Accessibility links

шимбә, 24 июнь 2017, Казан вакыты 11:33

"Мутиннар тирәсендәге гауга бу якны ныклап өйрәнү кирәклеген күрсәтте"


Башкортстан вәкилләре Такталачыкта Мутин кабер ташына чәчәк сала

Тарихчы Альберт Борһанов Актанышка Башкортстаннан килгән кайбер кунакларның район халкын башкортлар дип атавы турында сорауга җавап биреп, татар галимнәрен көнчыгыш Татарстан тарихын өйрәнергә чакырды. Мутиннар нәселенең бер вәкиле Роберт Мутин исә үзләренең башкорт түгел, ә татар булуын белдерде.

Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында туып үскән, бер гасыр элек башкорт милли хәрәкәтендә кайнаган Илдархан Мутинны (1888-1938) искә алу чарасына узган атнада Башкортстаннан килгән кунаклар "Минзәлә дисәк, анда 230 мең башкорт яшәве билгеле", "Татарлар крестьяннар, сәүдәгәрләр булган. Башкортлар гаскәриләр булган, Русияне ныгыткан", дигән сүзләр дә әйтте. Мутиннар – башкорт, ярты Татарстан халкы – башкорт диючеләр булса да, бу сүзләргә игътибар итүче, каршы сүз әйтүче күренмәде.

Азатлык әлеге чарада катнашкан тарихчы, археолог Альберт Борһановтан бу вакыйгага карата мөнәсәбәтен сорады.

Татарстанның көнчыгыш районнарына фәнни яктан игътибар җитми

"Халыкның [үз] фикере булса, татарны башкортка да, башка милләткә дә әйләндереп булмый. Башкортны да татарга әйләндереп булмый. Һәр халык үз тарихын белергә тиеш. Соңгы елларда Татарстан районнарына фәнни яктан игътибар җитми. Аеруча көнчыгыш районнарга. Башкортстан галимнәре менә шушы якларда эшли. Актаныш якларына Казаннан килеп эшләүчеләр юк. Көнчыгыш Татарстанда безгә күбрәк археологияне, кабер ташларын, эпиграфиканы өйрәнергә кирәк. Авылларда борынгы кабер ташлары сакланган. Анда шәҗәрәләрдән, күп тарихи чыганакларда язылган исемнәр бар. Шуларны карап чыгарга кирәк. Монда шулай ук иске йортлар, архитектура. Аларны да өйрәнергә кирәк. Бу якларда бик күп бакыр базлары булган. Аларны да өйрәнергә кирәк. Гомумән, татар авыллары тарихын өйрәнә башларга вакыт. Бу эш торып калды. XVI гасырдан соң татар халкы авыл халкы булып калды. Телебез, гореф-гадәтләребез авылларда сакланган. Авылларны, мәктәпләрне сакласак, безнең киләчәгебез булыр. Актанышка җыйналу татар белән башкортны ниндидер сугыштыру булмасын иде. Алга таба биредә галимнәр, тарихчылар очрашу урыны булсын иде", дип сөйләде Альберт Борһанов.

Академик Борһанов Актанышның мәдәният йортында Мутиннарга багышланган чарада "Без заманында бер халык идек. Хәзер ике халык булдык", дигән сүзләр дә әйтте.

Роберт Мутин
Роберт Мутин

Чарада Мутиннар нәселенең бер буыны булган Роберт Мутин да катнашырга тиеш булган. Уфалар аңа да хәбәр салган. Әмма Роберт Мутин анда катнаша алмады. Шулай да үзенең абзыйлары белән бәйле бу эшләрне ул белеп тора. Аның белән телефоннан сөйләштек.

Такталачыкта уфалар оештырган бу чарага Роберт әфәнденең мөнәсәбәте мондый:

Кешене минекенә-синекенә бүлүне аңламыйм

"Менә татар Мутиннар тарихына кагылышлы язмалар башта Татарстан матбугатында зурлап язылды, күрсәтелде. Аннан Мутиннарны башкорт матбугаты эләктереп алды. Менә кичә авылыбыз Такталачыкта башкорт яклары оештырган чарага бармадым. Мин башкортлар китапларда күтәргән Мутиннар нәселенән. Нәсел Тимер бабайга барып тоташа. Артист, режиссер Мөхтәр Мутин безнең абзый. Олылар сөйләвенчә, ул марҗа кызы Елизаветага өйләнә. Бу шул вакыттагы татар нәселе өчен зур фаҗига санала. Шулай да Мөхтәр абзый Казанда татар театрында эшен дәвам итә. Отелло ролен башкарганда, Дездемонаны уйнаучы хатыны Елизаветаны муеныннан артыграк кысып, буып ала. Хатын һушсыз кала. Табиблар аны аңга китерә. Вакыйганы тикшерә башлаучыларга абзыем "рольгә артык нык кереп киткәнмен", дип аңлатып исән кала. Ул әлбәттә татар кешесе. Менә Салаватны алыйк. Ул да ике республиканың яраткан кешесе. Уртак байлыгыбыз. Минемчә, кешене теге яки бу милләткә бүлеп яту дөрес эш түгел. Монда инде халыкларны капма-каршыга куюга китә. Алай булырга тиеш түгел. Кешене минекенә-синекенә бүлүне аңламыйм. Башкорт арасында элек тә шәхесләрне бүлү теләге булган. Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимовларыбызны да үзләштереп яталар бит. Алар уртак шәхесләребез булып торалар."

Такталачык авылында Илдархан Мутин каберенә куелган таш
Такталачык авылында Илдархан Мутин каберенә куелган таш

Алга таба "Роберт әфәнде, сез Мутиннар нәселе дәвамчыларының берсе. Югары эш урыннарында эшләдегез, хөрмәт-рәхмәт хатларыгыз бик күп. Менә бүген-иртәгә сезгә килеп "Сезнең нәсел, Мутиннар, башкортларга барып тоташа икән, син татар түгел, башкорт егете икәнсең дисәләр, нинди җаваплар бирер идегез?", дип сорадык.

Берәр ярты куйсалар, син – мари икән дисәләр, аңа да риза

Шушы сүзләрдән Роберт Мутин чын күңеленнән озак кына көлде. Аннан инде "Берәр ярты куйсалар, син – мари икән дисәләр, аңа да риза, авылларда шулай сөйләшәләр" диде. "Әткәй-бабайлар гомер буе шушында, атларга атланып сугышып йөрмәгәннәр. Алар башкортлар өчен җаннарын биргәннәр. Шуңадыр, биләмәләре дә күп булган. Әгәр минем башкорт икәнне исбатлый алсалар, син башкорт дисәләр, начар түгел. Чөнки башкорт милләте начар түгел. Шуңа, әгәр дә чын-чынлап исбатлый алсалар, шулайдыр дия алам. Тупас кына әйткәндә, алда әйткәнемчә, бер ярты куйсалар, башкорт та, мари булырга да риза. Чөнки халыклар арасында җүнсезе юк. Ә болай без татарлар. Әти дә, бабайлар да, үзем дә татар", диде Мутиннар дәвамчысы Роберт Мутин.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG