына килмәс иде.

Үтәшева җитәкчелеге чорында Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте тулысынча җимерелде

Барыннан да ныграк гаҗәпләндергәне — бу хатны Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Римма Үтәшеваның имзалавы. Татар мәнфәгатьләрен якларга, аларның милли үсеше өчен мөмкинлек бирүче конституцион хокукларын тәэмин итәргә тиешле кеше татарча диктантка каршы чыга, өстәвенә Дөнья татар конгрессын һәм Татарстанны ике республика арасындагы чикләрне үзгәртергә җыенуда гаепли. Бу аның беренче генә шундый сәер гамәле түгел инде. Әмма монсы белән ул элеккеләренең барысыннан да уздырып җибәрде. Үтәшева җитәкчелеге чорында Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте тулысынча җимерелде. Урыннардагы өч милли-мәдәни мохтариятнең икесе (Кушнаренкода һәм Благовещенсида) юкка чыкты.

Үтәшева депутат мандатын Башкортстанның яңа җитәкчелеге белән килешүгә ирешкән Илдар Гыйлметдинов (Русия думасының Милләтләр эшләре комитеты башлыгы һәм Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе) ярдәме белән алган диләр. 2018 елда Башкортстан Дәүләт җыелышы - Корылтай сайлавында Римма Үтәшева кирәк кадәр тавыш җыя алмады бит. Әмма Ирек Ялалов Федерация шурасына киткәннән соң көтелмәгәндә Үтәшевага депутат мандаты эләкте. Әгәр дә бу чыннан да шулай булса, Башкортстан татарлары мәнфәгатьләре кысылганда Римма Үтәшеваның исеме нигә бер дә ишетелмәве бик яхшы аңлашыла. Ә менә татарга каршы эшләрдә аның исемен бар дөньяга яңгыратып кулланалар. Ни генә булмасын, бу хәл инде болай да абруе караланып беткән Илдар Гыйлмедтиновка тагын бер зур кара тап булып төшә.

Ростислав Морзагулов сүзләре белән бергә куеп карыйбыз да, шундый нәтиҗәгә киләбез. Әгәр дә Башкортстан җитәкчелеге диктант җәнҗалы турында белмәгән һәм бу “сәер” хатны язарга кушмаган икән, Радий Хәбиров шәхсән үзе билгеләп куйган кешеләрне һич тә контрольдә тотмый дигән сүз. Сүз татарча диктантны оештырганда тупас басым ысуллары һәм шантаж кулланган мәгариф министрлыгы турында гына түгел, Башкортстан башлыгы идарәсе түрәләре турында да. Чөнки акылы башында булган теләсә кем Башкортстан халыклары ассамблеясындагы югарыдан идарә ителә торган ул кешеләрнең, республикадагы милли сәясәт өчен җаваплы Ак йорт түрәләреннән фәрман килми торып, мондый хакта имза куймаячагын бик яхшы аңлый.

Элек тә әйткәнемчә, 2020 елгы җанисәп алдыннан бу кешеләр мөмкин булган мәгълүмат провокацияләрен арттыра, татарофоб шашынуларын көчәйтә барачак. Өстәвенә шиханнарны саклау хәрәкәте киңрәк җәелә башлаганда бу гамәлләр җәмәгатьчелек игътибарын эчке проблемнардан читкә юнәлтү өчен тагын бер мөмкинлек ача. Тик менә болай да күптөрле проблемнарга чумган Радий Хәбировка өстәмә “татар проблемы” һәм Татарстан белән мөнәсәбәтләрне тагын да начарайту кирәкме икән?

Илнар Гарифуллин
политолог, тарихчы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG