Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чаллыда башкорт сыйныфы гына түгел, мәктәбе кирәк"


Сулдан: Рауза Мусина, Рамилә Йосыпова, Айгөл Балягөтдинова

Татарстан белән Башкортстан арасында төзелгән килешүләрдә мәгариф һәм телләргә кагылышлы юнәлешләрне үстерү турында да әйтелә. Шуннан чыгып Чаллыда башкорт сыйныфы оештыру юнәлешендә хәрәкәт башланды. Оештыручыларның кайберләре шәһәрдә башкорт сыйныфы гына түгел, дәрәҗәле башкорт гимназиясе яки интернат-мәктәп булдыруны кирәк саный.

Баштан ук шунсын искәртик, 2004 елда ук Чаллы үзәгендәге 11нче мәктәп бинасының бер өлешендә башкорт мәктәбе ачыла. Шулай ук шәһәр үзәгендәге балалар бакчасында башкорт балалары төркеме дә тупланып эшли башлый. Җиде-сигез елдан соң әлеге мәктәп тә, балалар бакчасындагы төркем дә ябыла. Сәбәбләре төрле. Шушы сәбәбләр, мәктәпләрдә һәм бакчаларда башкорт балаларын ана телендә укытуны, тәрбияләүне яңарту, үстерү турында сөйләшү уздырдык.

Әлеге сөйләшүдә Чаллыдагы "Шоңкар" башкорт җәмгыяте рәисе Рамилә Йосыпова, җәмгыятнең идарә әгъзасы Рауза Мусина, башкорт якшәмбе мәктәбе җитәкчесе Айгөл Балягөтдинова катнаштылар. Беренче чиратта моннан унбиш ел элек башкорт мәктәбен ачу тарихы, аны оештыру мәшәкатьләре, инде килеп ябылу сәбәбләренә тукталу зарурдыр. Сөйләшүдә катнашучыларның һәркайсының элекке башкорт мәктәбенә катнашы, мөнәсәбәте бар.

Рамилә Йосыпова
Рамилә Йосыпова

Рауза Мусина гаиләсе белән Чаллыга 1988 елда килеп төпләнә. 1992 елда калада башкортлар оешмасы булдырыла. Шушы оешма каршында башкорт якшәмбе мәктәбе дә оештырыла. Рауза Мусина биредә дәресләр бирә башлый. Якшәмбе мәктәбенә 15-20 бала йөри. Башкортстаннан да укытучылар чакырылып, төрле фәннәрдән белем бирелә.

"Башкорт якшәмбе мәктәбенең матур гына эшләве нәтиҗәсендә шәһәрдә аерым башкорт мәктәбе ачу ниятләре дә туды. Чаллы хакимиятләре моңа рөхсәт бирде һәм 2004 елда Башкортстанның ул чактагы президенты Мортаза Рәхимов булышлыгы белән аерым башкорт мәктәбе ачылды. Гомумән, бу мәктәпне булдыруда, яшәтүдә Башкортстан ягы зур эшләр эшләде" ди Рауза Мусина.

Мәктәпкә Уфадан аерым сыйныфка компютерлар һәм аның җиһазлары китерелә, балаларны Чаллының төрле почмакларыннан шушы мәктәпкә китерү өчен автобус та бирелә. Гадәти дәресләр бирү белән генә чикләнмичә, Башкортстан осталарын чакыртып курай, кубыз, милли уеннар буенча мастер-класслар уздыруны да хәтерли Рауза ханым.

Чаллының шушы башкорт мәктәбенә балалар туплау җиңелдән булмый. Аны оештыручыларга шәһәр мәгариф идарәсе балалар бакчаларындагы, мәктәпләрдәге башкорт балаларының исемлеген тапшыра.

"Шушы исемлек буенча укучыларны өйдән-өйгә йөреп җыйдык. Авырлыклар да бар иде. Чөнки башкорт кызы татарга кияүгә чыккан була йә башкорт ире татар кызына өйләнгән була. Шуның белән милләт азайган чаклар иде. Шуңа, бу мәктәп татар-башкортчарак булды, ике телне өйрәнделәр" дип белдерде Рауза ханым.

Башкорт мәктәбендәге укучылар саны әллә ни күп булмый. Кайсы сыйныфта ун бала укыса, кайсында 2-3 кенә бала укый. Тора бара инде бу башкорт мәктәбенә балалар туплау шактый кыенлаша башлый һәм ул 2011 елда ябыла. "Хәзерге яшь ата-аналарга өй төбендә булган мәктәп яки дәрәҗәле гимназия, лицей кирәк. Шәһәрнең төрле почмагында яшәгән башкортлар балаларын бер урындагы мәктәпкә китерәсе итмәде" дигән нәтиҗәгә килгән Рауза Мусина.

Айгөл Балягөтдинова
Айгөл Балягөтдинова

Айгөл Балягөтдинова бу мәктәпкә укытырга 2005 елда килә. Башкортстанның ярдәме зур булуын билгеләп китте ул.

