Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт автономиясе өчен бик күп татар офицерлары да көрәшкән"


Чарадан күренеш

Казанда ярым буш залда Татарстан башкортларының Башкортстан республикасы оешуга 100 ел тулуга һәм V Бөтендөнья башкорт корылтаена багышланган тантаналы җыены узды. Кайбер чыгышларда башкорт кунаклары татарларга карата ихтирамсыз булуларын күрсәтте.

Халыклар дуслыгы йорты залында бары Уфадан, Чаллы һәм Түбән Камадан автобуслар белән китерелгән делегатлар гына күренде. Башкортстаннан чыккан, хәзер Казанда яшәүче татарларны да корылтайга чакырмаганнар. Башкортстан татарларыннан җыенда Роберт Миңнуллин гына бар иде. Моннан тыш, Казанда чыга торган матбугат чараларыннан тумышы белән Уфадан булган ике хәбәрче дә күзгә чалынды.

"Татарстан башкортлары корылтае" иҗтимагый оешмасы рәисе Гали Хәсәнов әйтүенчә, бүгенге көндә Татарстанда 14 меңгә якын башкорт яши. Алар Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә тупланган. Шуңа карамастан, корылтайны Казанда уздырырга булганнар һәм моның сәбәбе аңлашылмый. Хәер, монысына үзенең чыгышында БТК рәисе Ринат Закиров бераз ачыклык кертте: "Бу җыенның биредә үтүе символик мәгънәгә ия: бу ике республиканың уртак чарасы. Бик күп илләрдә, төбәкләрдә татар-башкорт оешмалары бар. Алар 90чы еллар башында оешкан иде, күбесе бик матур эшләп килә", диде Закиров.

Корылтайны "Беренче республика" фильмы белән ачып җибәрделәр. Картинаны Башкорт корылтае депутаты, Шәехзада Бабич нәселеннән булган актриса Рушанна Бабич тәкъдим итте. Фильм Башкортстанда 1920-1956 елларда булган тарихи вакыйгаларны сурәтли. Фильм нигезенә сәяси репрессияләргә дучар булган кешеләрнең язмышлары алынган. Биредә язучылар Даут Юлтый һәм аның кызы, танылган балерина Нинель Юлтыева, Габдулла Амантай, Һәдия Дәүләтшина, башкорт театрына нигез салучылар Вәлиулла Мортазин-Иманский һәм Мәкәрим Мәһадиев, композитор Газиз Әлмөхәммәтов, актриса Зәйтүнә Бикбулатова һәм башка шәхесләр турында сүз бара.

Фильмнан күренеш
Фильмнан күренеш

Фильмда язмышларны берләштерүче төп герой – "Башкортстан" газетының беренче мөхәррирләренең берсе Касыйм Азнабаев. Башкортстан республикасына нигез салучы шәхесләрнең яртысы татарлар булса да, фильмда алар әлбәттә башкорт итеп күрсәтелгән. Картинаны караганнан соң, Рушанна Бабич яңадан сүз алып, фильм "Татарстан белән Башкортстан республикаларының бик тыгыз бәйләнгән булуын дәлилли", дип билгеләп үтте. Бабич үзе фильмда актриса Бикбулатова ролен уйнады. Әйтергә кирәк, фильм дәвамында Совет дәүләтенә дан жырлана, "Совет дәүләте безне тулы хокуклы гражданнар итте", дигән фикер кат-кат ассызыклана.

Чара вакытында фойеда Башкорт китап нәшриятының китапларын сату да оештырылган иде. Фильмның титрларында БАССР төзүдә катнашкан әдипләрне күздә тотып "бу авторларының күбесенең әсәрләре башкорт әдәбияты классикасына әйләнде", диелде. Фильмны караганнан соң, табигый, бу роман һәм повестьларны уку теләге туды, ләкин Башкорт китап нәшрияты күргәзмә итеп тезеп куйган китаплар арасында бу әсәрләрнең берсе дә юк иде. Азатлыкның "бу авторлар әсәрләре бармы?" дигән соравына нәшрият вәкиле югалып калды һәм бераз уйлаганнан соң "алар сатуда юк, алай гына да түгел, хәтта соңгы елларда басылмады да", дип җавап бирде.

Фойеда китаплар сату оештырылган иде
Фойеда китаплар сату оештырылган иде

Аның каравы, китаплар арасында башкорт теленә тәрҗемә ителгән Тукай шигырләре җыентыгы һәм балалар өчен татар телендә берничә китап та бар иде.

Фильмны караганнан соң, тантаналы чыгышлар һәм Башкортстанның 100 еллыгы белән котлаулар башланды. Чыгышларны бер атна элек Уфадагы кебек башкортлар рус телендә сөйләделәр, ә татарлар – татарча. Татарстан ягыннан башкортларны бәйрәм белән Татарстан президенты департаментының милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин һәм Дөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров котладылар.

Ринат Закиров Данир Гайнуллинны котлый
Ринат Закиров Данир Гайнуллинны котлый

Очрашуны "Татарстан республикасы башкортлары корылтае" иҗтимагый оешмасы рәисе Гали Хәсәнов ачып җибәрде. Аның сүзләренчә, башкортлар Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында яши. "Бүген башкортлар корылтае Казан, Түбән Кама, Чаллы, Актаныш, Азнакай, Менделеев, Алабуга, Әлмәт, Бөгелмә, Кама Аланы, Саба, Баулыда эшли. Хәзер башка торак пункларда иҗтимагый башкорт оешмалары булдыру юнәлешендә эшлибез, җирле башкортлар белән очрашулар уздырыла. Безнең бурыч – муниципаль берәмлек вәкилләре катнашында башкортларның җирле корылтаен уздыру", диде Хәсәнов.

Башкорт милли-мәдәни берләшмәләрнең җирле бүлекләрен Лениногорски, Азнакай, Баулы, Ютазы, Минзәлә, Яшел Үзән, Әгерҗе, Зәй, Сарман районнарында ачарга кирәк

Ул башкорт милли-мәдәни берләшмәләрнең җирле бүлекләрен Лениногорски, Азнакай, Баулы, Ютазы, Минзәлә, Яшел Үзән, Әгерҗе, Зәй, Сарман районнарында ачарга кирәклеген әйтте. Гали Хәсәнов 1992 елның 17 июлендә Башкортстан һәм Татарстан хөкүмәтләре арасында килешү төзелгәнен дә искәртте. 2010 елның 23 декабрендә Татарстан һәм Башкортстан арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланган иде, диде ул. Аның нигезендә 2018-2020 елларга чаралар планы төзелгән булган. "Документ нигезендә Татарстан һәм Башкортстан икътисади, мәдәни, экология, төзелеш һәм башка өлкәләрдә уртак проектлар гамәлгә ашырачак", диде ул.

Ул шулай ук Чаллыда бердәнбер башкорт мәктәбе ябылганын да әйтеп китте, аны яңадан эшләтеп җибәрергә чакырды. Шул ук вакытта Башкортстанда ничә татар мәктәбе ябылганын беркем дә искә алмады һәм ул саннарны атаучы булмады.

Әйтергә кирәк, кайбер чыгышларда башкорт кунаклар татарларга карата ихтирамсыз булуларын күрсәтте. Мәсәлән, Дөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллин Татарстан районнарында Илдархан, Гомәр һәм Гариф Мутиннар, Тәкыйулла Галиев, Искәндәрбәк Солтанов, Ризаетдин Фәхретдиннең улы Габдрахман Фәхретдинов, Фатих Төхвәтуллин һәм Хәлил Алишевка истәлек такталары куеп чыгарга ниятләүләрен белдерде. Әлеге тарихи шәхесләр татар мәдәниятен, сәясәтен үстерүдә зур урын алып торган кешеләр булуга карамастан, бүгенге башкорт милли хәрәкәте башлыклары аларны башкорт милләте вәкилләре дип бу турыда истәлек такталарына язып, мәңгеләштерергә ниятли. Алар Башкортстанның милли тарихи шәхесләре санала, "Республиканың оешуның 100 еллыгына – 100 шәхес" проекты кысаларында исемнәрен мәңгеләштерү исемлегенә кертелгән.

