Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тәбрис Яруллинның китүе яшьләргә басым буларак кабул ителә"


Тәбрис Яруллин
Тәбрис Яруллин

Тәбрис Яруллин конгресс вазифаларыннан китүен шәхси карарым дисә дә, җәмәгатьчелек моңа ышанмый. Азатлык сораштырган белгечләр форумның артык актив эш итүе кемгәдер ошамаган булырга мөмкин, сайлау алдыннан яшьләр хәрәкәтен көчсезләндерергә телиләр дип сөйләде.

Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин вазифасыннан китте. 13 июнь яшьләрнең активы, форум шурасы вәкилләре Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев белән очрашты. Очрашуга журналистлар кертелмәде, бу үзара сөйләшү, Яруллинның китү сәбәпләрен аңлату, алга таба ни рәвешле эш итү турында эчке очрашу дип аңлатылды. Әлегә рәис урынбасары вазифаларын вакытлыча Ленария Мөслим алып барачагы хәбәр ителде һәм форум шурасы утырышы 22 июньгә билгеләнде. Шура яңа рәис сайлау мәсьәләсен хәл итәргә тиеш булачак.

Тәбрис Яруллинның китүен 11 июньдә Азатлык беренчеләрдән булып хәбәр итте, ул гариза язганын үзе раслады, аннары бу хакта Facebook сәхифәсендә дә хәбәр итте. Конгрессның рәсми сәхифәсендә бу хакта белдерү 12 июнь чыкты.

"Әлеге адымны җентекләп уйлап эшләдем. Күпләр өчен бу адым көтелмәгән булса да, мин аны алдан ук шулай планлаштырган идем. Минем өчен яңа мөмкинлекләр ачылды, шуңа күрә татар яшьләре, җәмәгатьчелек бу адымны дөрес аңлар дип уйлыйм. Хәл иттем, кабаттан конгресска, җитәкләгән урыннарга кайту теләгем юк. Татар яшьләре башлаган проектлар күп, бүгенге көндә аларны дәвам итәргә безнең буын әзер, яшьләргә юл бирик. Иҗтимагый эшчәнлек күп көч, вакыт сорый, шуңа күрә мин игътибарны күбрәк гаиләмә дә бүләсем һәм үз эшемне булдырасым килә", дигән аңлатма таратылды.

Азатлык чыганакларына караганда, бу хәбәр Тәбрис Яруллинның үзенә дә көтелмәгән булган. Алдан бернинди дә кисәтү дә, ишарә ясау да булмаган. Эштән җибәрелүе турында аңа Ринат Закиров игълан иткән. Закировка исә Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев әйткән. Шул ук көнне Тәбрис Яруллин үз теләге белән китүе турында гариза язган.

Хәбәр социаль челтәрләрдә бик тиз таралды. Конгресс рәисе урынбасары вазифасыннан җибәрелсә дә, Тәбрис форум рәисе статусын ничек югалта ала, дигән сорау белән Дөнья татар яшьләре форумы шурасы (анда 80 кеше сайланган) Васил Шәйхразиев һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка хат юллады. Форум шурасы әгъзалары иҗтимагый оешманың эшчәнлеге, татар проектларын телгә алып, ике елга бер сайланган рәис кем тарафыннан һәм ничек вазифасыннан алынырга мөмкин дип аңлатма сорый.

"Дөнья татар яшьләре форумны шурасы үзе эченә яшь галимнәр, укытучылар, шагыйрьләр, язучылар, режиссерлар, музыкантлар, дин әһелләрен туплый һәм без Тәбрис Ярулинның эшчәнлегеннән тулысынча канәгатьбез. Дөнья татар яшьләре форумы рәисен низамнамә нигезендә бары тик яшьләр форумы җыены яки шура билгели ала. Шуңа күрә сезне әлеге гамәлләрдән тотылып калуыгызны, Тәбрис Яруллины вазифасында калдыруыгызны таләп итәбез. Татар яшьләренең үсешенә киртә куймагыз", диелә хатта. Анда 50гә якын кешенең имзасы тора.

Тәбрис Яруллинның китүе татар шәһәр мәдәнияте үсешен тоткарлап калачак дигән хат "Калеб", "Гыйлем" берләшмәләреннән Татарстан президенты һәм Милли шура рәисенә юлланган. Шул ук адресатларга Мәскәүнең "Бердәмлек", Лондонның "Заман", Канада татар яшьләре оешмалары исеменнән дә хатлар юлланган. Тәбрис Ярулинны яклап язылган петиция дә бар иде, әмма ул аннары юкка чыкты.

