Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бердәм Русия" праймеризында Фәрит Мөхәммәтшин беренче урын алды


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

Икенче урында "КамАЗ-мастер" такымы җитәкчесе Владимир Чагин, өченчедә - "Бала-сити" балалар үзәкләре челтәре җитәкчесе Альбина Насыйрова.

Сишәмбе "Бердәм Русия"нең Татарстан Дәүләт шурасына әзерлек праймеризын оештыру комитеты утырышында 26 майда узган тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан иттеләр. Праймериз сайлавында Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин җиңгән.

Икенче һәм өченче урыннарда "КамАЗ-мастер" такымы җитәкчесе Владимир Чагин һәм "Бала-сити" балалар үзәкләре челтәре җитәкчесе Альбина Насыйрова.

Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов - дүртенчедә, "Яңа гасыр" телерадиоширкәте (ТНВ) җитәкчесе Илшат Әминов - бишенчедә.

Тулы исемлек "Бердәм Русия"нең Татарстан бүлеге сайтында чыгачак.

Праймеризда 400 038 сайлаучы катнашкан, 398 196 кеше сайлау бүлгеләренә барган, 1842се интернет аша тавыш биргән.

Татарстанда көзен узачак Дәүләт шурасы сайлавы алдыннан 26 майда "Бердәм Русия" бүлеге праймериз сайлавы, ягъни бу фирканең парламентка намзәтләрен сайлау уздырды. Июнь уртасында узачак җыенда фирка исемлекләре аша һәм бер мандатлы бүлгеләр аша сайлауга чыгачак намзәтләр исемлеге билгеле булачак.

Белгечләр фикеренчә, "Бердәм Русия"нең бу праймеризы күз буяу гына булып тора, Дәүләт шурасына фиркадән кемнәр сайланачагы алдан ук хәл ителгән.

Күпләр "Бердәм Русия" праймеризын белми калган
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:05 0:00

Татарстан Дәүләт шурасына сайлау бу елның 8 сентябрендә узачак. 100 депутатның 50-се фирка исемлекләре аша, калганнары бер мандатлы бүлгеләр аша сайлана. Фиркаләр парламентка узу өчен кимендә биш процент тавыш җыярга тиеш. 2014 елның көзендә Татарстан парламентына сайлауда "Бердәм Русия" 84 проценттан артык тавыш җыйды дип игълан ителде һәм 82 урын аларга бирелде.

XS
SM
MD
LG