Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның "Учак" клубында татарча диктантта Фәүзия Бәйрәмова тексты укылачак


Казанда Татарча диктант чарасы, 27 октябрь 2018

Татарча диктант язу көнендә Казанның "Учак" клубында бер төркем татар активистлары Фәүзия Бәйрәмованың "Болын" әсәрен диктант итеп язуны оештыра. Моңа кадәр әлеге әсәрне "Татарча диктант" проектыннан алганнар иде.

19 октябрь Казанның "Учак" клубы да Татарча диктант проектына кушыла. Әмма диктант өчен рәсми тәкъдим ителгән текст алымнаячак, ә язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың күптән түгел генә диктант програмыннан төшереп калдырылган "Болын" әсәре нигез итеп алыначак. Чара кичке 17:00 сәгатьтә, Муса Җәлил урамы, 19/3 адресында урнашкан Фәрит Галимов остаханәсендә булачак. Текстны драматург Мансур Гыйләҗев укый диелә.

Әлеге диктантны язуны оештыручыларның берсе, журналист, музыкант һәм активист Рәдиф Кашапов Азатлыкка белдерүенчә, бу идея Бәйрәмова текстыннан баш тартулары билгеле булгач барлыкка килгән. "Фәүзия Бәйрәмова тексты була диелгәч, монда һичшиксез барырга кирәк дип уйлаган идем. Әмма ул төшеп калгач, диктант язуда катнашу теләге сүнде. Соңрак аны үзебез оештырырга булдык", диде Кашапов.

Шулай ук социаль челтәрләрдә #болындиктант һештегы белән Бәйрәмованың әлеге әсәренә нигезләнеп диктант язуга чакырулар да чыкты.

Журналист, таргетолог Алсу Исмәгыйлова Facebook-та язуынча, интернетта "болын" сүзен эзләүчеләр арткан. Бу Фәүзия Бәйрәмованың "Болын" әсәре булырга мөмкин ди ул.

19 октябрь Татарча диктантта "Болын" әсәре укылырга тиеш иде, әмма аның урынына Роберт Миңнуллинның "Кулыма китап алам" әсәре кулланылачак. Бу хакта пәнҗешәмбе билгеле булды. "Алдан ук өч язучының өч тексты әзерләнде – Фәүзия Бәйрәмова, Газиз Мөхәммәтшин, Роберт Миңнуллин. Соңгы көнне киңәшләшеп, Миңнуллин текстына тукталырга булдык", дип әйттеләр Дөнья татар яшьләре форумның матбугат үзәгендә. Сәбәпләрен аңлатмадылар. Башкортстанда Мостай Кәримнең 100 еллыгы билгеләп үтелү уңаеннан аның “Озын-озак балачак” әсәреннән өзек сайланган.

фикерләр (9)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG