Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарча диктант чарасында Фәүзия Бәйрәмова әсәреннән баш тартканнар


2017 елда Уфада татарча диктант язу вакыты
2017 елда Уфада татарча диктант язу вакыты

19 октябрьдә "Татарча диктант" чарасында язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың "Болын" әсәре укылырга тиеш иде, әмма аның урынына Роберт Миңнуллинның "Кулыма китап алам" әсәре кулланылачак.

"Татарча диктант" чарасын оештыручылар – Дөнья татар яшьләре форумы белән КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникация институты. Моңа кадәр оештыручылар тарафыннан быел диктант өчен Фәүзия Бәйрәмованың "Болын" әсәре сайланды дип хәбәр ителде. Әмма ахыр чиктә аның урынына Роберт Миңнуллин әсәре кулланылачак. Татарстаннан читтәге татар оешмаларына Газиз Мөхәммәтшинның "Саумысыз, аккошлар" әсәре тәкъдим ителәчәк.

КФУның Филология институты җитәкчесе Рәдиф Җамалетдинов текстның ни өчен алыштырылганын әйтә алмыйм диде Азатлыкка. "Без конгресска (Дөнья татар конгрессына - ред.) җиде-сигез әсәр тәкъдим иттек. Анда сайлап алырга тиешләр иде", диде ул.

Әлеге әсәрләр арасында "Болын" текстының булу-булмавын расламады, "исемдә түгел инде хәзер", диде институт мөдире.

Дөнья татар яшьләре форумы Азатлыкка әсәрләрнең алмаштырылганын раслады. "Алдан ук өч язучының өч тексты әзерләнде – Фәүзия Бәйрәмова, Газиз Мөхәммәтшин, Роберт Миңнуллин. Соңгы көнне киңәшләшеп, Миңнуллин текстына тукталырга булдык", дип әйттеләр форумның матбугат үзәгендә. Сәбәпләрен аңлатмадылар. Башкортстанда Мостай Кәримнең 100 еллыгы билгеләп үтелү уңаеннан “Озын-озак балачак” әсәреннән өзек сайланган.

Форум рәисе Ленария Мөслим 14 октябрьдә "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә татарстаннар Фәүзия Бәйрәмованың "Болын", ә республикадан читтәге татарлар Газиз Мөхәммәтшинның "Саумысыз, аккошлар!" әсәрләре нигезендә диктант язачак дип белдергән иде.

"Болын" әсәре 1982 елда язылган, 1983 елның августында "Казан утлары" журналында басылып чыккан. 1986 елда Татарстан китап нәшриятында Фәүзия Бәйрәмованың шул исемдәге китабы дөнья күргән. "Болын" повесте Бәйрәмованы татар әдәбиятына алып кергән, аны таныткан әсәр булып санала.

26 апрель көнне Дөнья татар яшьләре форумы "Сәлам, Габдулла!" флешмобын уздырырга ниятләгән иде, әмма рөхсәт итмәделәр. Казан мэриясе форумнан килгән хатка бик соң җавап биргән булып чыкты, шуның нигезендә эчке эшләре министрлыгы бу чараны оештырырга рөхсәт итмәде.

XS
SM
MD
LG