Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт корылтае "Эхо Москвы"ны Хәбиров белән эфирны анализлау тексты өчен мәхкәмәгә биргән


Дөнья башкортлары корылтае "Эхо Москвы в Уфе" редакциясеннән Дмитрий Михайличенко посты өчен мәхкәмә аша 10 млн сум таләп иткән. Постта Радий Хәбиров белән "Эхо"да булган әңгәмәгә анализ ясалган. Корылтай турында текстта бер сүз дә юк. 

Дөнья башкортлары корылтаеның "Эхо Москвы в Уфе" радиостанциясен ни сәбәпле мәхкәмәгә бирүе билгеле булды. "Эхо Москвы" җитәкчесе Алексей Венедиктов үзенең Телеграм каналында хәбәр итүенчә, корылтайның дәгъвалары сәясәт белгече Дмитрий Михайличенко текстына кагыла.

"Михайличенконың бу тексты башта аның Facebook сәхифәсендә чыккан. Соңрак "Эхо Москвы в Уфе" аны "Блоглар" рубриксына чыганагагын күрсәтеп бастырган.

"Текст 11 июльдә "Эхо Москвы в Уфе" радиостанциясендә Радий Хәбиров (Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы - ред.) белән булган эфирга анализ буларак сайтка урнаштырылды. Анда Дөнья башкортлары корылтае турында бер генә сүз дә юк", ди Венедиктов.

Дөнья башкортлары корылтае "Эхо Москвы в Уфе" радиостанциясеннән Арбитраж мәхкәмә аша 10 млн сум таләп итүе турында 4 сентябрьдә билгеле булды. Гаризаны 26 сентябрьдә караячаклар. Эш материаллары Арбитраж мәхкәмәсе сайтында бар, ләкин дәгъваның эчтәлеге бирелми.

"Эхо Москвы в Уфе" радиосы мөдире Руслан Вәлиев та Азатлыкка Дөнья башкортлары корылтаеның радиога нинди дәгъвалары булуын белмибез дип әйткән иде.

Дөнья башкортлары корылтае рәисе Искәндәр Юлдашев шикаять оешманың намусын һәм абруен яклау максатыннан бирелде диде. Әмма нинди материалларга дәгъва белдерелүен хәбәр итүдән баш тартты.

XS
SM
MD
LG