Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәбрис Яруллин һәм Ркаил Зәйдулла "Бердәм Русия" фиркасеннән Татарстан депутаты булырга мөмкин


Ркаил Зәйдулла һәм Тәбрис Яруллин (у)
Ркаил Зәйдулла һәм Тәбрис Яруллин (у)

Тәбрис Яруллин һәм Ркаил Зәйдулла "Бердәм Русия" праймеризында төп исемлеккә кергән. Сайлауда катнашсалар, алар Дәүләт шурасы депутаты булырга мөмкин.

Дөнья татар конгрессы рәисе урынбасары, Дөнья татар яшьләре форумы Тәбрис Яруллин һәм Түбән Кама драма театрының әдәби бүлек мөдире, язучы Ркаил Зәйдулла "Бердәм Русия" праймеризында фирка исемлегендә 28нче һәм 29нчы урыннарны алган. Яруллин 199 меңнән артык, Зәйдулла 116 меңнән артык тавыш җыйган.

Тәбрис Яруллин һәм Ркаил Зәйдулла киләсе парламент сайлауда "Бердәм Русия" исемлеге аша катнашсалар, аларның депутат булу ихтималы зур.

Татарстанда көзен узачак Дәүләт шурасы сайлавы алдыннан 26 майда "Бердәм Русия" бүлеге праймериз сайлавы, ягъни бу фирканең парламентка намзәтләрен сайлау уздырды. Июнь уртасында узачак җыенда фирка исемлеге аша һәм бер мандатлы бүлгеләр аша сайлауга чыгачак намзәтләр исемлеге билгеле булачак.

Праймериз сайлавында Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин җиңде. Икенче һәм өченче урыннарда "КамАЗ-мастер" такымы җитәкчесе Владимир Чагин һәм "Бала-сити" балалар үзәкләре челтәре җитәкчесе Альбина Насыйрова.

Белгечләр фикеренчә, "Бердәм Русия"нең бу праймеризы күз буяу гына булып тора, Дәүләт шурасына фиркадән кемнәр сайланачагы алдан ук хәл ителгән.

Күпләр "Бердәм Русия" праймеризын белми калган
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:05 0:00

Татарстан Дәүләт шурасына сайлау бу елның 8 сентябрендә узачак. 100 депутатның 50-се фирка исемлекләре аша, калганнары бер мандатлы бүлгеләр аша сайлана. Фиркаләр парламентка узу өчен кимендә биш процент тавыш җыярга тиеш. 2014 елның көзендә Татарстан парламентына сайлауда "Бердәм Русия" 84 проценттан артык тавыш җыйды дип игълан ителде һәм 82 урын аларга бирелде.

XS
SM
MD
LG