"Ни генә сорасак та, бирделәр. Җәй көннәрендә унар баланы Башкортстанның иң матур төбәгендәге лагерьга ял итәргә җибәрә идек. Мәрьям Буракаева оештырган бу җәйләү әле дә эшли. Быел да бер балабыз барып кайтты. Башкорт мәктәбен уку әсбаплары, милли киемнәр белән баетканы, Казанга, Алабугага экскурсияләр оештырганнары өчен без Башкортстанга рәхмәтле" дигән фикердә тора Айгөл ханым.

Мәктәпнең ябылу сәбәпләрен ул Русиядә укыту системы үзгәрүдә, БДИдан куркып ата-ананың гади мәктәпкә баласын бирергә, Чаллы буйлап шушы мәктәпкә йөртергә теләмәүләрен күрсәтә.

"Аннан соң дәүләт бер сыйныфка 25ләп бала тупланса гына акча бирә башлады. 2-3 укучылы сыйныф мәктәпкә акча китерми иде. Тагын, бала җыйганда ата-ана ризалык та бирә кебек, әмма икенче көнне шалтыратасың, балаларын өй янындагы мәктәпкә бирүләрен әйтәләр. Шуңадыр, эш дәвамлы булмады" ди Айгөл ханым.

Шул ук вакытта ул әлеге вазгыяттә Чаллы башкортларына да бераз дәррәүрәк, бердәмрәк, көчлерәк булырга кирәк булгандыр, дип саный. Кабаттан да Чаллыда башкорт мәктәбе ачу турында сүзләр булганга, Айгөл Балягөтдинова фикере мондый:

"Моны мин өч шартитеп күрәм. Татарстан һәм Башкортстан ягы килешкән. Мәктәпне булдыру өчен мадти база кирәк. Өченчесе ата-аналарның теләкләре. Шушы өч шартны яхшы итеп оештырып булса, башкорт мәктәбен оештыру мөмкин".

Айгөл ханым фикеренчә, ата-ананың теләге балаларын гел яхшы мәктәпкә генә бирү. Ниндидер алгарышлы, дәрәҗәле мәктәп ачу буенча Татарстан матур бер база бирсә, мәктәпнең эшләп китүен гарантиялибез, ди ул. Элекке башкорт мәктәбенә укучылар җыйгандагы кыенлыкларны искә алып "Башкорт ата-аналары белән сөйләшкәндә, әллә кайдагы гади мәктәпкә баламны илтеп тормыйм, ди. Телне сакларга кирәк бит, дим. Без өйдә башкортча сөйләшәбез, диючеләр бар иде", ди.

Шушы күзәтүләреннән чыгып, Айгөл Балягөтдинова баланың матур киләчәге өчен Чаллыдагы башкорт мәктәбе ниндидер танылган гимназия, лицей җирлегендә башланырга тиеш, Татарстан матур мәктәп бирсә, анда башкорт мохите тудыра алырбыз дигән фикерен дә әйтә. Айгөл ханым "Татар-башкортлар бертуган халык. Без бер-беребезгә терәк булырга тиеш. Әгәр дәрәҗәле татар гимназиясендә дә башкорт сыйныфлары булдырырга мөмкинлек тудырылса, эшне алга таба киңәйтер идек, Татарстан һәм Башкортстан югары даирәләре безне күз уңында тотса, кадрлар мәсьәләсен хәл итсә, эш барып чыгар. Башкортстан безгә кулларын канат кебек ачып тора. Башкорт мәктәбен уңышлы җирдә ачсак, эшләп китәр", дигән уй-фикерләрен дә җиткерде ул.

Рауза Мусина
Рауза Мусина

Чаллыда башкорт сыйныфын туплауда "Шоңкар" җәмгыяте, аның җитәкчесесе Рамилә Йосыпова да читтә тормый. Эш башында тора, дияргә була. 30 август аңа Чаллы мәгриф идарәсеннән белгеч Наилә Миначева шалтырата һәм башкорт мәктәбенә балаларын бирергә теләүчеләрнең гаризаларын, исемлеген китерүне сорый. Рамилә ханым гаризаларны идәрәгә китерми. Чөнки гаризалар булмый. Башкорт баласын башкорт сыйныфына бирергә теләгән очракта да уку елы башланырга 1-2 көн кала эш башлау дөрес тә түгелдер. Рамилә Йосыпова Чаллыда башкорт сыйныфы гына түгел, дәрәҗәле башкорт гимназиясе ачу ягында. Аныңча, Татарстанда 14 меңләп башкорт яши. Чаллыда шуларның 45%ы гомер итә. "Башкортлар Түбән Камада, Алабугада, Мамадышта, Тукай районнарында да яшиләр. Шуларның балалары өчен Чаллыда дәрәҗәле интернат-мәктәп ачу мәслихәт булыр иде" дип саный Рамилә Йосыпова.

Әлеге сөйләшүдә катнашкан, Чаллыда яшәүче башкортлар шунысын ассызыклап әйттеләр, коры җирдә, тигез урында, ябай мәктәптә башкорт сыйныфын оештырып булмый. "Безгә Рәми Гарипов исемендәге яки Чаллыдагы Гали Акыш исемендәге мәктәп, гимназия торышындагы уку йорты туры килер иде" диләр алар.

Әлегә Чаллы хакимияте башкорт мәктәбе яки сыйныфы турында мәгълуматлар бирми. Көтеп калырга кирәк.

фикерләр (11)

XS
SM
MD
LG