Моннан тыш социаль челтәрләрдә Тәбриснең шәхси карарына ышанмаучылар да, нинидер басым ясалган дип әйтүчеләр дә, Яруллинны югарырак вазифаларга әзерлиләр дип фикер белдерүчеләр дә булды, 8 сентябрь узачак Татарстан парламентына сайлау алдыннан PR адым дип фаразлар да күзгә чалынды. Яшьләр "Без/мин Тәбрис Яруллин" дигән рәсемнәр дә тарата башлады. Рөстәм Миңнехановның рәсми Instagram аккаунтына Тәбрис Яруллины алдан кисәтмичә эштән алынуы начар билге, бу ирекле җәмәгать эшлеклеләренә басым ясау дип язучылар да булды. Әмма түрәләр ләм-мим, дәшмиләр. Кайбер Telegram каналлар Тәбрис Яруллин эшендә финанс төгәлсезлекләр булырга мөмкин дип язып чыкты.

Яшьләрнең төп соравы - форум алга таба ничек эшләр? Форум тарафыннан төрле проектлар тормышка ашырылды. Бу "Мин татарча сөйләшәм", "Печән базары", "Jadid Fest" кебек акцияләреннән башлап милли мәгарифкә бәйле "Ачык университет", "Акыл фабрикасы" кебек проектлар. Моннан тыш форум даими рәвештә икетеллелек проблемын да күтәрде, бу юнәлештә реаль эш алып барды. Казанда татар үзәкләре ябылып, урыс телле яшьләр өчен "Смена", "Штаб", Пушкин исемендәге үзәкләргә аерым биналар бирелгәндә, татар яшьләре, татар оешмалары тупланган үзәк булмау күп сораулар тудыра. Соңгы елларда Тәбрис Яруллин җитәкчелегендәге форум Казанда заманча татар үзәге булдыру идеясен тормышка ашыру юнәлешендә күп эш башкарды. Казан шәһәре үзәгендә урнашкан "Адонис" фабрикасы бинасы бу үзәккә бирелү турында сүз булды, әмма бу эшкә нокта куелмады. Форумның лидеры киткәч бу эш тукталырмы? 20гә якын проектлар ничек дәвам итәр, никадәр нәтиҗәле булыр, форум үзенең автоном рәвештә эшләвен дәвам иттерә алырмы – бу сорауларга ачыклык кертергә туры киләчәк.

Дөнья татар яшьләре форумының беренче урынбасары вазифасын җәмәгать эшлеклесе, галим Айрат Фәйзрахманов били. Айрат Русия халыклары демократик конгрессында катнашкан кеше. Кайбер матбугат чаралары форум эшчәнлеге шулар белән бәйле була ала дип язды. Әмма Айрат фикеренчә, бу хаталы фикер, форум эшчәнлеге Русия халыклары конгрессы белән берничек тә бәйле түгел.

Айрат Фәйзрахманов
Айрат Фәйзрахманов

"Минем өчен дә Тәбрис белән булган яңалык көтелмәгән иде. Төрле Telegram каналларда "Татар штабы" яки Русия халыклары демократик конгресс белән бәйләп яздылар. Дөнья татар яшьләре форумының боларга бернинди дә катнашы юк. Конгресста мин чыгыш ясыйм икән, бу бары тик минем шәхси инициатива. Аннары аны ни өчен яман итеп күрсәтәләр соң? Кешеләрне тел, милли республикалар мәсьәләре борчый, аларга үз фикерләрен җиткерергә мәйдан кирәк. Форум актив эшләде, аның дәрәҗәсе бар, моны ошатмаучылар бар, шикаять язучылар да булганын беләбез. Форум яшьләрне начар юлга бастыра, игътибар итегез, дигән хатлардан да хәбәрдарбыз.

Бу басым буларак кабул ителә

Тәбрисне яшьләр корылтай вакытында сайлады, димәк киткәндә дә формаль процедуралар үтәлергә тиеш. Ничектер бу басым буларак кабул ителә. Форум ачык эшләде. Бу рәвешле эш итү яшьләрнең күңелен кайтарачак, әлбәттә. Без Шура белән җыелырга телибез, бу вазгыятьне, бу очракны аңлатуларын телибез.

Тәбрис үз эшен оста алып барды, җәмәгать эшлеклеләре белән дәүләт түрәләре арасында күпер булдырган иде ул. Ул барысын да җайлап хәл итә иде. Ниндидер чара уздырсаң, йөз рөхсәт кәгазе кирәк бит. Ул шул эшләрне бик тиз хәл итте. Әйе, Тәбристән башка да форум оештырган проектлар эшен дәвам итәр, тик масштаблар кимер, әлбәттә. Әлегә, чынында, берни эшлисе килми", диде Айрат Фәйзрахманов.

