Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт корылтае башкорт халкының үсеш стратегиясенең их яхшы концепциясенә ачык бәйге игълан итте


Стратегиягә бәйле сайт та булдырылган. Һәр теләгән кеше анда тәкъдимнәрен дә кертә ала.

Дөнья башкорт корылтае Башкорт халкының үсеш стратегиясенең иң яхшы концепциясенә ачык бәйге игълан итте. Авторлар әлеге стратегиягә салынган төп элементларны, аның төп максатларын һәм тормышка ашыру механизмнарын күрсәтеп бирергә тиеш.

Стратегиягә бәйле махсус сайт булдырылган. Һәр теләгән кеше анда бәйге шартлары белән таныша һәм шулай ук үзләренең тәкъдимнәрен дә кертә ала.

Конкурска килгән эшләргә белгечләр шурасы бәя бирәчәк. Барлык тәкъдимнәр дә мәгълүмат чараларында дөнья күрер дип күзаллана. Иң яхшы дип табылган концепция Башкорт халкының үсеш стратегиясе нигезенә ятачак. Ахырда иң кызыклы дип табылган тәкъдимнәрнең авторларыннан бер төркем оештырып, аларга гомуми бер проект эшләү йөкләнәчәк.

Стратегияне иҗат итүдә иң актив катнашучылар V Бөтендөнья башкорт корылтаена вәкил итеп чакырылачак, диелгән Корылтай мөрәҗәгатендә.
Башкорт корылтае 2019 нчы елның июнь аенда узарга тиеш. Республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров февраль ахырында бу турыдагы боерыкка кул куйган иде.

Башкорт халкының үсеш стратегиясе башкорт халкының 20-30 елдан нинди булачагын билгеләүче, эшнең төп юнәлешләрен ачыклап, максатларны тормышка ашыру ысулларын күрсәтүче документ булачак. Аның ахыргы өлгесе раслау өчен V Бөтендөнья башкорт корылтаенда тәкъдим ителәчәк. Алга таба бу документ нигезендә яңа дәүләт програмнары һәм башка документлар кабул ителергә мөмкин, ди проект идеясе белән чыгучылар.

Элегрәк Радий Хәбиров Татарстанны узып китүне максат итеп куйган иде. Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев күтәреп чыккан "Без булдырабыз" шигарен үзгәртеп, Хәбиров "Без яхшырак булдырабыз" дигән шигарь тәкъдим итте.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG