Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт активистлары Актаныштан башлаган эшләрен дәвам итәчәкләр


БСТ журналисты Салават Хәмидуллин
БСТ журналисты Салават Хәмидуллин

Башкортстан оешуына 100 ел тулуы уңаеннан тележурналист Салават Хәмидуллин башка төбәкләрдә дә билгеле башкортларның исемнәрен мәңгеләштерергә чакырды.

Башкортстан оешуына 100 ел тулуы уңаеннан уздырылган җыелышта тележурналист Салават Хәмидуллин башка төбәкләрдә дә билгеле башкортларны табып, аларның исемнәрен мәңгеләштерү тәкъдиме белән чыкты, дип яза Башинформ.

“Чаралар Башкортстанда гына үткәрелергә тиеш түгел. Югыйсә Чиләбе, Курган һәм башка өлкәләрдә туып үскән бик күп сәяси эшмәкәрләр игътибардан читтә калачак”, ди ул.

Тарихчы-журналист фикеренчә, танылган шәхесләргә истәлек такталары, һәйкәлләр куярга кирәк.

14 июльдә Актанышның Такталачык авылында Тимер, Илдархан һәм Мөхтәр Мутинга истәлек такталары ачылды. Шуларның икесен Уфадагы башкорт тарихчылары һәм журналистлары эшләткән иде. Алар фикеренчә, әлеге шәхесләр башкорт, һәм дә аларның исемнәре башкорт буларак мәңгеләштерелергә тиеш. БСТ каналында алдап-йолдап башкортлаштыруны аклаган, төрле уйдырмаларга нигезләнгән тарих тапшыруларын алып баручы Салават Хәмидуллин.

“Такталачык халкы үзен татар дип әйтә, ә без башкорт дип саныйбыз. Тарихи документлар бар, фактларны кире кагып бумый”, дип белдергән иде ул вакытта.

Башкортстанның 100 еллыгына моннан тыш Уфада “Караван сарай” төзү тәкъдиме дә кертелде. Анда күргәзмә залы, концерт һәм конференц-заллар булуы күзаллана. Яңа бинага башкорт Королтаен күчерү , башкорт музыкасы һәм халык инструментлары музеен ачу да планлаштырыла.

XS
SM
MD
LG