Accessibility links

Тәбрис Яруллин конгресстан китүен һәм депутатлыкка бармавын белдерде


Тәбрис Яруллин
Тәбрис Яруллин

Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин Татар конгрессының башкарма комитеты рәисе урынбасары вазифасыннан һәм форум рәислегеннән китә. Бу турыда Тәбрис Яруллин Азатлыкка үзе раслады.

Ул әлеге вазифаларыннан үз теләге белән киткәнен, бу турыда гариза язганын әйтте. "Башкача артык берни әйтә алмыйм, сорауларны конгрессның матбугат үзәгенә юлларга мөмкин", диде ул Азатлыкка.

Дөнья татар конгрессының рәсми сәхифәсендә бу турыда бернинди дә рәсми хәбәр юк.

Яруллинны Дөнья татар яшьләр форумы рәисе итеп форум шурасы 2018 елда узган җыенда ике елга сайлаган иде. Нигезләмәгә караганда, аның рәислектән китүе дә форум шурасы тарафыннан гына хәл ителә ала. Яруллин Азатлыкка "Форум уңышлы эшли, күп проектларны тормышка ашырды, алар актуаль, мөһим", дип әйтү белән генә чикләнде.

Тәбрис Яруллин күптән түгел "Бердәм Русия" праймеризында катнашып, 28нче урынга чыкты. Киләсе парламент сайлавында ул бу урыннан депутат итеп сайлана ала иде. Әмма Яруллин узган атнада депутатлыкка намзәт буларак катнашудан да баш тарткан.

Тәбрис Яруллин 1986 елда туган. 2007 елдан бирле Дөнья татар конгрессының башкарма комитетында эшли. Төрле елларда әйдәүче референт, яшьләр эшләре бүлеге мөдире, Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары булды.

2012 елдан Дөнья яшьләр форумында рәислек итә. 2017 елда Милли шура әгъзасы булып сайланды һәм Дөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе урынбасары, яшьләр белән эшләү комитеты җитәкчесе булып билгеләнде.

Дөнья татар яшьләр форумы татар җәмәгатьчелеген борчыган аерым сорауларга карата үз фикерен белдереп, ачык хатлар, мөрәҗәгатьләр язды. Соңгы тапкыр ул республика мәктәпләрендә биш көнлек уку атнасы кертелү ихтималы уңаеннан Татарстанның мәгариф министры Рафис Борһанов исеменә ачык хат юллады. Мөрәҗәгать​тә татар телен саклап калу таләбе куелды.

XS
SM
MD
LG