Сүз уңаеннан, Яруллинның китүе турында хәбәрне дәүләт матбугатында артык куертмаска кушылганга охшаган, бу турыда язучы әллә ни булмады.

Азатлык сораштырган белгечләр Тәбрис Яруллиның кинәт кенә үз вазифаларыннан китүе тискәре күренеш һәм моның артында куәт структуралары да була ала, дигән фикер белдерделәр.

Сәясәт белгече, җәмәгать эшлеклесе Руслан Айсин үзе дә 2008-2012 елларда Дөнья татар яшьләре фоурмы рәисе булды. Ярулинны рәислектән китүе яки мәҗбүр ителүе яшьләрнең ачуын кабарта гына ала, дигән фикердә.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

"Бу хәбәр минем өчен шок булды. Аңлатма бирмичә кешене иҗтимагый оешмадан чыгару – гаҗәп хәл. Русиядә андый хәлгә инде күнеккәнбез, әмма безнең арадагы кешене шулай куып чыгаруны авыр кабул иттем. Монда ике әйбер бар: конгресс җитәкчелеге Тәбрис Яруллинны рәис урынбасары буларак эштән чыгара ала, әмма Дөнья татар яшьләре форумы рәисе буларак вазифадан азат итә дә, китүен дә таләп итә алмый. Тәбрис – сайланган кеше.

Төрле фикерләр бар. Шуларның берсе – ул гомумән татар яшьләренең активлыгы белән бәйле. Тәбриснең активлыгын киметергә теләп аны эштән алдылар дигән фараз бар. Әмма кайтавазы көтелмәгәнрәк булды, татар җәмәгатьчелеге тавыш күтәрде, хатлар юллый башлады, алар да аңламый бу хәлне, мондый эш итү алымнарын кабул итә алмый. Имидж ягыннан конгресс үзенә зарар китерде. Тәбрис бит инде гади генә кеше түгел, ул – җәмәгатьчелек вәкиле. Русиядә барган вазгыятькә, шул ук Иван Голуновка бәйле хәрәкәткә күз салсак, бу очракта да кешеләр ризасызлыгын катырак белдерә ала бит. Халыкның гражданлык үзаңы арта бара гына, моны исәпкә алмыйча эш итү – ахмаклык.

Бу – өстән төшкән фәрман, әмма кемнән килгәнен әйтеп булмый

Миңа калса бу конгресс карары түгел, өстәгерәк түрәләрдән чыккан карар. Әмма барыбер бу эшне мөмкин кадәр зыялырак итеп, киңәшеп эшләргә иде. Тәбрис яшь кеше. Аның эшләргә нияте дә, сәләте дә бар. Алдагы елларга планнары белән дә бүлешеп торды. Бу – өстән төшкән фәрман, әмма кемнән килгәнен әйтеп булмый. Казан Кирмәнеме, Мәскәү Кирмәнеме – билгесез. Монда версияләр генә була ала. Һәрхәлдә Тәбрис ниндидер кагыйдәләрне үтәп эшләгән кеше. Шундый кешеләрне урамга куып чыгару ул инде бу системдагы процесслар хаотик рәвештә барганын күрсәтә. Тәбрис – акыллы, милли җанлы кеше. Төссез, принципсыз кешеләрне система, әлбәттә, күбрәк үз итә, ярата. Күрәсең, аның активлыгы кемнеңдер ачуын чыгара.

Бәйсез фикер йөртүче милли лидерларны көчсезләндерү тел сәясәтенә дә, киләсе елда булырга тиешле Татарстан президентын сайлауга да бәйле була ала. Әмма андый лидерларны юкка чыгару, аларны читләштерү, киресенчә, хакимияткә зарарга гына була ала", дип сөйләде Айсин.

Галим Дамир Исхаков Тәбрискә бернинди дә вазифа бирмәүләре аптырашта калдыра, дип сөйләде.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

"Беренчедән, аны конгресстагы түрә вазифасыннан алырга мөмкиннәр, монда сораулар артык тумый, ә менә форум рәиселеген низамнамәгә карамый гына хәл иткәннәр булып чыга. Моны йә корылтай, йә Шура хәл итә.

Мәскәүдәге "Татар штабын" Дөнья татар конгрессыннан чыгару белән бәйләп караганда, бу ике очракта та Русия халыклары демократик конгрессындагы эшчәнлекнең эзе күренә. Шуңа күрә бу татар яшьләрен һәм гомумән татар милли хәрәкәтен көчсезләнерү максатында эшләнә дип карарга була. Мин Милли шура әгъзасы булсам да, Ярулинны эштән алу турыда берни дә белмим. Бик тиз эшләнде бу, кешеләр аңламыйча да калды. Һәрхәлдә мондый эшләр болай гына эшләнергә тиеш түгел, низамнамә бар бит, аны бозу хокукы беркемдә дә юк. Иң начар вакытта да, мәсәлән, Фәүзия Бәйрәмовага карата прокуратура тикшерүләре барган вакытта да без Фәүзия ханымның әгъзалыгын туктатып кына тордык. Корылтай сайлаган кешене без үзебез генә әгъзалыктан чыгара алмыйбыз. Монда да вазгыять шундыйрак. Анда эшләүчеләр йә низамнамәне белмиләр, йә аңа күз йомганнар", диде ул.

Дамир Исхаков яшьләрнең дәррәү күтәрелә алуына шикләнә, яшьләр дә өлкән татар оешмалары кебек таркау һәм ризасызлык белдерергә артык куәтле түгел, дип саный. Ул шулай ук Тәбрискә бернинди дә вазифа тәкъдим ителмәве дә гаҗәпләндерә диде.

Сәясәт белгече, галим Илшат Сәетов 2006-2008 елларда шулай ук Дөнья татар яшьләре форумы рәисе булып торган шәхес. Ул Азатлыкка Яруллинның эштән читләштерелүе аерым кешеләрнең "тырышлыгы" була ала, кемдер Татарстан президентына аның турында начар итеп сөйләргә мөмкин дип фаразлый.

Илшат Сәетов
Илшат Сәетов

"Беренчедән, көтелмәгән хәбәр бу. Икенчедән, бу очрак күп сораулар тудыра. Нәрсәсе белән Тәбрис охшамаган, кайсы ягы белән ярамаган? "Бердәм Русия"гә депутатлыкка намзәт буларак катнашырга теләк белдерде. Монда да Казан Кирмәне фатихасы булмыйча катнашып булмый. Ә ул праймеризларда катнашып уңышка ирешкән иде. Аннан баш тартуы да, конгресстан китүе дә Тәбрис өчен дә, яңа проектлар өчен дә начар дип уйлыйм. Тәбрис җәмәгатьчелек белән дә, хакимият органнары белән дә уртак фикер таба белгән кеше. Бу бик сирәк сәләт. Хәзер кемне куярлар, карарбыз. Кешегә карап билгеле булачак: бу конкрет Тәбрис шәхесе белән генә бәйлеме икән, яки бер 10-15 ел бара торган яңа хәрәкәткә каршы адыммы?

Кемдер Рөстәм Миңнехановка нидер әйткәндер дигән фараз бар

Форум тел мәсьәләсен дә күтәрде, федерализм яклы да булды, президент институтын саклап калу эшендә дә актив катнашты. Киләсе елда Татарстан президентын сайлау дип итәкләрне җыю факторлары да була ала. Әгәр тел мәсьәләсе белән бәйле булса, ул "Бердәм Русия" праймеризында катнаша алмас иде. Ә ул 28нче урынга чыкты. Миңа калса, монда аерым кешенең кулы уйнарга мөмкин. Кемдер Рөстәм Миңнехановка нидер әйткәндер дигән фараз бар. Бу эмоциональ-психологик хәрәкәткә охшаган. Кайберәүләр бу Мәскәүдәге "Татар штабы" белән бәйле, диләр. Тәбрис "Татар штабы" белән элемтәдә торган диләр. Моңа ышанмыйм. "Татар штабы"на каршы эшләгән кешеләрнең тәэсире булырга мөмкин. Шулай икән, бу инде Миңнеханов тарафыннан бик ихтирам ителгән кеше булырга мөмкин.

Яшьләр форумы белән ни булып бетәр дигәндә, Тәбрис белән бергә волонтер булып эшләгән 10-20 кеше бар. Алар форумны җитәкләрлек кешеләр, ләкин алар бу эшкә алынырмы – белмим. Гомумән, форум әйбәт эшли иде. Идеаль җитәкче Тәбрискә охшаган булырга тиеш. Татар мәдәнияте өчен җан аткан кеше булсын иде ул. Икенче яктан, дәүләт белән эшли белү дә кирәк булачак", дип сөйләде Сәетов.

XS
SM
MD
LG