Данир Гайнуллин чыгыш ясый
Данир Гайнуллин чыгыш ясый

Ә бит чара барышында Ринат Закиров та, Роберт Миңнуллин да югары трибуналардан ике халыкны тугандаш, карендәш халыклар дип атады. "Башкортстан белән үзебезне һәрвакыт бер дулкында хис итәбез", "Без туганнар, кардәшләр, күршеләр", дип әйтте алар.

Без – ике бөек республика, ике бөек халык

Татарстанның халык шагыйре, тумышы белән Башкортстаннан булган Роберт Миңнуллин фикеренчә, татар белән башкортның үзара ярышып иҗат итәргә, гомер итәргә хакы бар. "Без - ике бөек республика, ике бөек халык. Һәрвакыт бер-беребездән яхшырак булып яшәргә тырышырга тиешбез. Башкортстанның юбилей чараларын карап барабыз. Алар белән горурланабыз. Киләсе елда Татарстанның да шундый бәйрәме булачак. Без бит хәзер шундый: без булдырабыз! Башкортстан "без яхшырак булдырабыз" дисә, ә "без Башкортстаннан тагы да яхшырак булдырабыз" дип әйтергә мәҗбүр булачакбыз", диде үз чыгышында Миңнуллин.

Тарих китаплары
Тарих китаплары

Башкортларның “яхшырак булдырырга” тырышуларын дәлилләп, Данир Гайнуллин башкортларның татарларга ияреп үз халыкларының үсеш стратегиясен төзүгә тотынганнарын да белдерде. Гайнуллин сүзләренә караганда, башкортлар, татарларның бөтен кимчелекләрен исәпкә алып, үзләренең стратегияләрен яхшырак итеп язачак. "Татар халкының үсеш стратегиясе" турында Уфада "Нур" театрында Васил Шәйхразиев чыгышын, фикер алышуларны да тыңладым. Бик ошады, ләкин безнең стратегия икенчерәк булачак, чөнки башкорт халкының үзенчәлеген исәпкә алып, уй-фикерләр, теләкләрне халыктан җыярга уйладык", диде үз чыгышында Гайнуллин.

​"Халыкның фикеренә таянып эшләнгән стратегия гына көчле булачак, һәм халык моны үтәячәк. Башкорт халкының холкы шулай", дип саный ул. Гайнуллин апрель аена кадәр халыктан тәкъдимнәр кабул ителгәнен әйтте. "Хәзер махсус сайтта Башкортстанның үзендә яшәгән, чит төбәкләрдә, чит илләрдәге башкортлардан 100дән артык тәкъдим бар. Аннары экспертлар шурасы эшли башлый. Тәкъдимнәр формалаштырып стратегиягә кертеләчәк. “Без аны 28-29 июньдә Бөтендөнья башкортлары корылтаенда кабул итәргә тырышачакбыз. Хәзерге вакытта Татарстанда 13 меңнән артык башкорт яши. Без аларны активрак булырга чакырабыз”, дип залда утыручыларга мөрәҗәгать итте ул.

Нурислам Калмантаев чыгыш ясый
Нурислам Калмантаев чыгыш ясый

Уфадан килгән тарихчы Нурислам Калмантаев чыгышы тагын да провокационрак булды. Ул гомумән Татарстанның көнчыгыш районнары татарларын башкорт дип атады. Тарихчы фикеренчә, Татарстанның көнчыгыш чикләре – хәзер Әгерҗе, Мөслим, Азнакай, Актаныш, Баулы, Ютазы районнары урнашкан җирләре элек-электән башкорт җирләре булган. "Монда элек-электән башкортларның Гәрәй, Енәй, Юрми, Бәйләр, Буләр, Кыргыз, Миң, Иректе ырулары яшәгән", диде ул. Калмантаев сүзләренә караганда, башкорт авыллары һаман да Бөгелмә, Лениногорски, Әлмәт, Баулы, Ютазы, Азнакай, Тукай һәм Минзәлә районнарында бар.

Минзәлә, Бөгелмә өязләрендә, шулай ук Алабуга һәм Сарапул өязләренең бер өлешендә ХХ гасырга кадәр күпчелекне башкортлар тәшкил иткән

"Башкорт тәңгәллеген югалту дистә, йөз кешедә генә түгел, ә монда 250 меңләп кешенең башка милләткә күчүе турында сүз бара. Русия империясендә XVIII-XX гасырларда барган халыкны исәпкә алу вакытында башкорт халкы гомер иткән күпсанлы авыллар теркәлгән, алар Минзәлә, Бөгелмә өязләрендә, шулай ук Алабуга һәм Сарапул өязләренең бер өлешендә була. Бу авылларның бер өлеше этник яктан катнаш була – башкорт-типтәр, башкорт-типтәр-мишәр авыллары. Ләкин ХХ гасырга кадәр аларда күпчелекне башкортлар тәшкил иткән".

Әйтергә кирәк, Казанда чара уздырырга бер атна кала Башкорт корылтае вәкилләре Татарстанның көнчыгыш районнарына башкорт ырулары тарихы язылган китаплар тараттылар. Моны "Башкорт мәдәнияте һәм мәгърифәте көннәре" кысаларында эшләделәр. Дөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты аппараты белгече Радик Бәхтиев редоколлегия исеменнән үзәк район китапханәләренә "Ырулар тарихы" сериясендә чыккан берешәр комплект китап бүләк итеп бирде. Бу китапларны Әгерҗе, Мөслим, Азнакай, Актаныш, Баулы, Ютазы районнары китапханәләренә өләшеп чыктылар.

Һәдияләр сатучы
Һәдияләр сатучы

Азатлык Гайнуллиннан "Татарның тарихи шәхесләренә истәлек такталары кую, Татарстанның көнчыгышын башкорт җирләре дип игълан итү ике халык арасында тагын киеренкелек тудырмасмы?" дип сорады. Чөнки өч ел элек Актанышта Мутиннарга һәйкәл куябыз дигәч, гауга купкан иде. "Әйе, булды андый вакыйга. Минем уйлавымча, бу әйбер тарихны белмәгәнлектән килеп чыга. Үз вакытындагы аңламаучылык булгандыр, ләкин белүемчә, анда бик матур тактаташлар куелды, былтыр да, быел да Мутиннар авылына безнең делегацияләр барып йөриләр. Аларны тәбриклиләр. Гомумән, Мутиннар гаиләсе Башкортстан автономиясе өчен көрәшкән кешеләр, башкорт хөкүмәтенең беренче әгъзалары булганнар. Без аларны бик хөрмәтлибез. Алар бөтен Башкортстанның бөек шәхесе исемлегенә, китапларга кергәннәр. Башкортстан автономиясе, Русия федерализмы өчен көрәшкән кешеләр алар.

Без тарихтан беләбез, башкорт автономиясе өчен бик күп татар офицерлары – Терегуловлар, бүтән фамилияләр көрәшкәннәр. Һәм алар бу көрәштә актык көннәренә тиклем башкорт хөкүмәте әгъзалары да булганнар. Без аларны да тәбриклибез, алар турында китаплар чыгарабыз. Гомумән, шул дәвердә яшәгән бөтен шәхесләр, Татарстан автономиясе өчен көрәшкәнме ул, Башкортстан автономиясе өченме, алар безнең халыкларга хезмәт иткән кешеләр. Аларны без бергәләп күтәрергә тиешбез”, диде Гайнуллин.

Концерттан күренеш
Концерттан күренеш

Рәсми чыгышлардан соң кунаклар алдында "Аргамак" этно-рок төркеме чыгыш ясады. Концерт башланыр алдыннан залга яшь башкортлар кереп тулды, кайберләре кечкенә балалар белән килгән иде. Күпләре Башкортстаннан килгән бу төркем чыгыш ясаган вакытта биеп тә киттеләр.

Казан университеты федераль статус алганнан соң башкорт яшьләре монда укырга күпләп килә башлады

Соңрак Казан башкортлары корылтае рәисе Рәиф Тукташев Дөнья башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе кулыннан рәхмәт хаты алгында, башкорт яшьләре Казанга китә дип зарланды. "Казан университеты федераль статус алганнан соң, башкорт яшьләре монда укырга агылып килә башлады. Аларны кире Башкортстанга кайтыру өчен бүгеннән үк ниндидер эш алып барырга кирәк. Аларны барлап, исәпләп, алар белән сөйләшеп, исемлекләрен төзеп, алар Башкортстанга кайтканда, аларны анда көтеп торырга тиешләр. Андый эш алып барылмый", диде ул. Бу сүзләрне зал алкышлап күтәреп алды. "Яшьләр бии, җырлый, җырлап бию шәп инде ул. Әмма алар бит кире Башкортстанга кайтмый", дип тә өстәде ул.

Узган атна башкорт композиторы Шәүрә Гаппасова да үзенең Фейсбук битендә күп кенә халыкара бәйгеләр лауреаты, җырчы Алмас Хөсәеновның Уфада эш табалмыйча Казанга күченеп китүенә ризасызлык белдергән иде. Бүгенге көндә Алмас Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендә Татарстанның дәүләт камера хоры солисты булып эшли. Алмас шулай үк "Беренче республика" фильмында җырчы, композитор Газиз Әлмөхәммәтовның укучысы, БАССРның халык артисты Мәгафур Хисмәтуллин ролен башкарган иде.

Күрәсең, шушы фактны да исәпкә алып, узган атнада Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров Русия премьеры Дмитрий Медведевка Башкорт дәүләт университетына федераль статучы бирүне сорап мөрәҗәгать итте.

Фойеда китаплар
Фойеда китаплар

Тукташев шулай ук Казанда Мөхәммәтхан Кулаев яшәгән өйдә истәлек тактасы куярга да чакырды. "Кулаев – Башкортстанның беренче президенты. Ул башкорт егете, Казаннан китеп Башкортстанның беренче хөкүмәте җитәкчесе булып торды, кире Казанга кайтып, монда үлә. Ике президент сөйләшеп, аның яшәгән йортына һичшиксез мәрмәр такта куерга тиешләр", диде ул.

Әйтергә кирәк, Оренбур өлкәсендә туган Мөхәммәтхан Кулаев Казанга Казан университетының медицина факультетына укырга керергә дип килә. Ләкин уку йортына чит халык кешеләрен, христиан булмаганнарны алмыйлар, шуңа күрә Мөхәммәтхан православ диненә күчәргә була. Аны университет чиркәвендә чукындыралар һәм ул Мстислав Александрович булып китә. 1919 елның 20 мартында Үзәк совет хакимияте белән Башкорт хөкүмәте арасында Совет автономияле Башкортстаны турында килешү имзаланганда башкорт ягыннан аңа Кулаев, Башкорт үзәк шурасы әгъзасы Муллаян Халиков һәм Башкортстан гаскәре адьютанты Әбдрәшит Бикбавов кул куя. Шуннан соң Кулаев янәдән Казанга кайта, монда табиб булып эшли һәм 1959 елда вафат була.

фикерләр (29)

XS
SM
MD
LG