Accessibility links

Кайнар хәбәр

Биш көнлек уку атнасы – татар телен мәктәпләрдән бөтенләй кысрыклап чыгарумы?


Архив фотосы

Бер төркем ата-ана Татарстан мәктәпләрендә биш көнлек уку атнасы кертергә тәкъдим итә. Мәгариф белгечләре, иҗтимагый активистлар бу туган тел дәресләрен кыскартуга китерә ала дип борчыла. Мәгариф министрлыгы "сөйләшәсе булыр" ди. Азатлык вазгыятьне өйрәнде, мәгариф белгечләре белән сөйләште.

Узган атна "Татарстанның ата-аналар җәмгыяте" (РоСТ) дип аталучы урыс телле ата-аналар берләшмәсе Татарстан мәктәпләрендә биш көнлек уку атнасын кертүне сорап күпсанлы мөрәҗәгатьләр җибәрә башлады. "Русиядә күп кенә бала биш көн генә укый, безгә дә биш көнлек уку атнасы кирәк", дип алар башка ата-аналарны да мөрәҗәгатьләр җибәрергә өнди. Бу мәсьәләдә референдум үткәрү тәкъдимнәре дә чыга башлады.

Милли мәгариф белгечләре фикеренчә, биш көнлек уку атнасын кертү уку програмнарыннан туган тел дәресләрен тагын да киметү, бәлки бөтенләй юкка чыгаруга китерергә мөмкин. Азатлык радиосы белгечләр һәм иҗтимагый активистлар белән бу мәсьәләне ачыкларга тырышты.

Министрлык: "Телләр турында канунны бозарга хокук юк​"

Мәсьәләне өйрәнгәннән соң җыелып сөйләшәсе булыр

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илсур Һадиуллин сүзләренчә, министрлык әлегә бу мөрәҗәгатьләрне өйрәнә. Биш көнлек уку атнасына күчү – һәр мәктәпнең үз вәкаләте, беренче чиратта, балаларның сәламәтлегенә карап эш итәргә кирәк. "Өйрәнгәннән соң бер җыелып сөйләшәсе булыр. Әлегә имтиханнар бара, шуннан соң гына уйлашырга кирәк булыр", диде ул Азатлыкка.

Азатлыкның "биш көнлеккә күчү туган тел дәресләре хисабына булырга мөмкинме?" дигән соравына Һадиуллин "монда сораулар җитәрлек, шуңа бу мәсьәләне өйрәнеп, җәмәгатьчелек белән уртак фикергә килергә кирәк", диде. Телләр турында канунны бозырга хокук юк, диде ул.

Казанның 165нче санлы мәктәбе (аның нигезендә полилингваль мәктәп булдырылачак) мөдире Айдар Шәмсетдинов биш көнлек уку атнасы туган телләр хисабына гына булырга мөмкин дип саный һәм моңа юл кую ярамый ди.

Айдар Шәмсетдинов
Айдар Шәмсетдинов

"Мәктәп мөдире буларак минем өчен алты көнлек эш атнасы авыр. Балалар да ял итми, укытучы да. Әмма уку көннәрен киметәбез икән, ана теле дәресләрен киметергә тиеш булабыз. Шәхси позициям – мин моңа каршы. Ана теле дәресләрен киметми генә ясасаң, Роспотребнадзор таләпләрен үтәп булмаячак. Аларның үз кагыйдәләре. Әйтик, башлангыч мәктәпләрдә дәресләр көненә биштән артмаска тиеш. Бу мәсьәлә җиңел генә булса, аны мәгариф министрлыгы түрәләре дә күптән хәл итәр иде. Без татар теле мәнфәгатьләрен якларга тиеш. Кабатлыйм, биш көнлекне ана теле дәресләрен киметмичә ясап булмый", диде Азатлыкка Айдар Шәмсетдинов.

"Бу биш көнлеккә күчеп, русча гына укыту өчен көйләнгән"

Мәгариф белгече Марат Лотфуллин биш көнлек уку атнасына күчү туган телләрне киметүгә китерә һәм бу теманы кузгатучылар нәкъ шушы максатны күз уңында тотып эшли, дип белдерде Азатлыкка.

Марат Лотфуллин
Марат Лотфуллин

"Дәресләр саны СанПиН (санитар-эпидемиология кагыйдәләре) белән чикләнгән. Ләкин ул санитар нормалар күктән алынган, алар белән бернинди тәҗрибә үткәргән кеше юк. Биш көнлек уку атнасы таләп итү – туган телләрне мәктәптән чыгаруга юнәлтелгән максатчан таләп. Бу юнәлештә Русия мәгариф министрлыгы күптән эшли, андый уку планнары инде 2000 елдан ук бар. Биш көнлек вариант – рус мәктәпләре өчен, ә алты көнлеге милли мәктәпләр өчен төзелде. Шулай иттереп милли мәктәпләрдә укучыларның ата-аналары авыррак шартларга куела. Бу инде алар биш көнлеккә күчеп, русча гына укысын өчен көйләнгән. Бу сәяси әйбер, монда балалар сәламәтлеген кайгырту турында сүз бармый.

Татар булганга гына кыенлыклар тудырыла

Халыкларга сайлау мөмкинлеге калдырыла, әлбәттә, ләкин ул ирекле сайлау булмый, чөнки шартлар тигез түгел. Татар булганыгыз өчен генә сезгә кыенлыклар тудырыла.

Ә инде бу мөрәҗәгатьне язучы "Татарстанның ата-аналар оешмасы" рус телле ата-аналар мәнфәгатьләрен генә кайгырта, аның җитәкчелеге Мәскәүдә утыра, аларның фамилияләре дә билгеле, төркем аларның күрсәтмәләре белән эшли", ди белгеч.

Милли мәктәпләр өчен аерым СанПиН нормалары төзергә кирәк

Марат Лотфуллин моннан чыгуның бер генә юлы бар – СанПиН нормаларын үзгәртү, дип саный. Республика җитәкчелеге, мәгариф һәм фән министрлыгы бу таләпләр белән авыр хәлгә куела. Алар СанПиН нормаларын үзгәртү таләпләре белән чыгарга тиеш. Әгәр СанПиН нормаларында атнасында тагын дүрт сәгать вакыт бирелсә, туган телләрне рәхәтләнеп укырга мөмкин булачак. Милли мәктәпләр өчен аерым СанПиН нормалары төзергә кирәк. Инде булмаса, республика үз хисабына СанПиНны үзгәртә алыр яки өстәмә дәресләр бирер. Андый тәҗрибә бар. Татарстан президенты туган телләр уку өчен бер сәгать өстәде. Дөрес, укучылар сайлап, бу дәрестә рус телен дә, татар телен дә укый ала. Моның өчен Русия мәгариф министрлыгы, хөкүмәте белән сөйләшергә кирәк.

Татарстан җитәкчелеге дә, халык та, иҗтимагый оешмалар да башлангыч сыйныфларда көненә алты сәгать дәрес укытуга рөхсәт сорарга тиеш. Әгәр моны рөхсәт итсәләр, биш көнлеккә күчеп була", ди Марат әфәнде.

Ни өчен туган телләр генә кыскарачак, ә башка предметлар шул килеш калачак соң?

Европа шурасы документында туган тел иң төп компетенция санала

"Чөнки туган телдән имтихан бирү каралмаган. Белем бирүнең федераль дәүләт стандартлары Белем компетенцияләре нигезендә төзелгән. Ул компетенцияләр 2004 елда Европа шурасы тарафыннан кабул ителгән. Әмма Русия анда туган телләр компетенциясен төшереп калдырды. Европа шурасы документында туган тел иң төп компетенция санала. Туган телләрдән имтихан бирмәгән кешегә белем турында документ бирелми. Ә без туган тел кебек рус телен белергә тиеш, мәҗбүри имтихан рус теленнән уздырыла.

Мин һәрвакыт әйтеп киләм, туган телләре саклыйсыгыз килсә, белем бирүнең федераль стандартларында туган телләрне төп белем компетенциясе итеп кертергә кирәк. Әлеге предметтан имтихан уздырылырга, ә аның нәтиҗәләре югары уку йортларына укырга кергәндә исәпкә алынырга тиеш. Татарстан Сингапур тәҗрибәсе дип сөйләргә ярата. Анда туган телләрдән имтихан бирмәгән укучы җиденче сыйныфка да керә алмый. Югары уку йорты турында сүз дә юк. Дөньяда туган телләрне шулай саклыйлар", ди мәгариф белгече.

"Башкорт телен атнага ярты сәгать укыту – телнең әһәмиятен төшерү​"

Биш көнлек уку атнасына күчү эше Башкортстанда да бара, анда мондый тәкъдим белән Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров чыккан иде. Бу тәкъдим башкорт һәм татар җәмәгатьчелегендә борчылу уятты, туган тел дәресләре кимергә мөмкин дигән фаразлар яңгырады.

Дөнья башкортлары корылтаеның мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәйсә Күзбәкова Азатлыкка белдергәнчә, Башкортстан мәгариф министрлыгы "туган тел дәресләрен кыскартмаска" дигән методик рекомендация әзерләде. "Мәгариф министрлыгында бу проблемны аңлау бар, мәктәпләр бу рекомендациягә нигезләнеп эшләр, дип өметләнәбез", ди ул.

Рәйсә Күзбәкова
Рәйсә Күзбәкова

Шул ук вакытта, Рәйсә ханым борчылулар да булуын сөйләде. "2017 елгы тикшерүләрдән соң мәктәп мөдирләрендә прокуратуралардан бераз курку бар. Урыс теле кебек дәресләрне кыскартырга куркырлар, ә аерым мәктәпләрдә туган тел дәресләрен кыскартырга да мөмкиннәр. Без моны булдырмау эшен алып барабыз. Безнең республика ата-аналары комиссиясе актив эшли, социаль челтәрләрдә "туган тел дәресләрен киметүгә юл куймагыз" дигән өндәмәләр таратыла, киметелгән очракта комитетка хәбәр итү сорала", дип сөйләде ул.

Күзбәкова сүзләренчә, Башкорт корылтае, Башкортстан мәгариф министрлыгы, башкорт теле укытучылары, ата-аналар комитеты тыгыз элемтәдә эшли. Башкорт укытучылары корылтае, аннан соң узган район конференцияләрдә мәгариф идарәләре җитәкчеләре дә катнашты, анда да туган тел дәресләрен саклау кирәклеге аңлатылды. "Бу үз тәэсирен бирер дип саныйм. Әлегә ничегрәк булачагын көтәбез, күзәтеп барабыз", ди ул.

Бүгенге көндә Башкортстанда туган тел дәресләре төрле мәктәптә төрлечә укытыла. Милли мәктәпләрдә дәресләр саны 5 сәгатькә кадәр җитә. "Кайбер мәктәпләрдә 1-2 сәгать кенә укытыла. Атнасына башкорт телен ярты сәгать, башкорт әдәбиятын ярты сәгать укыту – бу телнең әһәмиятен төшерү, шуңа моңа кискен көрәш алып барабыз", дип сөйләде Күзбәкова Азатлыкка.

"Соңгы елларда татар телен укыту болай да нык кыскарды​"

Сәгатьләр тагын кыскарса, мәктәптә татар телен өйрәнүгә мөмкинлек бөтенләй калмый

"Татар ата-аналары" берләшмәсе активисты, ике бала анасы Чулпан Хәмидова да биш көнлек уку атнасына күчкәндә, туган тел дәресләре югала ала, дип борчыла. "Соңгы елларда татар телен укыту болай да нык кыскарды, балаларны татар телле итеп үстерү болай да катлаулы. Инде сәгатьләр тагын кыскарса, мәктәптә туган телнең соңгы "калдыклары" бетерелсә, димәк, мәктәптә татар телен өйрәнүгә мөмкинлек бөтенләй калмый, без моңа кискен каршы. Без моның хакта мөрәҗәгать әзерләргә җыенабыз", ди ул.

Чулпан Хәмидова
Чулпан Хәмидова

Хәмидова түрәләрнең "ышандыруларына" ышанып булмый, шуңа ата-аналарга актив булырга, мәктәпләргә, мәгариф идарәләренә даими мөрәҗәгать итеп торырга кирәк, дип саный. "Ике ел элек тә татар теленә бәйле төрле вәгъдәләр бирелде, матур сүзләр яңгырады, вакытлыча тынычландырырга тырышып, ялган сүзләр әйтелде. Уяу булып, кулны пульста тотып, мәктәпләрдә үзгәрешләрне һәрвакыт күзәтеп барырга кирәк", дип әйтте ул Азатлыкка.

Биш көнлек уку атнасына да әни кеше шикләнеп карый. Күп кенә шәһәр балаларының буш вакыты болай да күп, шул буш вакытны үткәрү сыйфаты бик түбән, файдасыз. Беләсез инде, балалар мәктәптән кайтуга компьютер алдына утырып ашыйлар, телефоннарына чумалар. Бу ял да түгел, баш миен эшләтү дә түгел. Шуңа күрә шимбә көнен ял көне итүдә ни файда? Әти-әни шимбә көнне баласы белән паркка чыгып, спорт белән шөгыльләнсә, баланы урманда йөреп саф һава сулатса – бер хәл, ләкин күпчелек гаилә моны эшләр дип уйламыйм, бу өстәмә ял компьютер, смартфон белән генә узардыр ул", дип сөйләде Чулпан Хәмидова.

"Туган тел һәм әдәбияты дәресләре бер дәрескә кыскармаска тиеш"

Айрат Фәйзрахманов
Айрат Фәйзрахманов

Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов фикеренчә, мәктәпнең биш көнлек уку програмы яки алты сәгатьлек уку програмын алыргамы дигән сайлау хокукы һәрвакыт булырга тиеш. Мәктәп алты көнлек уку атнасының өстенлекле якларын да аңлата ала: мисал өчен, уку процессы атна дәвамында тигез итеп сузыла, барлык фәннәр 5 көнгә генә тыгызланмый, ди ул.

Республикаларның дәүләт телләрен укыту мәсьәләсе дә биш көнлек програмда чагылырга тиеш

"Биш көнлек уку атнасы варианты сайлана икән, монда катгый шарт куярга кирәк: туган тел һәм әдәбияты дәресләре бер дәрескә кыскармаска тиеш. Әгәр дә мәктәп биш көнлеккә күчә икән – димәк аның федераль дәүләт стандартларына нигезләнгән үрнәк програмы булырга тиеш, анда туган тел һәм әдәбиятның никадәр сәгать укытылачагы күрсәтелегә тиеш", диде ул Азатлыкка. Бу очракта милли республикаларның дәүләт телләрен дә укыту мәсьәләсе бу биш көнлек програмда чагылырга тиеш.

Фәйзрахманов сүзләренчә, бу очракта сүз кыскарту турында түгел, башка көннәргә өстәмә сәгатьләр арттыру турында булачак. "Бу очракта белгечләр-методистлар бер-берсе белән киңәшләшеп, дәресләрне үткәрү форматы, өй эшләре, алымнары турында фикер алышырга тиеш була, чөнки биш көндә дәресләр саны арта икән, монда укучыларга зыян салмыйча гына, акыллы итеп эш итәргә кирәк", дип сөйләде ул.

"Ничә көн укырга кирәклеге програм күләменнән тора​"

Билингвальлекнең бала үсешенә төрле яктан уңай тәэсир итүе – дәлилләнгән фәнни факт

Мәскәүнең "Интеллектуал" мәктәбе мөгаллиме, сәләтле балаларны укыту методикалары авторы, психолог Римма Галиева да биш көнлеккә күчкәндә татар теле дәресләре зыян күрә ала дип уйлый. Ул ата-аналарга туган тел буларак татар телен сайларга киңәш итә, чөнки билингвальлек, полилингвальлекнең бала үсешенә төрле яктан уңай тәэсир итүе – дәлилләнгән фәнни факт, ди ул.

Балага ничә көн уку файдалырак соң дигән сорауга төгәл җавап юк, ди психолог. "Ничә көн укырга кирәклеге програм күләменнән тора. Уку програмы зур икән, әлбәттә, балаларны биш көн генә укыту дөрес булмаячак. Арбаны ат алдыннан куярга кирәкми, монда төп сорау һәм мәсьәлә: уку күләме һәм эчтәлеге, шуннан соң гына уку көннәренең саны турында нәрсәдер әйтеп була. Беләсезме, кайвакыт мәгънәсез дәресләрдә дә утыру балаларны нык ардырта, ә кызыклы интенсив дәресләр ял иттерә ала", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Кайвакыт мәгънәсез дәресләрдә дә утыру балаларны нык ардырта, ә кызыклы интенсив дәресләр исә ял иттерә ала

Олыларга да, балаларга да ял итәргә вакыт җитәрлек булырга тиеш. Яшүсмерләргә бу аеруча әһәмиятле. Ял вакытын ничек үткәрү – икенче мәсьәлә, ул да мөһим, ләкин ял булырга тиеш, ди Галиева. "Атларны гел куу – балага зыян сала ала. Мисал өчен, Кытайда балага уңышлы булу өчен бик күп укырга дигән стереотип бар, шуңа ата-аналар балаларын жәлләмичә, туктаусыз укыта. Әйе, моңа чыдый алган балалар уңышка ирешәдер, ләкин бу мәгънәсез узыш вакытында күпме балага зыян килә, хәтта үзләренә кул салучы балалар да бар", ди ул.

Шул ук вакытта сәламәтлеге, акылы ягыннан проблемнары булмаган балаларга да укырга стимул булырга тиеш. "Мәгариф психологиясендә "үстерә торган дискомфорт" дигән төшенчә бар, чамасын белеп балаларга аларны үстерә алган максатлар куярга кирәк, балалар аларга ирешергә тырышырга тиеш", диде Римма Галиева.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG