Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп Ленария Мөслим билгеләнде


Ленария Мөслим
Ленария Мөслим

Моңа кадәр Дөнья татар яшьләре форумы идарәсендә баш сәракатип булып эшләгән Ленария Мөслим татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары вазифасыннан киткән Тәбрис Яруллин урынына билгеләнгән.

Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең яшьләр оешмалары белән эшләүче урынбасары вазифаларын башкаручы итеп Ленария Мөслим билгеләнде. Бу хакта 13 июньдә Дөнья татар яшьләре форумы активы белән очрашуда Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев җиткерде дип яза "Татар-информ".

Бу вазифаны моңа кадәр Тәбрис Яруллин башкарган иде. Ул шулай ук Дөнья татар яшьләре форумының сайланган рәисе булып тора. 11 июньдә Тәбрис Яруллинның әлеге вазифалардан үз теләге белән китүе билгеле булды. Ул депутатлыкка барудан да баш тартуын әйтте.

Моңа кадәр Ленария Мөслим Бөтендөнья татар яшьләре форумы идарәсендә баш сәркатип вазифасын башкарды.

Тәбрис Яруллинның форум рәислегеннән дә, тататр конгрессындагы вазифасыннан да китүе җәмәгатьчелек арасында шау-шу тудырды. Яруллин үз теләгем белән киттем дисә дә, моңа ышанмаучылар бар, өстән кушылган гамәл дигән фикерләр йөри.

Дөнья татар яшьләр форумы шурасы бу уңайдан Рөстәм Миңнехановка хат та язды. Активистлар Тәбрис Яруллинның вазифаларыннан китүенә бәйле борчылу белдерә.

Казан Кирмәненең рәсми вәкиле Лилия Галимова 13 июньдә журналистлар белән очрашуда "Дөнья татар конгрессы - иҗтимагый оешма, кадрлар мәсьәләсен үзе хәл итә", диде.

Ул "Татарстан президенты мондый кадрлар мәсьәләсендә берничек тә катнашмый" дип искәртте. "Татарстан президентының иҗтимагый оешмалар эшчәнлегендә йогынту ясау вәкаләте юк", диде Галимова.

XS
SM
MD
LG