Accessibility links

Кайнар хәбәр

Килешү төзелде: Татарстанда Башкортстан вәкиллеге ачылачак


Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров тантаналы концертта

Казанда Башкортстанның тулы хокуклы вәкиллеге ачылачак. Радий Хәбиров Рөстәм Миңнехановтан моның өчен бина сорады.

18 апрельдә Башкортстан хөкүмәте йортында Татарстан һәм Башкортстан арасында сәүдә икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни-социаль хезмәттәшлек турында рәсми Килешү төзелде. Килешүне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров имзаладылар.

Бүгенге көндә ике республика арасында тауар әйленеше 34 млрд сум тәшкил итә, аны арттыру мөмкинлеге бар диде ике республика җитәкчеләре.

Бигрәк тә авыл хуҗалыгы, туризм, нефть химиясе җитештерү, инновацияләр, мәдәни һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлек кирәк диелде.

Әлеге килешү нигезендә Татарстанда Башкортстанның тулы хокуклы вәкиллеге дә ачылачак. Хәбиров Миңнехановтан моның өчен Казанда бина сорады. Татарстан вәкиллеге Уфада инде эшли.

Килешү имзаланганнан соң Радий Хәбиров Рөстәм Миңнехановка ике республика арасындагы хезмәттәшлекне ныгыткан өчен Салават Юлаев орденын тапшырды.

Башкортстанда Татарстан көннәре бара. Чәршәмбе Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортостандагы татар җәмәгатьчелеге белән очрашты, Уфада Татарстан сәнгать әһелләренең зур концерты узды. Бүген Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды, ике республиканың кайбер техник югары уку йортлары арасында килешүләр төзелде, Миңнеханов һәм Хәбиров Салават Юлаев һәйкәленә чәчкәләр салды.

фикерләр (4)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG