Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Уфада: "Татар телен белергә кирәк, без – Русиядә икенче милләт"


Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясый
Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясый

23 март Уфада Башкортстан республикасына нигез салынуга 100 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары узды.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Уфада Башкортстан республикасына нигез салынуга 100 ел тулуга багышланган бәйрәм чараларында катнашты. Миңнехановның котлау сүзе Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировтан соң ук иде.

Татарстан президенты тулысынча татар телендә сөйләде. "Хәерле көн, исәнмесез, кадерле дуслар! Сезгә Татарстаннан кайнар сәлам! Сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән, юбилеегыз белән котлыйбыз! Башкортстан киләчәктә дә гөрләп торыр, безнең халыкларыбыз дус булыр, бергә-бергә эшләргә, яшәргә насыйп булсын! Монда килгәндә, ниндидер бүләк кирәк, истә кала торган, мин әйтәм берәр бүләк табыгыз әле, менә Акмулла – Акмулланың рәсемен таптылар, без аны сезгә бүләк итәбез! Бәйрәм белән!" диде ул.

Хабиров исә Башкортстан халкын бәйрәм белән котлаганда, башкортча бер сүз дә әйтмәде. Аның каравы, хәтта Валентина Матвиенко да "Бәйрәм мелән", ә Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров "Кадерле дустар", дип башкортча котлады.

Миңнехановтан соң республиканы бәйрәм белән котларга Удмуртия башлыгы Игорь Бречалов чыкты. "Без берни дә аңламадык, ләкин тулысынча хуплыйбыз", диде ул русча. Моңа җавап итеп Миңнеханов, микрофонга кире килеп, русча: "Татар телен бераз белергә кирәк, без – Русиянең икенче милләте", дип искәртте, моңа залдагылар гөрләтеп кул чапты. "Өйрәнәм, өйрәнәм, Рөстәм Нургалиевичтан", дип залга җавап бирде Бречалов һәм котлау сүзен дәвам итте.

Азаров та, Миңнехановка карап, татарча "Кадерле дуслар!" диде.

Соңгы халык санын алу нәтиҗәләренә караганда, Башкортстанда бер миллионга якын татар яши.

Башкортстан республикасының 100 еллыгына багышланган концерт Уфаның иң абруйлы “Башкортостан” концерт залында узды. Бәйрәм концертында бөтен республикадан килгән 850 артист катнашты.

XS
SM
MD
LG