Accessibility links

Башкортстандагы ТИҮ: "Татарча диктант" җәнҗалы безне берләштерә генә


Фикерләшүдә катнашучылар
Фикерләшүдә катнашучылар

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге “Татарча диктант”ның республика татарларын берләштерүгә ярдәм итүен билгеләде.

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге республикада узган “Татарча диктант” турында фикерләшергә җыелды. Фикер алышуда катнашучылар “Татарча диктант”ка Башкортстан мәгариф министрлыгы кысылуына борчылу белдерде, аерым чыгыш ясаучылар моны хәтта “геноцид” дип тә бәяләде.

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең идарә әгъзасы Лилия Хөсәенова Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы укытучыларын куркаклыкта гаепләде.

Лилия Хөсәенова
Лилия Хөсәенова

“Мин “Татарча диктант”ны язу өчен Башкорт дәүләт университетын сайлаган идем. Ләкин текстны үзгәрткәч, мин һәм тагын берничә ТИҮ әгъзасы протест йөзеннән баш тартып залдан чыгып киттек. Ә бит чараны уздыручы университет галимнәре, атап әйткәндә, Лилия Сәгыйдуллина һәм Марат Шәриповлар залга хәлне аңлатып, мәгариф министрлыгы басымы булуын әйтеп, тавышка куярга тиешләр иде дип саныйм. Минемчә, нинди текст сайлауны тавышка куеп хәл итәргә кирәк иде. Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы укытучыларының бу адымын куркаклык дип бәялим”, диде Хөсәенова.

Лилия Хөсәенова шулай ук диктантта “Сәхибҗамал” оешмасы җитәкчесе Флүзә Нәдергулованың “Нәрсә бирәләр, шуны язарга кирәк” дип үгетләвен, тынычландыруын искә алып, бу оешмага протест белдерү кирәклеген тәкъдим итте.

Идарәнең икенче бер әгъзасы Роберт Ярулла киләчәктә бу чараны тагын да ныграк җәелдерү кирәк дип исәпли.

Роберт Ярулла
Роберт Ярулла

“Татарча диктант”ны кысалар икән, димәк, без дөрес юлда. Алар Башкортстан татарыннан татар телле төньяк-көнбатыш башкорты ясау өчен борчыла. Бу диктант ул уйларына аяк чала. Ләкин алар шуны аңлап җитми, диктант текстын нинди генә башкортчыл матераил белән алыштырсалар да, аны язучыларның милли үзаңы үзгәрмәячәк. Чөнки диктант язарга милли үзаңы булган, үзләрен татар дип санаган кешеләр җыела. Бу чара белән алар безне туплый гына. Киләчәктә безгә диктантны тагы да колачлырак итәргә кирәк. Университетларга, мәктәпләргә мәгариф министрлыгы басым ясый ала. Анда эшләүчеләр эшсез калудан куркып каршылык күрсәтә алмаска да мөмкин, аларның хәлен аңлап була. Шуңа күрә киләчәктә диктантны фатирларда, кафеларда, башка мөмкин булган урыннарда уздырырга, ягъни партизан ысулына күчәргә кирәк. Бәлки чараны җәй уздырып, аны табигать кочагында үткәрергәдер? Диктант яздырырга пенсиягә чыккан укытучыларны җәлеп итәргә була”, диде Ярулла.

Рамил Хөсәенов
Рамил Хөсәенов

Утырышта катнашучылар арасында Уфадагы “Лайфстайл центр Башкирия” сәүдә үзәгендә диктант язучылар да бар иде. Алар чараны мәгариф тармагына карамаган бинада уздырулары сәбәпле, басымга бирешмәүләрен белдерделәр.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рамил Хөсәенов диктант текстын белгечләргә күрсәтеп алып килгән.

Башкортстан мәгариф министрлыгы әзерләгән "Татарча диктант" текстындагы хаталар
Башкортстан мәгариф министрлыгы әзерләгән "Татарча диктант" текстындагы хаталар

“Мин филолог түгел, ләкин текстта хаталар ярылып ята. Мин текстны филология фәннәре кандидатына биреп, хаталарын төзәттереп алдым. Ул билгеле сәбәпләрдән исемен атамауны сорады. Ул унга якын орфографик хата тапты. Стилистикасын төзәтеп тормады, анысының да шыр хаталы булуын әйтте. Ә бит халыкка әйтеп яздырылган диктант министрлык тарафыннан төшерелгән текстка, ягъни оригиналга карап төзәтелергә тиеш. Бу хаталы язарга өйрәтү булып чыга. Диктантка бер “татар” дигән сүз дә кермәгән, “башкорт”, та “башкорт” бөеклеге сурәтләнгән”, дип чыгыш ясады Хөсәенов.

Икътисад фәннәре докторы, профессор Ринат Гатауллин Башкортстанның элекке мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкованың интернеттагы хаталы язмаларыннан соң хурлыклы рәвештә эшеннән бушатылуын искә төшерде.

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин

“Бу министр да шыр хаталы диктант тексты җибәргән. Башкортстанның Мәгариф министрлыгында берәр вакыт белемле кеше утырыр микән?”, дигән сорау куйды .

Гатауллин диктант тирәсендәге хәл уңаеннан прокуратурага мөрәҗәгать итәргә кирәклеген күтәрсә дә, чарада нинди дә булса документ кабул ителмәде.

Чыгыш ясаучылар киләчәктә “Татарча диктант”ны тагын да колачлырак итеп уздырырга, аны “партизан хәрәкәте итеп” җәелдерергә кирәк дигән фикергә килде. Чыгыш ясаучылар арасында Татарстан-Башкортстан дуслыгының "Башкортстан татарлары сөяге өстендә" ясалуына да борчылулар белдерелде.

Утырышта катнашучылар “Татарча диктант”ка басымның алдагы ел узачак халык санын алуларга бәйле булуын билгеләде. Татар иҗтимагый үзәгенең алдагы утырышы халык санын алуларга әзерлек чараларына багышланачак.

19 октябрь Башкортстан татарлары да бар татар дөньясы белән бергә "Татарча диктант" чарасында катнашты. "Татарча диктант" кысаларында Татарстаннан читтәге катнашучылар Газиз Мөхәммәтшинның "Саумысыз, аккошлар!" әсәрен язарга тиеш иде. Әмма чара алдыннан гына Башкортстан мәгариф министрлыгы Казаннан Татар конгрессы җибәргән бу текстны кире кагып билгесез авторның "Дуслык күпере" текстын язарга кушты.

XS
SM
MD
LG