Accessibility links

Кайнар хәбәр

Активистлар Хәбировтан телләр үсеше програмын яңадан карауны сорый


Уфада башкорт телен яклап уздырылган митинг, 2017 ел
Уфада башкорт телен яклап уздырылган митинг, 2017 ел

Башкорт активистлары Радий Хәбировтан Башкортстанда телләр үсеше дәүләт програмы җәмәгатьчелекне канәгатьләндерми дип, аны яңадан карауны сорый.

Башкортстанның дәүләт телләре һәм туган телләр үсеше програмы үтәлешен контрольдә тоту өчен төзелгән координация шурасы республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка хат язган. Алар әлеге програм җәмәгатьчелекне канәгатьләндерми дип белдерә һәм республика башлыгыннан бу мәсьәләгә кагылышлы түгәрәк өстәл сөйләшүе оештыруны сорый.

Хатта язылганча, координация шурасына "Башкорт", "Бердәмлек", "Уралым", Башкорт халкы конгрессы һәм башка иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм аерым җәмәгать эшлеклеләре керә.

"Дәүләт башкорт телен өйрәнүгә бәйле кризистан соң Башкортстанның элекке җитәкчелеге дәүләт телләрен үстерү һәм саклау турында зур програм кабул итәргә вәгъдә бирде. Мәгариф, фән, мәдәният эшлеклеләре әлеге програмга зур өметләр баглады, аны төзүдә актив катнашырга тырышты. Әмма нәтиҗәдә беркемне дә канәгатьләндермәүче програм төзелде", диелә мөрәҗәгатьтә.

Програм кабул ителгәннән соң, җәмәгать эшлеклеләре аның үтәлешен тикшереп бару өчен координация шурасы төзегән. Ул дәүләт програмының һәр пунктын җентекләп тикшерә, утырышлар уздыра, хатлар һәм белдерүләр әзерли диелә.

Башкорт активистлары програм 2019 елның башыннан гамәлгә кергәнче Хәбировтан әлеге вазгыятькә тыкшынуын сорый.

Хат авторлары Азатлыкка хәбәр итүләренчә, 7 ноябрьдә Хәбиров үзенең идарәсендә тел сәясәте темасына түгәрәк өстәл сөйләшүе җыячак. Аңа кадәр Башкортстанда телләргә бәйле Русия һәм республика кануннарының үтәлеше, башкорт теленең мәгариф, мәдәният, фән өлкәләрендә, матбугат чараларында, яшьләр сәясәтендә кулланылышы һәм үсеше турында аналитик материаллар әзерләргә кушылган.

Күптән түгел Башкортстанда дәүләт телләре һәм туган телләр үсеше дәүләт програмы кабул ителде. Ул алты елга тәгаенләнгән. Киләсе елда гамәлгә керәчәк, быел бюджеттан акча бүленергә тиеш. Әмма кайбер белгечләр Башкортстан түрәләре аны күз буяу өчен генә эшләде, алар документтан күп мөһим өлешләрен алып ташлады дип белдерә.

XS
SM
MD
LG