Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарча диктант" көнендә Башкортстанда башкорт һәм урыс телләрендә "Тоталь диктант" уздырылачак


Уфада былтыр узган "Татарча диктант"

19 октябрьдә бөтен дөньяда “Татарча диктант” уздырылган көндә Башкортстан мәктәпләрендә башкорт һәм урыс телләрендә "Тоталь диктант" язылачак. Республика мәгариф министрлыгы вәкиле чараның "Татарча диктант" белән берничек тә бәйләнмәгән булуын белдерә.

Башкортстан мәгариф министрлыгы республиканың мәгариф оешмаларына 19 октябрьдә "Тоталь диктант" уздыру турында күрсәтмә җибәрде. Министр урынбасары Әлфия Галиева имзалаган документта "Мостай Кәримнең 100 еллыгын билгеләп үтү кысаларында 19 октябрьдә аның иҗатына багышланган "Тоталь диктант" уздырырга, нәтиҗәләрен 25 октябрьгә кадәр хәбәр итәргә", диелгән. Хатның күчермәсе Азатлыкта бар.

Күрсәтмәдә диктантның нинди телдә булырга тиешлеге ачыкланмаган.
Билгеле булганча, 19 октябрьдә Татарстанда һәм дөньяның күп төбәкләрендә "Татарча диктант" узачак. Башкортостандагы "Тоталь диктант" бу чара белән берничек тә бәйләнмәгән, көннәре туры килү очраклы хәл, диделәр Азатлыкка Башкортстан мәгариф министрлыгында.

"20 октябрьдә Мостай Кәриимнең туган көне. Шуңа күрә диктант 19 октябрьдә уза. Моннан тыш, бездә "этношимбә" дип аталган чаралар бар, бу диктант та шушы чаралар кысаларында уздырыла", дип аңлатты министрлыкның милли мәгариф бүлеге белгече Роза Хөснуллина.

"Тоталь диктант" урыс һәм башкорт телләрендә булачак. "Башкортстанда татарлар күп яшәвен искә алып, татарча да язу күздә тотылмыймы?" дигән сорауга Хөснуллина: "Юк, бездә ике дәүләт теле – урыс һәм башкорт телләре, шуңа күрә татарча булмаячак" дип җавап бирде.

19 октябрьдә бөтен дөнья татарлары катнашында "Татарча диктант" уза. Үткән елда бу диктантны 15 меңнән артык кеше язган. Быел чарада 50 дән артык төбәк һәм ил катнаша. Быел беренче тапкыр диктантны Кытай, Швеция, Маҗарстан, Яңа Зеландиядә дә язачаклар.

Татарча диктанты онлайн да язып булачак дип хәбәр ителә. Әйтеп яздыру өчен Фәүзия Бәйрәмованың “Болын” һәм Газиз Мөхәммәтшиннең "Саумысыз, аккошлар" әсәрләреннән өзекләр сайланган.

фикерләр (8)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG