Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дус булыйк дип кенә дуслык булмый


Радий Хәбиров һәм Рөстәм Миңнеханов Уфада Габдулла Тукай һәйкәлен ачу тантанасында, 18 апрель 2019

Радий Хәбировның Башкортстандагы милли сәясәте һәм Татарстан хакимияте контролендәге Татар конгрессының Башкортстан татарларына "Татарча диктант" мисалында чагылган мөнәсәбәте турында политолог, тарихчы Илнар Гарифуллин комментарын тәкъдим итәбез.

Үткән шимбә татарча диктант Башкортстанда җәнҗалга әйләнде. Өстәвенә бу көннәрдә Башкортстанда татарлар өчен яңа “сюрпризлар” оештырылып ята. Беренчесе – Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән “Җәлил укулары” бәйгесендә Башкортстанның татар районнарына катнашмаска дигән ябык фәрманнар килгән. Икенчесе – Тинчурин исемендәге татар театрының бу көннәрдә Уфада үтүче гастрольләренә татар районнарыннан төркемле сәфәрләр оештыру тыела. Болар – ябык юллар аша алып барыла торган эшләр, шуңа күрә, кая документың, дәлилең дигән сорау биреп тормасагыз да була.

Берничә сорау туа. Беренчесе – мондый хәлләр булуын алдан ук фаразлап булыр идеме яки юкмы? Икенчесе – нигә Татарстан никадәр тырышса да, Башкортстан хакимияте белән “дуслашып” булмый? Өченчесе – ни эшләргә? Шулай итеп бу сорауларга җавап эзләп карыйк.

Татарга каршы сәясәт алып бару алдан ук билгеле идеме?

Хәбиров Башкортстан башлыгы итеп куелгач, Казанда ике республика арасында “дуслык күпере” төзибез дигән тавышлар яңгырый башлады


Радий Хәбиров Башкортстан башлыгы итеп куелгач, Казанда нигәдер кинәт кенә ике республика арасында хәзер инде “дуслык күпере” төзибез дигән тавышлар яңгырый башлады. Янәсе татар (ләкин башкортка “әйләнгән”) Рөстәм Хамитов заманында “дуслык” төзеп булмады, ә менә инде башкорт, Мортаза Рахимовның “укучысы” Радий Хәбиров килгәч, нигәдер “дуслык” төзеп булачагы турында кайдандыр бик оптимист фикерләр ишетелә башлады. Моны Казан Кирмәненә якын мәгълүмат чаралары да, Татар конгрессы җитәкчеләре дә автомат шикелле бер-бер артлы сайрый башладылар.

Минемчә, шул татар түрәсе мантыйгы нигезендә, янәсе Хәбиров үзенең хакимият башлыгы итеп Александр Сидякинны (озак еллар Татарстаннан Русия думасы депутаты булып торган) алган икән, Татарстан белән эш шунда ук сызгырып эшләп китәчак. Әйе, 2019 елның апрель аенда Уфада Татарстан көннәре үтте. Шунда ук Уфада татар эшкуарының хосусый акчасына салынган Габдулла Тукай һәйкәле ачылды. Август аенда Башкортстанның Бишбүләк районында Фатыйх Кәрим музее Татарстан акчасына яхшы гына итеп төзекләндерелеп яңадан ачылды.

Хамитовның “татарларын” кысарга кирәк дигән тәкъдимнәр ишетелде


Моңардан тыш, Радий Фәритович тегесе, Радий Фәритович монысы дигән гел ниндидер өметсез хыяллар ишетелеп торды. Ике республика дуслаша, берләшә, имеш. Мин иң башта ук бу беркатлы сүзләргә скептик караган идем. Чөнки андый өметләргә бернинди реаль сәбәп юк иде. Беренчедән, бөтенебез белә идек – Радий Хәбиров үзен башкорт дип хис итә һәм күпчелек башкортлар да аны башкорт вәкиле дип күрә. Шуңа күрә ул килгәндә башкорт милләтчеләреннән безнең “ысын” башкорт егете килде, Хамитовның “татарларын” кысарга кирәк дигән тәкъдимнәр ишетелде.

Нигә хәзер Радий Хәбиров татарга карата игелекле булырга тиеш дигән сорауга җавап юк иде


Икенчедән, Хәбиров Мортаза Рахимов заманының их авыр чорында президент идарәсен җитәкләде. Шул вакытта иң көчле сәяси репрессиялар булды, бәйсез мәгълүмәт чаралары эзәрлекләнде, татар оешмаларына иң көчле басымнар оештырылды. Нигә хәзер Радий Хәбиров татарга карата игелекле булырга тиеш дигән сорауга җавап юк иде. Янәсе хәзер башкача була. Ә кем моңа ышанмый, шул – пессимист.

Өченчедән, элек Башкортстанда эшләгән вакытында да Хәбировның башкорт милли оешмаларын контрольда тотуы билгеле иде. Шулай ук Рөстәм Хәмитов президент булгач та ул “башкорт” факторы аша аңа зур киртәләр куярга тырышты.

Сентябрь башында Бөтендөнья башкорт корылтае “Эхо Москвы в Уфе” радиосын мәхкәмәгә бирде. Сәбәбе – политолог Дмитрий Михайличенконың Радий Хәбировны Хамитовка каршы көрәш алып барган вакытта башкорт милләтчеләрен куллануда гаепләве.

Хәбировны сайлау алдыннан башкорт һәм урыс милли җыеннары үткәрелде, ә татарга – юк


Ярый, Мортаза Рахимов заманында республикадан куып чыгарылган Хәбировның фикере Мәскәүдән кайткач үзгәргән дигән өмет бар иде. Ләкин ул килгәч башланган җитәкчеләрне алыштыру сәясәтенә күз салсак? Милли-мәдәни эшләрдәге тенденцияләрне карасак? Мәсәлән, туган телләрне үстерү грантлары, татарга бер тиен дә калдырмыйча, гел башкорт оешмаларына гына бирелде. Башкортстанның Милли мәгарифне үстерү програмында татар теле, татар мәктәпләре турында бер сүздә юк иде. Ә иң күренеклесе – Радий Хәбировны сайлау алдыннан башкорт һәм урыс милли җыеннары үткәрелде, ә татарга – юк. Гәрчә моның турында гел сүз алып барыла иде, ләкин эшләнмәде.

Мин Радий Фәритович белән кичә генә Казанда күрешкән идем, все норм бара дип” безне буш өмет белән “сыйладылар”


Бу билгеле идеме? Әлбәттә. Татар оешмалары активистлары моның турында татар конгресы аша “өскә” белдереп тордылар. Ниндидер нәтиҗә булдымы? Юк. Киресенчә, август аенда татар яшьләре форумы җыенында Милли шура җитәкчесе Васил Шәйхразиевка бу турыда сорау бирелгәч, “Мин Радий Фәритович белән кичә генә Казанда күрешкән идем, все норм бара дип” безне буш өмет белән “сыйладылар”. Башкортстан түрәләренең, милләтенә карамастан, ахыргы чиктә татарны ничәмә-ничә тапкыр алдавын сукыр гына күрмәс.

Башка милләтләрнең милли җыеннарын оештырып, татарныкын оештырмаганда “дуслашу” тенденциясен кайда күрдегез?


Бу юлы да шулай булачагы алдан ук билгеле иде бит. Кем инде әле бернинди реаль эш эшләнмичә, “дуслаштык”, бөтенесе ал да гөл дип шатлана? Сайлауга хәтле татарга бернинди реаль ярдәм булмыйча, башка милләтләрнең милли җыеннарын оештырып, татарныкын оештырмаганда “дуслашу” тенденциясен кайда күрдегез?

Бу әле башы гына. Алда безне 2020 елгы җанисәп көтә. Менә шунда инде “тугандашлар” ягыннан, “дуслык күперенең” икенче ягыннан күп кенә “бүләкләр” булачак. Әлеге диктант - чәчәге генә, җиләкләре соңрак күренер.

Нигә шулай килеп чыкты?

Татарның мескенлеге менә шул вакытта бик ачык күренә. Без үз хокукларыбызны якларга кыенсынабыз һәм шуның белән юашлыгыбызны күрсәтәбез. Бу инде Башкортстанга гына кагылмый. Ләкин Башкортстстанда татарның шул артык толерантлыгы билгеле сурәт сыман күренә. 40 елдан артык Казаннан Уфа татарларына гел шуны тукыйлар: Тавышланмагыз, дуслашыгыз, “тугандашлар” белән тату яшәгез, нинди туган телдә укытудан ни аерма бар – татармы яки башкорт телеме? Җанисәптә милләтегезне ничек язудан нинди аерма бар? Түзегез, без бит бөек халык, ә бөекләр “кече туганнарына” үпкәләмәскә тиеш, янәсе.

Мескеннәр белән беркем дә дуслашырга теләми


Ә шул “дуслыкның” чын мәгънәсе нәрсәдән гыйбарәт булуын мондый “тынычлык сөючеләр” арасында беркем дә аңлата алмый. Күрәсең, бу шундый тынычлыктыр инде, “тугандашлар” гел сине мыскыл итә, синең аша үз эчке проблемнарын чишә, ә син моңа каршы сүз дә әйтә алмыйсың – ничек инде, без бит “дуслык күпере” төзибез, талашырга ярамый.

Без, мескеннәр, шуны аңламыйбыз – “тугандашлар” элитасының күпчелеге татарның мондый тыйнаклыгын, толерантлыгын дус булырга әзерлек дип күрми. Ә, киресенчә, татарның көчсез, мескен, никадәр кирәк булса, шул кадәр бөгелергә әзерлеген күрә. Шуңа күрә алар без ныграк бөгелгән саен безне сыгарга, мыскыл итәргә әзер. Менә шул аксиоманы аңламау – иң зур хата.

