Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә татарча диктантта Фәүзия Бәйрәмова тексты укылды


Татарча диктант язучылар
Татарча диктант язучылар

Әсәр тавыш бирү нәтиҗәсендә сайланды.

Мәскәүдә "Татарча диктант" "Дом на Патриарших" адресы буенча язылды. Оештыручылар - "Бердәмлек", "Татарлар штабы", "Яңарыш" яшьләр клублары. Барысы 20 кеше килде. Алар арасында Мәскәүгә эш сәфәре белән килгән Нью-Йорк татары Мансур Җиһаншин һәм Лондоннан Диана Яхина да бар иде. Кирил хәрефләрен начар белү сәбәпле, Җиһаншинга диктант язу авыррак булды. Текстны режиссер, "Хәят" театр студиясе җитәкчесе Айнур Сафиуллин укыды.

Диктант язарга килүчеләргә ике автор тәкъдим ителде - Газиз Мөхәммәтшинның "Саумысыз, аккошлар" һәм Фәүзия Бәйрәмованың "Болын" әсәре. Катнашучылар укылачак әсәрне тавыш бирү нәтиҗәсендә сайлады. "Болын" әсәре күбрәк тавыш казанды.

Диктант Бәйрәмованың "Болын" әсәреннән алынган өзек буенча язылды. Контроль тикшерү өчен текстны шагыйрь Әнис Шәймәрданов укыды.

19 октябрь Татарча диктантта "Болын" әсәре укылырга тиеш иде, әмма соңрак аның урынына Роберт Миңнуллинның "Кулыма китап алам" әсәре кулланылачагы әйтелде.

"Алдан ук өч язучының өч тексты әзерләнде – Фәүзия Бәйрәмова, Газиз Мөхәммәтшин, Роберт Миңнуллин. Соңгы көнне киңәшләшеп, Миңнуллин текстына тукталырга булдык", дип әйттеләр "Татарча диктант" проектын оештыручы Дөнья татар яшьләре форумның матбугат үзәгендә.

Кайбер татарлар моңа протест йөзеннән диктантны "Болын" әсәренә язарга булды. Казанның "Учак" клубында да бер төркем татар активистлары Фәүзия Бәйрәмованың "Болын" әсәрен диктант итеп язуны оештыруын әйткән иде. Социаль челтәрләрдә шулай ук #болындиктант хештегы белән Бәйрәмова әсәренә нигезләнеп диктант язуга чакырулар да чыкты.

Интернетта Фәүзия Бәйрәмованың "Болын" әсәре белән кызыксыну да арткан. Яндекста шушы әсәр атамасы белән эзләүләр саны ике меңнән артып киткән.

XS
SM
MD
LG