Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре Шәйхразиевның "путинча мөддәт озайту" тәкъдименә каршы чыкты


Җыенда катнашучылар

Татар яшьләре Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевның яшьләр форумы нигезнамәсенә үзгәрешләр кертү тәкъдименә каршы чыкты.

23-25 август көннәрендә Иннополис шәһәрендә татар иҗтимагый яшьләр оешмалары җитәкчеләре өчен белем бирү форумы узды. Чарада Русиянең 42 төбәгеннән һәм 11 чит илдән 150 кеше катнашты. Әлеге җыен кысаларында дискуссияләр, семинарлар, экскурсияләр һәм проектлар оештырылды. Моннан тыш, яңа рәисне дә сайлап куйдылар. Ягъни әлеге җыенда ук форумның чираттан тыш корылтае да узды. 2020 елда узачак Корылтайга кадәр форумны Ленария Мөслим җитәкләячәк.

Иннополиста Татар яшьләре форумының чираттан тыш корылтае узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:11 0:00

Татарстан корылтайга акча жәлләгән?

Июнь башында Тәбрис Яруллинның форум рәисе вазифасыннан китүеннән соң, аның урынына Ленария Мөслим утырган иде. Ләкин хокукый яктан әлеге алмашу канунлаштырылмаган килеш калды. Татарстан корылтай өчен чыгымнар түкмәскә булган, күрәсең. Әлеге белем бирү җыены кысаларында бу мәсьәләне хәл итеп куйдылар.

Айрат Фәйзрахманов
Айрат Фәйзрахманов

“Бу - акча мәсьәләсе. Тәбрис белән вәзгыять туганчы ук без бу белем бирү форумын үткәрергә планлаштырган идек. Татарстан акчасына үтте. Һәм шушы форсаттан чираттан тыш корылтай да уздырырга булдык. Ел саен бер мең кешегә форум үткәрү зур чыгымнар сорый. Ул кирәкми дә”, дип ачыклык кертте форумның рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов.

Ленария Мөслимгә бернинди альтернив намзәт тәкъдим ителмәде. Фәйзрахманов сүзләренчә, рәис урынына егет кешене эзлибез дигән имеш-мимешләр йөргән. Әмма беркем дә үз намзәтен тавышка чыгармады.

Ләкин конгресс җитәкчелеге форум рәисе вазифасына башка кешене куярга теләгән дигән сүзләр йөрде. Хәтта Ульян татар яшьләре Татарстан президентына хат юллады. Алар конгресс җитәкчелеген форумга читтән кеше китерергә җыенулары турында язды. Ульян яшьләре 150 кешелек корылтайның рәис сайларга хакы юк дип саный. Нәтиҗәдә, яшьләр ничек теләде, шулай булды.

Элекке рәис Тәбрис Яруллин исә әлеге җыен барышында гел игътибар үзәгендә булды. Хәтта озын нотык тоткан дөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевны да берничә тапкыр бүлеп, үз тәкъдимнәрен җиткерде. Ә делегатлар шунда ук алкышлап торды. Күрәсең, Яруллин формаль яктан рәис саналмаса да, һаман яшьләрнең лидеры булып кала. Аның үз вазифасыннан китүе һаман да сораулар уята.

“Тәбриснең китүенең сәбәпләрен аңлап бетермәдем. Рәсми белдерү булса да, аның янып торганын күреп, моны аңларга авыр”, ди Германиядән килгән делегат Тимур Харасов.

Шәйхразиевтан уеннар һәм мәхәббәт кыйссасы

Имеш-мимешләр белән чуарланган җыенда Васил Шәйхразиев уен-көлкеле чыгышлар ясап йөрде. Залга керүгә микрофонны кулына алып, бер сәгать дәвамында яшьләргә нотык укыды. 56 яшьлек вице-премьер үзен дә яшьләрчә хис итеп, очрашуны интерактив уеннан башларга булды. Ул һәркемгә кәгазь бите алдыртып, форумның эшенә 10 балл буенча бәя куюны сорады. Аннан аны калькулятор белән санап, ярдәмчеләре урта бәяне китереп чыгарды. 9,75 балл белән бәяләгән булып чыкты делегатлар әлеге җыенны.

Ләкин җитди һәм эшлекле тәкъдимнәр көткән яшьләргә Шәйхразиев мәхәббәт кыйссасы сөйләде. Ул чит илдәге оешмада эшләгән бер егетнең 4 ел дәвамында татар кызы таба алмавын бәян итте. Бары милли оешма барлыкка килгәч кенә әлеге егет мәхәббәтен очраткан икән.

“Бу үзәкләр (милли оешмалар - ред.) безнең татар егетләре өчен милләтне сакларга, гашыйк иттерергә бер мөмкинлек. Һәрбер татар гаиләсе бәхетле булса, татар халкы бәхетле булыр”, диде Шәйхразиев.

Җитди аралашуга килгән яшьләр бу вакытта күбрәк телефоннарында утырды.

Васил Шәйхразиев чыгыш ясый
Васил Шәйхразиев чыгыш ясый

Яшьләр Шәйхразиевка каршы чыкты

Шәйхразиевның төп тәкъдиме татар яшьләре форумы низамнамәсенә үзгәрешләр кертү булды. Ул рәис вазифасында утыру вакытын һәм форумның хокукый статусын арттырырга кирәк дип белдерде.

"Моңа кадәр рәис ике елга бер сайлана иде. Дүрт елга бер сайларга тәкъдим итәм. Рәисне шура түгел, корылтай сайларга тиеш. Ә урынбасарларны шура билгеләп куячак", диде Шәйхразиев.

Ләкин бар да Милли шура рәисе теләгәнчә бармады. Рәисне дүрт елга бер сайлау тәкъдименә бер-бер артлы делегатлар каршы чыкты.

"Путинның срогын арттырган кебек. Кирәкми!" дип торып басучылар булды.

Римма Гомәрова
Римма Гомәрова

“Дүрт ел яшьләр өчен зур вакыт ул. Ике елга бер җыела торган корылтайның мәгънәсе югалачак. Бу көтелмәгән тәкъдим. Моңа кадәр бу систем яхшы эшләп килде. Эшкә тиз арада кушылыр өчен ике ел вакыт җитәрлек дип саныйм”, ди Шәйхразиев тәкъдименә каршы чыккан Римма Гомәрова.

Ахыр чиктә яшьләр каршы тавыш биреп, хупламады. Бу вакытта Шәйхразиев артык сүз әйтеп тормады.

Аның каравы, низамнамәгә рәиснең сигез елдан да күбрәк вакыт үз вазифасында утыра алмавы язылачак. Шулай ук татар яшьләре форумының статусына да үзгәрешләр керәчәк. Форум әлегә республика дәрәҗәсендәге оешма саналса, хәзер аңа төбәкара дәрәҗә биреләчәк. Ә киләсе елда Русия статусы бирү максаты куелды. Яшьләр бу тәкъдимнәрнең барысын да хуплады.

Васил Шәйхразиев форумның статусын үзгәртеп, Русия күләмендәге миллионлы грантлар алу белән дә кызыктырып карады.

Ә менә багучылар шурасы булдыру бәхәс уятты. Яшьләр аның кирәклеген ничек кенә аңлатып карамасын, Шәйхразиев "Бернинди каршылыгым юк, мәгънәсен аңламыйм", дип белдерде. Әлеге мәсьәләне киләсе елда узачак корылтайда караячаклар.

“Хәбиров алдар дип уйламыйсызмы?”

Яшьләрнең Шәйхразиевка кискен сораулары шактый җыелган иде. Хәтта аның 15 минутка тәнәфес игълан итүен дә кире кактылар. Яшьләр эшне вакытында бетерергә теләде. Тумышы белән Башкортстаннан булган Илнар Гарифуллин күрше республикада татарларны кысрыклау дәвам итүен белдерде.

Илнар Гарифуллин
Илнар Гарифуллин

“Апрель азагында Рөстәм Миңнеханов татарларны Радий Хәбировка тавыш бирергә чакырды. Ул безгә ярдәм итәр диде. Ничә айлар үтте, ярдәмне күрмәдек. Беренчедән, башкортлар, урыслар өчен җыеннар узды. Ә татарлар өчен форум үтмәде. Икенчедән, тискәре күренешләр күзәтелде. Башкортстан мәдәният министрлыгы туган тел грантлары таратты. 75 миллион сумның бер генә миллионы да татарларга бирелмәде. Җанисәп алдыннан татарларны башкортлар дип яздырабыз дигән идеяләр Радий Хәбиров исеменнән дә ишетелә башлады. Фикерләр үзгәрмәдеме? Җанисәпкә татар конгрессы план корырга җыенамы?” дип сорау бирде Илнар Гарифуллин Шәйхразиевка.

Хәбиров ягыннан аңлау бар, дип җавап кайтарды Шәйхразиев. Әит авылында Фатих Кәримнең музеен ачачагын сөйләде. “Дистә еллар буе килеп чыккан әйберне бер көн эчендә генә үзгәртү авыр була. Башта сайлансын”, диде Шәйхразиев. Гарифуллин кабат сорау бирде: “Сезне алдарлар дип уйламыйсызмы?”

“Иң мөһиме - Татарстан белән Башкортстан арасында дуслык булырга тиеш”, диде Шәйхразиев.

“Аның өчен сәбәпләре булырга тиеш. Хакимият татарларга карата уңай эшләр эшләргә тиеш. Тукай һәйкәле шәхси акчага төзелде. Әит авылында музей Татарстан акчасына эшләнде”, дип өстәде Гарифуллин.

“Әгәр көтеп ятсак, ятып торуның файдасы юк. Бу бәләкәй кызның атка атланган шаһзадәне көтеп утыруы була”, диде Васил Шәйхразиев.

Милли шура рәисе утырыш азагына кадәр утырмады.

Ленария Мөслим: "Төбәкләргә чыгып эшләячәкбез"

Татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим алдагы бер елда төбәкләр белән актив эшләячәген әйтте.

“Беренчедән, иң төп максатларның берсе – форумны төбәкара дәрәҗәгә үстерү. Бер ел эчендә эшләргә. Безнең канат астында 26 оешма теркәлгән. Аннары – шул ук такым белән алга барабыз. Монда мин сигез ел. Төбәкләр белән сигез ел актив эшлибез. Кайдар эш тыгыз алып барылмаса – төбәкләргә чыгып, алга барырбыз”, диде Мөслим.

Җыенда Уфадан башкорт яшьләре хәрәкәте активисты Илдар Киньябулатов та катнашты. Аны эксперт буларак чакырганнар. Ул татар яшьләре форумын хуплап чыкты.

Илдар Киньябулатов
Илдар Киньябулатов

“Башкорт яшьләренең кайбер оешмалары татар яшьләре белән эшләргә әзер. Кайберләре юк. Гомумән алсак, яшьләрдә каршылыклар азрак. Форум уңышлы форматта узды. Проектлар булдыру өчен файдалы бу. Без Уфада да шундый форматта форум оештырабыз. Безнең тәҗрибә бар инде. Иннополис шәһәрендә узуы да яхшы. Проект, стартап темаларын аңларга ярдәм итә. Бу яңа мохит тудыра”, диде Киньябулатов.

Белем бирү форумы алга таба төбәкләрдә дә уздырылырга мөмкин. Хәзер төп максат – төбәкләрдә сәяси үзаңны күтәрү, диде форум рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов.

“Үз хокукларыбызны яклау турында да сүз алып бардык. Күбесе өчен беренче аңлау булды. Һәйкәл куелса, без аңа ничек каршы килергә тиеш? Казаннан гына Себер, Әстерхан турында язу дөрес түгелдер. Яшьләр йөри, күрә башлагач кына үзаң күтәрелә башлый”, диде Фәйзрахманов Азатлыкка.

Корылтай “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

фикерләр (10)

XS
SM
MD
LG