Шул ук вакытта бер төркем башкорт галимнәре себер татарлары, нугайлар, ә алар аша кырымтатарлар арасында татарга каршы су болгатып йөри. Бу – реаль фактлар. Күптән түгел, шул татарофоблар пропагандасы аркасында, нугай милли-мәдәни мөхтәрияте активисты татар – “суррогат” милләт дигән фикерне Facebook челтәрендә чыгарган иде. Бу – аноним тролль түгел, бу – реаль кеше. Казандагы фәнни конференцияләргә еш кына йөрүче зат. Ә Татарстан һаман колакларын аска салындырып, без – дуслар дип, моңарчы сакланган позицияләрен дә югалтырга әзер.

Дуслар арасында аңлашылмаучанлыклар булса да, бер-берен мыскыл итү, гомумән, була алмый

Безнең үз мәнфәгатьләребез бар, һәм алардан кемгәдер ошамаса, көрәшергә кирәклеген күрмиләр дә, яки күрмәмешкә салышалар.

Кирәкме безгә андый “дуслык”? Юк, кирәкми. Чын дуслар арасында, бертигезлек корылса гына, ул – дуслык булса. Дуслар арасында аңлашылмаучанлыклар булса да, бер-берен мыскыл итү, гомумән, була алмый. Дуслыкта бер як гел мыскыл итеп, икенче “дусның” хокукларын бозып, ә икенче як гел түзеп кенә ятучы була алмый. Җитәр татарга гел сабыр ролен уйнарга.

Нәрсә эшләргә?

Бу хәлдә безгә нәрсә эшләргә кирәк соң? Иң беренчедән, иң мөһиме – гел сабыр булуны, мыскыллауларга түзүне туктатырга тиешбез. Дуслашасың килә икән, үзеңне дусларча тот. Юк икән, тотасың килмәсә, гафу ит. Ул очракта мин сиңа каршы эшләсәм, үпкәләмә, үзеңдә гәеп эзлә. Шуңа күрә, бу диктант мәсьәләсендә, һәм бүтән очракларда авызны йомып торырга кирәкми. Татар конгрессы шул вакытта ук ризасызлыгын әйтеп үз позициясен белдерергә тиеш иде. Алай эшли алмасаң, ихтыярың юк икән – гомумән андый чараларны Башкортстанда үткәрмә. Бу да хөрмәткә лаек позиция була ала. Бу очракта Уфа татарлары ичмасам үзләрен гел мыскыл итүне сизмәсләр иде.

Дус булдык дип, бергә фото төшеп, елмаеп буш сүз таратып кына йөрмик


Икенчедән – дуслашабыз дигәндә, конкрет план, конкрет пунктлар нигезендә дуслыкны үстерергә кирәк. Гел без дус булдык дип, бергә фото төшеп, елмаеп буш сүз таратып кына йөрмик. Андый буш эшләрне кемдер барыбер үз файдасына куллана. Әмма әлегә татар файдасына бер тапкыр да, бер бонус та эләкмәде. Гел киресенчә генә. Бу тәкъдим җәмәгатьчелек активистларына да, Татарстан түрәләренә дә кагыла.

Өченчедән, башкорт мәгариф министрлыгы Чаллыда башкорт гимназиясе ачарга тели икән – Башкортстанда шулай ук татар гимназияләрен ачу турында сүз кайда? Әлегә андый сүзләр ишетелгәне юк. Бик кызык килеп чыга бит - Уфа Татарстанда 13 меңле башкорт вәкилләре өчен мәктәп, сыйныфлар ачарга әзер. Ә Татарстан мәгариф министрлыгы, Татар конгрессы Башкортстандагы 1,3 миллионлык татар өчен гимназиялар кирәк дип бернинди эш алып бармый. Кайда монда тигезлек?! Татарстанда яшәгән башкорт тугандашларыбыз туган телләрен укырга тели икән – Татарстан ярдәм итсен, хокукларын кимсетмәсен, алар да бит республика халкы. Ләкин шул вакытта Уфа татарларының мәнфәгарьләре дә читтә калмасын.

Уфа татарлары хокукларын беркемнән дә кыенсынмыйча якласак кына кына көчле булабыз


Дүртенчедән “тугандашлар” безгә каршы эш алып бара икән, татарга каршы проектларга грантлар бирә икән – ә кайда безнең аларга җавап чараларыбыз? “Дуслыкны” саклыйк дип, гел җавапсыз торырга кирәкми. Шул ук тарихи хәтерне саклау проектларына килгәндә дә, сәясәттә дә.

Алдыбызга максатлар куйсак кына алга китә алабыз. Уфа татарлары хокукларын беркемнән дә кыенсынмыйча якласак кына көчле булабыз. Бары шул очракта гына чын дуслык, тугандашлык төзеп булачак. Ә мескеннәр белән беркем дә дуслашырга теләми. Көчлеләр белән генә дуслашалар. Татарстан хакимиятенә дә, Татар конгрессына да моны аңларга вакыт инде.

Илнар Гарифуллин
политолог, тарихчы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләр (52)

XS
SM
MD
LG