Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның 100 еллыгына төшерелгән "Беренче республика" фильмының премьерасы көтелә


Башкортстан харитасы
Башкортстан харитасы

17 мартта режиссер Булат Йосыпов төшергән "Беренче республика" дип аталган озын метражлы нәфис фильмның премьерасы булачак. Ул Башкортстанның 100 еллыгына багышлана.

"Беренче республика" Башкортстанда 1920-1956 елларда булган тарихи вакыйгаларны күрсәтә. Фильм нигезендә сәяси репрессияләргә дучар булган кешеләрнең язмышлары.

Биредә язучылар Даут Юлтый, Амантай, Һәдия Дәүләтшина, башкорт театрына нигез салучы Вәлиулла Мортазин-Иманский, композитор Газиз Әлмөхәммәтов, актриса Зәйтүнә Бикбулатова һәм башка шәхесләр сурәтләнә. Фильмда язмышларны берләштерүче төп герой - "Башкортстан" газетының беренче мөхәррирләренең берсе Касыйм Азнабаев. Аны актер һәм каскадер Роберт Елкыбаев уйный.

Сценарий авторлары - Таңчулпан Бабичева һәм Гөлчәчәк Саламтова. Рольләрне башлыча Башкортстан театрлары актерлары башкара.

"Картинаның 90лап проценты – булган хәлләр, һәм бары 10 проценты гына сәнгати уйдырма", дип сөйләгән иде Бабичева.

17 мартта фильм Уфаның берничә кинотеатрында, соңрак Мәскәү һәм Петербурда күрсәтеләчәк дип хәбәр итә Башкортстан матбугат чаралары. "Урал" фонды ярдәмендә аны пенсионерлар һәм аз керемле гаиләләргә бушлай күрсәтәчәкләр. Республикада барлыгы 55 тапкыр күрсәтү планлаштырыла.

XS
SM
MD
LG