Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Биш көнлек укуга күчү туган телләрне кысачак"


Рәми Гарипов исемендәге башкорт гимназиясендә дәрес, архив фотосы

Башкортстан мәктәпләре биш көнлек уку атнасына күчәргә җыена. Радий Хәбировның мәктәпләрдә шимбәне ял көне итү тәкъдиме төрле фикерләр уятты.

Биш көнлек укуга күчү башлангычы белән республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров чыккан иде. Ул 1 февраль Уфада мәгариф җитәкчеләре катнашлыгында узган "Влетай" форумында: "Без балаларыбызның мәктәпләрдән сәламәт, әхлакый матур һәм бәхетле булып кайтуларын телибез. Шуңа күрә биш көнлек укытуга күчәргә тәкъдим итәм. Шулай итсәк, 32 шимбә бушый. Аена бер шимбәдә төрле спорт, иҗтимагый, ватанпәрвәрлек тәрбияли торган чаралар уздырырга була. Сез моңа ничек карыйсыз?" дип чыгыш ясаган иде. Залда утырган 700 кеше Хәбировның бу башлангычын көчле алкышларга күмде.

Радий Хәбировның бу башлангычын күпчелек күтәреп алды һәм аны хуплаулар башланды. Ата-аналарның да, балаларның да күпчелеге биш көнлек укытуга ризалык белдерә. Чөнки артык ял "берәүнең дә эчен тишми". Мәгариф җитәкчеләре биш көнлек уку атнасына күчүгә әзер булуларын да белдерде.

Елена Хаффазова
Елена Хаффазова

Уфа хакимиятенең мәгариф бүлеге башлыгы Елена Хаффазова сүзләренә караганда, башкала мәктәпләре 1 апрельгә биш көнлек укуга күчәргә тулысынча әзер булачак. Әлеге вакытта 117 мәктәпнең 12сендә биш көнлек уку оештырылган. 14 мәктәптә биш һәм алты көнлек укулар чиратлап алып барыла. Елена Хаффазова сүзләренчә, хәтта ике сменада белем бирә торган мәктәпләрне дә биш көнлек укуга калдырып була. Моның өчен икенче сменадагы дәрес вакытын 40 минутка калдырырга һәм укуларны кичке җидегә кадәр тәмамларга кирәк. Башкала хакимиятенең мәгариф бүлеге башлыгы дәрес саннары артырга тиеш түгел дип саный. Беренче сыйныфта көненә дүрт, 2-4нче сыйныфларда биштән дә артмаска тиеш. 5-6нчы сыйныфлар алты сәгатьтән, 7-11нче сыйныфлар җиде сәгатьтән дә артык укырга тиеш түгелләр.

Айбулат Хаҗин
Айбулат Хаҗин

Башкортстанның мәгариф министры Айбулат Хаҗин җирле телевидение аша чыгыш ясап: "Биш көнлек укыту карарын мәктәпләр үзләре хәл итәргә тиеш. 1 апрель күчә алмаган мәктәпләр яңа тәртип буенча сентябрьдән укытачаклар", диде. Ягъни биш көнлек укыту карары тикшерелми генә кабул да ителгән. Министр дәрес саннары кыскармаячагын, мәҗбүри укытылырга тиешле фәннәрнең күләме шул килеш калачагын да әйтте.

Шулай да җәмәгатьчелектә фикерләр төрле. Билгеле җәмәгать эшлеклесе, галим Вәлиәхмәт Бәдретдинов социаль челтәрләр аша үз фикерен таратты. Анда шулай диелгән:

Вәлиәхмәт Бәдретдинов
Вәлиәхмәт Бәдретдинов

"Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров биш көнлек укытуга күчереп балаларны артык йөктән арындырырга уйлый. Бу бик күркәм теләк. Ата-аналар да шатлана. Башлангычка мәгариф министры да ризалыгын биргән. Мәгариф министры Айбулат Хаҗин элек Русиянең мәгариф күзәтү идарәлегендә эшләде. Ә ул идарәлек мәгариф буенча федераль нормативларның, санитар таләпләрнең үтәлешен контрольдә тотучы оешма. Шимбә укыту туктатылгач, укучыларның йөге кимиячәкме? Юк,әлбәттә. Мәктәпләр атналык, айлык, еллык дәрес бирү күләмнәре тәртибе буенча эшли. Мәсәлән, урта сыйныфларда дәресләр күләме атнага 31-35 сәгать булырга тиеш. Биш көн укытуга күчү белән ул өч сәгатькә кимергә итеш. Туган тел һәм әдәбият укытылган мәктәпләрдә сәгатьләрне кыскарту мөмкин түгел. Чөнки урыс булмаган туган телләр укыту планы алты көн укытуга исәпләнгән. Без яки федераль нормативларны бозарга, яки туган телләр һәм региональ компонентлардан баш тартырга тиеш булып чыгабыз. Өченче юл юк. Безнең мәгариф министрлыгында Хәбировка каршы фикер әйтерлек бер белгеч тә табылмаган. Биш көнлек укытуга күчү укыту планнарын үзгәртү генә түгел, бөтен илнең мәгарифен яңабаштан карауны күз уңаенда тота", ди Вәлиәхмәт Бәдретдинов.

Башкорт мәгарифен үстерү максаты белән төзелгән "Ак тамыр" оешмасы рәисе Ирек Агишев:

Ирек Агишев
Ирек Агишев

"Безнең "Ак тамыр" оешмасы биш көн укыту атнасына күчүгә кискен каршы. Чөнки һәр мәктәп үзаллы булырга тиеш. Анда укыган балаларның нинди телне туган тел итеп сайлауларына карап белем бирү оештырылырга тиеш. Дөрес, ата-аналар балаларын туган тел укытуны Бердәм дәүләт имтиханнары бирәсе фәннәргә зыян китерә дип саный. Имеш, туган тел урынына шул фәннәрне укыса, баласы белемлерәк булачак. 2018-19 уку елында башкорт телен сайлаучылар 16%ка якын иде. Татарларның 9%тан артыгы туган тел дип татар телен сайлады. Бу бик аз. Ләкин боларын да югалтуыбыз бар. Чөнки биш көнлек укуга күчсәк, туган телләр һәм төбәк компоненты артык булып чыгачак. Мин Хәбировның бу башлангычына каршы. Ул сайлалуларда рейтинг җыю өчен әллә нинди адымнар ясый. Күбрәк үзенең Красногоркидан килгән командасына таяна. Ул команда милләтләрне саклаучы һәм үстерүчеләр түгел. Каршылык чаралары уздыру тыелды. Сибайда каршылык чарасы уздырып җәмәгатьчелекнең урындагы түрәләргә фикерләрен җиткерү мөмкинчелеге булса, бүгенге хәлләр булмас иде. Бүген Сибай экологик каза булган шәһәр буларак илгә танылды. Хәтта бер кеше үлде. Хакимият иң башта әнә шул – экология, халыкның лаеклы тормышы өчен борчылсын иде", диде Ирек Агишев.

Федоровка районы татарлары милли-мәдәни мохтәрияте рәисе, Коралачык мәктәбе мөдире Сөмбел Хәйбуллина:

Сөмбел Хәйбуллина
Сөмбел Хәйбуллина

"Биш көн укытуның яхшы да, начар да яклары бар. Яхшы ягы – балаларның өстәмә бер көн яллары булуы. Алар ата-аналары белән күбрәк була ала. Шәһәрләрдә яшәүчеләр бакчаларына барганда, туган авылларына кайтканда балаларының шимбә укулары беткәнен көтсәләр, хәзер андый авырлык булмаячак. Шул ук вакытта тиешле дәресләрне бирү өчен алты сәгать урынына җиде, җиде урынына сигез сәгать укытуга күчүебез бар. Бу өстәмә авырлыклар тудыра. Бала биш көн буе арып-талып укып, шуның өчен бер көн ял итәчәк. Бәлки бер ялсыз биш көн буе армый гына уку яхшырактыр? Биш көнлек укуга күчү туган тел дәресләрен кысмасмы? Әлегә нәтиҗәләре турында әйтеп булмый. Програм төзелмәгән. Укытучылар ял көнне өйдә утырган өчен акча алачаклармы? Яки җәйге каникуллардагы кебек алар укытмасалар да мәктәптә булырга тиешме? Укытучыларның хезмәт хакларына ничек тәэсир итәчәк?” диде Коралачык мәктәбе мөдире Сөмбел Хәйбуллина.

Дөнья башкортлары корылтаеның мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәйсә Күзбәкова:

Рәйсә Күзбәкова
Рәйсә Күзбәкова

"Без бу башлангычка каршы. Чөнки мәҗбүри укытыла торган математика, физика, химия, урыс теле һәм әдәбияты кебек фәннәргә зыян килмәячәк. Бу иң тәүдә туган телләргә зыян салачак. Хәзер туган тел һәм дәүләт телен кыскартулары ихтимал.

Гаиләдә туган телне өйрәнү җитә дигән сүз белән ризалашмыйм. Бала мәктәптә дә туган телен өйрәнергә тиеш. 70нче елларда белем алган буын туган телен яхшы белә иде. Аларның балалары урысчага күчә башлады. Ә инде алардан туганнар бөтенләй белми диярлек. Ягъни, без өч буында туган телне югалтып барабыз. Төбәкләр урыслаша бара. Мин җәмәгатьчелек фикерен өйрәнми торып ашык-пошык биш көн укуга күчерүне бөтенләй аңламыйм. Кая ашыгалар? Безнең оешма алдагы атна бу мәсьәләдә утырыш уздырачак. Башка иҗтимагый оешмалар да үз сүзләрен әйтер дип уйлыйм", диде Рәйсә Күзбәкова.

Шулай итеп, Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбировның башлангычын түрәләр ләббәйкә дип каршы алсалар да, җәмәгатьчелектә фикерләр төрле, милли оешмалар аны тикшереп, үз сүзләрен әйтергә җыена.

фикерләр (13)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG