Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре форумы биш көнлек уку атнасына күчкән очракта татар телен саклап калырга таләп итә


Архив фотосы
Архив фотосы

Форум республика мәктәпләре биш көнлек уку атнасына күчкән очракта татар теле бер генә сәгатькә дә кыскармаска тиеш дигән таләп куя.

Дөнья татар яшьләре форумы республика мәктәпләрендә биш көнлек уку атнасы кертелү ихтималы уңаеннан Татарстанның мәгариф министры Рафис Борһанов исеменә ачык хат юллады. Мөрәҗәгать авторлары фикеренчә, мәктәпләр биш көнлеккә күчкәндә туган тел дәресләре зыян күрергә мөмкин.

"Соңгы көннәрдә Татарстанда мәктәпләрне биш көнлеккә күчерү
тәкъдимнәре ешайды. Бөтендөнья татар яшьләре форумы бу тәкъдимнәрне борчылу белән күзәтеп бара. Борчылуның сәбәбе – мәктәпләр биш көнлеккә күчкәндә туган тел дәресләренең зыян күрәү ихтималы. Мәгариф белгечләре, мәктәп мөдирләре ачыктан-ачык шуны әйтә: мәктәпләр атнага биш кенә көн укыса, туган тел дәресләре кыскарачак. Бүгенге көндә Татарстанда милли мәктәп статусын йөртмәгән мәктәпләрдә туган тел дәресләре болай да уртача ике сәгать кенә укытыла. Сирәк кенә мәктәпләрдә туган телне атнасына өч сәгать укыйлар, туган телне хәтта бер сәгать кенә укыган мәктәпләр дә бар. Шулкадәр аз санны тагын да кыскарту – мәктәпләрдә татар телен укытуны бетерү дигән сүз", диелгән хатта.

Республика мәктәпләре биш көнлек уку атнасына күчкән очракта да татар теле бер генә сәгатькә дә кыскармаска тиеш, дигән таләп куя форум вәкилләре.

"Әгәр дә Татарстан мәктәпләрендә биш көнлек уку атнасына күчү карары кабул ителә икән, татар җәмәгатьчелегенең таләбе бер: туган тел һәм әдәбият дәресләренең бер сәгате дә зыян күрмәскә тиеш! Мәгариф министрлыгы методик рекомендацияләр әзерләсә, моны исәпкә алуыгызны сорыйбыз. Туган тел дәресләре соңгы елларда болай да нык чигенде – мәктәпләрдә әлеге фәнне үзләштерү мөмкинлекләре авырлашты. Бу процессның дәвам итүенә юл куймаска чакырабыз!" ди хат авторлары.

Форум вәкилләре шулай ук биш көнлек уку атнасына күчүнең бала сәламәтлегенә файдасы фәнни яктан расланмаган, ди. "Балалар сәламәтлегенә килгәндә, белгечләр ничә көн укырга файдалырак дигән сорауга җавап бирүдә икеләнә. Бер яктан, шимбә көне бушаса, балаларда өстәмә ял көне булыр, шул ук вакытта, аларның атна дәвамында уку авырлыгы артачак, монысы тискәре нәтиҗә бирергә мөмкин. Шуңа күрә биш көнлек уку атнасын кертү мәсьәләсе – әлегә шикле, аның турында белгечләр, психологлар, методистлар катнашында киң фикер алышу кирәк дип саныйбыз", диелә хатта.

Татарстанда "Татарстанның ата-аналар җәмгыяте" (РоСТ) дип аталучы урыс телле ата-аналар берләшмәсе республика мәктәпләрендә биш көнлек уку атнасын кертүне сорап күпсанлы мөрәҗәгатьләр җибәрә башлады. Мәгариф белгечләре, иҗтимагый активистлар бу туган тел дәресләрен кыскартуга китерә ала дип борчыла. Татарстанның мәгариф министрлыгы әлеге мөрәҗәгатьне күргән, "сөйләшәсе булыр" дип белдерде.

Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров республикада 1 сентябрьдән бөтен мәктәпләр дә биш көнлек уку атнасына күчәчәк дип белдерде. Бу тәкъдим башкорт һәм татар җәмәгатьчелегендә борчылу уятты, туган тел дәресләре кимергә мөмкин дигән фаразлар яңгырады. Анда бу эш уку елының икенче яртысыннан ук башланды.

Русия мәктәпләре атнасына биш яки алты көн уку мәсьәләсен үзләре хәл итә ала, әмма фәннәрне алты көнлектә генә тирәнтен өйрәнеп була. Бу хакта

Русия мәгариф министры Ольга Васильева исә мәктәптә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү бары тик алты көнлек уку атнасында гына мөмкин дип белдерде.

XS
SM
MD
LG