Accessibility links

Кайнар хәбәр

Васильева: Биш көнлек уку атнасында фәннәрне тирәнтен өйрәнеп булмый


Ольга Васильева
Ольга Васильева

Мәктәптә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү бары тик алты көнлек уку атнасында гына мөмкин дип белдерә Русия мәгариф министры Ольга Васильева.

Русия мәктәпләре атнасына биш яки алты көн уку мәсьәләсен үзләре хәл итә ала, әмма фәннәрне алты көнлектә генә тирәнтен өйрәнеп була. Бу хакта Русия мәгариф министры Ольга Васильева белдерде дип яза РИА Новости.

Агентлыкка килеп ирешкән Васильева хатында Русиядә белем бирү програмнарын әзерләү тулысынча мәктәп карамагында диелә. Шулай ук канунга ярашлы, ата-аналарның биш көнлек уку атнасы кертелгән мәктәпләрне сайлау хокукы да бар.

Әмма мәктәптә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү бары тик алты көнлек уку атнасында гына мөмкин дип ассызыклый Васильева.

Элегрәк Русия Думасы депутаты Виталий Милонов мәгариф министрлыгына алты көнлектән баш тартырга һәм бу мәсьәлә турында һәр төбәктә референдум уздырырга тәкъдим иткән иде.

Татарстанда да "Татарстанның ата-аналар җәмгыяте" (РоСТ) дип аталучы урыс телле ата-аналар берләшмәсе республика мәктәпләрендә биш көнлек уку атнасын кертүне сорап күпсанлы мөрәҗәгатьләр җибәрә башлады.

Мәгариф белгечләре, иҗтимагый активистлар бу туган тел дәресләрен кыскартуга китерә ала дип борчыла. Татарстанның мәгариф министрлыгы әлеге мөрәҗәгатьне күргән, "сөйләшәсе булыр" дип белдерде.

Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров республикада 1 сентябрьдән бөтен мәктәпләр дә биш көнлек уку атнасына күчәчәк дип белдерде. Бу тәкъдим башкорт һәм татар җәмәгатьчелегендә борчылу уятты, туган тел дәресләре кимергә мөмкин дигән фаразлар яңгырады. Анда бу эш уку елының икенче яртысыннан ук башланды.

XS
SM
MD
LG