Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Радий Хәбировка ярдәм кирәк булмаса, бу Татарстан көннәре узмас иде"


Башкортстан ТИҮ утырышында
Башкортстан ТИҮ утырышында

ТИҮ утырышында Башкортстандагы Татарстан көннәренең республика татарларына файдасы булмавы билгеләнде. Татарстан президенты белән очрашуда чыгыш ясаган Идрис Газиев һәм Зифа Нагаеваларга тәнкыйть сүзләре яуды.

23 апрель Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы утырышы узды. Анда Башкортстанда узган Татарстан көннәренә бәя бирелде һәм Украинада үткән президент сайлау турында да сөйләшеп алдылар.

Татарстан көннәре турында әйтер сүзләр күп җыелган иде. Бигрәк тә Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рамил Хөсәеновта:

Рамил Хөсәенов
Рамил Хөсәенов

"Башкортстанда Татарстан көннәре соңгы тапкыр 31 ел элек, ягъни 1988 елда узган булган. 1989 елда Мортаза Рәхимов, 2010 елда Рөстәм Хәмитов хакимияткә килде һәм ул елларда Татарстан Башкортстанга рәсми рәвештә керә алмады. Дөнья татар конгрессы Башкортстанда күчмә утырышын уздырырга тиеш иде, аңа да рөхсәт бирмәделәр. Әлмәт театрын куып кайтардылар. Татарстан белән Башкортстан якынаймасын өчен барсын да эшләделәр.

Хәбиров сайлауларны ничек уздырырга, хәрәмләшүләрне ничек оештырырга икәнен, барсын да белә, шул исәптән, татар факторын да

Әгәр Башкортстанга Радий Хәбиров килеп, аңа ярдәм күрсәтергә кирәк булмаса, бу Татарстан көннәре узмас иде. Хәбиров 2003 елда Башкортстан президенты Рәхимовның ничек сайлануын яхшы белә. Ул сайлауда Рәхимов икенче турга уза алмады. Хәбиров татар факторын белә. Иң күп тавышны Рәлиф Сафин җыйды, икенче урында Сергей Веремеенко иде. Сафин үзен татар буларак күрсәтмәсә дә, монда яшәгән татарлар аңа тавыш бирде. Хәбиров бик акыллы кеше. Ул шушы факторны күздә тотып әлеге чараны уздыруга барды. Хәбиров сайлауларны ничек уздырырга, хәрәмләшүләрне ничек оештырырга икәнен, барсын да белә, шул исәптән, татар факторын да. Ул, Миңнехановның татарлар арасында абруе булуын искә алып, аның килеп сүз әйтүе монда яшәгән татарларның аңа тавыш бирүенә булышачак дип уйлап эш итте", диде Хөсәенов.

ТИҮ идарәсе әгъзасы, рәссам Рабит Ярулла Башкортстанда татарларга барлык мөмкинлекләр тудырылуы турында сүзләргә гаҗәпләнүен белдерде:

Рабит Ярулла
Рабит Ярулла

"1988 елда Татарстан көннәре колачлырак узган иде. Монсы шактый тыйнак оештырылды. Чарага чакырган игъланнар да булмады. Качып-посып, тиз-тиз генә уздырдылар кебек тәэсир калды. Татарстан президентының Башкортстан татарлары белән очрашуында Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев Башкортстанда татарларга бар мөмкинлекләр тудырылган, алар комфорт шартларында яши дип әйтте. Бу да мине аптыратты. Касыйм Йосыпов беренче тапкыр кыю чыгыш ясап, безнең эчебездә янган проблемнарны ачып салды. Зифа Нагаевага килгәндә, мин аны җырчы һәм композитор буларак хөрмәт итәм, матур җырлары да бар. Ләкин ул татар зыялылары вәкиле буларак, мәгънәсез чыгыш ясады. Үзен пиарлады. Үзенең милләтче булмавын әйтте. Менә мин – милләтче, димәк, җинаятьче булып чыгам микәнни? Аннан соң Идрис Газиев чыгыш ясады. Ул язып килгәнен укыды. Шундый ук эчтәлекле чыгыш, үзен пиарлаудан гыйбарәт булды. Бүген татарны әрнеткән мәсьәләләргә игътибар булмады.

Шаккатмалы хәл – Хәбиров татарларны республикадагы иң зур диаспора дип атады

Чараларның уңай ягына килгәндә, миңа Татарстан биючеләре ошады. Узган чараларда биюче егетләр түбәтәй, җилән, чабата киеп, куркып-өркеп кенә тыпыр-тыпыр биегән иделәр. Башка халыклар безнең андый биюләрдән татарның фәлсәфәсе бик сай дип көлә иде. Бу юлы киемнәргә дә игътибар иткәннәр, биюләр дә күтәренке, батыр рухта башкарылды. Концерт башланыр алдыннан Радий Хәбиров һәм Рөстәм Миңнеханов сәхнәгә чыкты. Шунда шаккатмалы хәл – Хәбиров татарларны республикадагы иң зур диаспора дип атады. Бу аның наданлыгымы, яки махсус ассызыклавы булды микән?" диде ТИҮ идарәсе әгъзасы, рәссам Рабит Ярулла.

Төньяк-көнбатыш башкортлары оешмасы рәисе, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин да Башкортстандагы Татарстан көннәрен алда көтелгән сайлау белән бәйләде:

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин

"Беренчедән, мин бу чараның узуында федераль җитәкчелек тә катнашкан дип уйлыйм. Ул Русия президенты рөхсәте белән узды. Икенчедән, хәтерегездә булса, заманында Юрий Лужков, Мортаза Рәхимов һәм Минтимер Шәймиев “Отечество”, ягъни “Ватан” дигән оешма төзегән иде. Бүген дә шундый оешма төзү ихтималлыгы бар. Өченчедән, хосусый коммерция һәм хәрәмләшү мәнфәгатьләрендә оештырылды. Ни өчен Хәбиров бу кадәр күп тавыш җыйды дигән сорауга “Миңнехановның татарлар белән эшләве нәтиҗәсендә” диячәкләр”, диде Гатауллин.

