Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда башкорт сыйныфы ачу мәсьәләсе карала


Тиздән Чаллыда башкорт сыйныфы һәм балалар бакчасында башкорт төркеме ачылырга мөмкин.

Чаллының бер мәктәбендә башкорт сыйныфы ачу мәсьәләсе хәл ителә. 21 августта Чаллыда Башкортстан һәм Татарстан мәгариф министрлыклары, Дөнья башкортлары корылтае җитәкчеләре башкорт телен өйрәнүне оештыру мәсьәләсен күтәреп шәһәр халкы белән очрашкан дип яза Башинформ.

Башкортстан делегациясе Чаллы шәһәре укытучыларының август киңәшмәсе эшендә катнашкан, туган телләрне өйрәнү өчен шартлар булдыру тәҗрибәсе белән уртаклашкан. Башкортстанда 14 туган тел өйрәнелүенә, укыту республика халыкларының алты телендә алып барылуына басым ясалган.

Ата-аналар белән очрашуга халыклар дуслыгы йортына йөздән артык кеше килгән. Дөнья башкортлары корылтае президиумы җитәкчесе Эльвира Аетколова, Башкортстан мәгариф министры вазифасын башкаручы Айбулат Һаҗин, Татарстан мәгариф министры урынбасары Илсур Һадиуллин, Чаллы башкортлары корылтае вәкиле Рамил Хәлимов катнашындагы очрашуда туган телләрне өйрәнү, шәһәрдә башкорт сыйныфы ачу мөмкинлекләре каралган.

Шәһәр хакимияте балалар бакчасында да бер төркем ачарга тәкъдим иткән.

Башкортстан Чаллы мәктәпләренең берсендә башкорт теле бүлмәсен җиһазландыру өчен сертификат та тапшырган.

Татарстанда башкорт теле өйрәнү мәсьәләсе Башкортстан башлыгы вазифалары башкаручы Радий Хәбировның Русия төбәкләре башкортлары белән очрашуында күтәрелде. Апрель аенда Хәбиров Уфада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән имзалаган 2019-2020 елларга сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек килешүендә дә Татарстанда башкорт телен укыту турында язылган.

Чаллыда элегрәк башкорт теле укытылган, әмма ул соңрак Якшәмбе мәктәбе карамагына тапшырылган. Хәзер күп кенә башкорт гаиләләре туган телен өйрәнергә теләве турында гариза белән мөрәҗәгать иткән диелә.

XS
SM
MD
LG