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов җырчылар Идрис Газиев һәм Зифа Нагаеваны Башкортстан татарларының чишәргә кирәкле проблемнарын дуслык турында матур сүзләр белән күмеп яшерергә тырышуда гаепләде:

Кадерле Имаметдинов
Кадерле Имаметдинов

"Миндә Башкортстанда Татарстан көннәре халыктан качып-посып оештырылды кебек тәэсир калды. Чөнки кайда нинди чара буласы алдан билгеле булмады. Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга берничә кешегә генә чакыру бирделәр. Башкортстан ягыннан чыгышларга килгәндә, мин Идрис Газиевне ул чарадагы чыгышына кадәр бик югары фикерле кеше дип уйлый идем. Ялгышканмын. Ул татарга кирәкле булмаган сүзләр сөйләде. Идрис Газиев та, Зифа Нагаева да бернинди татар проблемнарын телгә алмый, бары тик дуслык турында гына сөйләде", диде Имаметдинов.

ТИҮ идарәсе әгъзасы Салих Әмирханов та Имаметдинов сүзләрен куәтләде:

Салих Әмирханов
Салих Әмирханов

"Миңа икътисад фәннәре докторы Касыйм Йосыповның чыгышы бик ошады. Ул татарның авыр хәлен белеп сөйләде. Балалар бакчалары, мәктәпләр булмауны әйтте. Проблемны чишү өчен татар теленә статус бирү кирәклеген атады. Башкортстанда татар халкының ике миллионга якын булуын да ассызыклады. Зифа Нагаева татарларның башкортлар белән яхшы, дус яшәве, башкорт җырларын җырлавы, башкортларның татар җырларын башкаруы турында сөйләде. Без аның сөйләвеннән ялкып, туктасын өчен кул чаба башлаган идек, ул, халык чыгышымны яхшы кабул итә дип, тагын да кызыбрак дуслык турында сөйләвен дәвам итте. Үзе турында, эшләгән радиосы, телевидениедә алып барган тапшыруы турында сөйләде, татар хәле турында бер авыз сүз дә әйтмәде. Идрис Газиев тә үзе турында, патефон, халык җырлары турында гына сөйләде.

Мин, очрашу булгач, халык арасында сорау бирүчеләр дә булыр дип көтеп утырган идем. Ләкин сораулар булмады. Рөстәм Миңнеханов та чыгышын бик кыска тотты. Ул чыгышында Башкортстан татарларының санын бер миллион дип атады. Аның матур сан булуын әйтте. Бу аның безне бер миллионга калдыруга хәер-фатиха биреп китүе кебек булды. Без бит 1 миллион 200 меңнән артык татар һәм 200 меңнән артык татар телле башкорт дип йөрибез. Ягъни миллион ярым татар телле халык, ә Татарстан президенты безне киметеп күрсәтте. Залда тук чырайлы, көяз, татар проблемнарын белмәгән, битараф чырайлы кешеләр күп утыруына да игътибар иттем”, диде Әмирханов.

ТИҮ идарәсе әгъзасы Лилия Хөсәенова Башкортстандагы Татарстан көннәрендә татарларның читкә тибәрелүен белдерде:

Лилия Хөсәенова
Лилия Хөсәенова

“Татарстан президенты белән очрашуга безнең Татар иҗтимагый үзәгенә чакырулар бирмәделәр. Шул ук вакытта район һәм шәһәрләрдәге хакимиятләргә чакырулар күпләп тапшырылган. Чын җәмәгатьчелек Миңнехановның җәмәгатьчелек белән очрашуыннан читләтелде булып чыга. Татарстан язучыларының Уфадагы 84-нче санлы гимназиядә булган очрашуын да белми калдык. Югыйсә, анда да катнашкан булыр идек”, диде Хөсәенова.

Активист Илдар Әбдиев Идрис Газиев һәм Зифа Нагаеваның татар мәнфәгатьләренә хыянәтен фаш итәргә чакырды:

Илдар Әбдиев
Илдар Әбдиев

“Миңа Идрис Газиев һәм Зифа Нагаеваның чыгышлары татарның башына суккан кебек тәэсир итте. Без аларны фаш итәргә тиеш. Бар халык белсен”, дип чыгыш ясады. Шунда ук аны хуплап оешма исеменнән нәфрәт белдерергә кирәк дигән тәкъдимнәр дә яңгырады.

“Татар йорты фонды” рәисе Наил Хәкимов Татарстан президентыннан матди ярдәм сорап хат тапшыруы турында әйтте.

Чыгышларда Татарстан көннәренең Башкортстан татарларына файдасы булмавы билгеләнде. Чараның көзен узачак сайлауда Радий Хәбировка татар тавышын бирдерү өчен уздырылуы билгеләнде.

Казаннар Башкортстан татарларын сатып китте

Чыгыш ясаучылар арасында “Казаннар Башкортстан татарларын сатып китте”, дип әйтүчеләр дә булды. ТИҮ утырышында Татарстан көннәрендә Казан Башкортстан татарына чын мөнәсәбәтне күрсәтте һәм Радий Хәбировка тавыш бирүгә, киресенчә, тискәре җирлек тудырды дип бәяләнде.

Утырышта Татарстан белән Башкортстан арасында, оешмалар, югары уку йортлары арасында төзелгән килешүләр, бизнес-форумнарга бәя бирелмәде.

XS
SM
MD
LG