Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бердәм Русия" праймеризда уңайсыз сораулардан качты"


Белгечләр фикеренчә, "Бердәм Русия"нең праймеризы күз буяу гына булып тора, Дәүләт шурасына фиркадән кемнәр сайланачагы алдан ук хәл ителгән.

Татарстанда көзен узачак Дәүләт шурасы сайлавы алдыннан 26 майда "Бердәм Русия" бүлеге уздырган праймериз сайлавы, ягъни бу фирканең парламентка намзәтләрен сайлау нәтиҗәләре берничә көннән игълан ителәчәк. Оештыручылар тавыш бирергә 400 меңләп кеше, ягъни республикадагы барлык сайлаучыларның 13,5 проценты килде дип белдерә. Азатлык Казан урамында туктатып сораган утызлап кешенең берсе дә бу праймеризда катнашмаган булып чыкты. Күпләре хәтта аның турында белми дә калган.

Күпләр "Бердәм Русия" праймеризын белми калган
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:05 0:00

Азатлык сәяси күзәтүчеләр белән әлеге праймеризның үзенчәлекләре һәм алда торган Дәүләт шурасы сайлавы турында сөйләште.

Сәяси күзәтүче Руслан Айсин фикеренчә, бу праймеризда барыбер Татарстан президенты идарәсеннән төшкән исемлектәге намзәтләр узачак.

"Бу күбрәк политтехнология һәм күз буяу, "Бердәм Русия" фиркасендә янәсе демократия булуын күрсәтү өчен оештырылган нәрсә. Бу Ленинның "демократик үзәкләштерү" дигән сүзләрен искә төшерә. "Бердәм Русия" КПССтан (Совет берлеге коммунистик фиркасе) бер дә ерак китмәгән. Шул ук ясалма ысуллар кулланыла, кешеләр белән очрашулар оештырыла, әмма кешеләр анда теләп килми, чөнки ул очрашуларда реаль проблемнар күтәрелми. Моны Көнбатыштагы праймериз белән һич тә чагыштырып булмый. Русиядә һибрид режим хакимлек итә. Ул демократиянең тышкы символларын куллана, әмма эчендә ул шул ук авторитар оешма булып кала", ди ул

Руслан Айсин
Руслан Айсин

Айсин бу праймеризның элеккеләреннән төп аермасы дип аның медиада бик яктыртылмавын атый. Элек һәрбер суыткычтан диярлек праймериз дигән сүзләр гел яңгырап тора иде, ә бу юлы телевизордан бер тапкыр гына күрдем ди Айсин. Аның фикеренчә, хакимият бу праймеризны тыныч кына уздырып җибәрергә теләде, чөнки проблемнар арта бара, кешеләр кызыксынып килсә, уңайсыз сораулар бирергә мөмкиннәр дип курыкты. Кайбер видеоларда күренгәнчә, бу праймеризга катнашы булмаган чит кешеләр килеп намзәтләргә сценарийда булмаган сораулар бирә, намзәтләр ул сорауларга җавап бирә алмый, аларның сәяси банкрот булуы ачыклана. Шуңа күрә бу праймериз халык белән түгел, ябык рәвештә узара сөйләшү буларак кына оештырылды ди ул.

Моның һаман да шул күз буяу гына булуы күренеп тора

"Мин күргән праймеризда кеше күп түгел иде, килгәннәре дә шул намзәтләрнең якыннары йә үз такымнарындагы кешеләр генә иде. Моның һаман да шул күз буяу гына булуы күренеп тора. Чын праймериз – киң җәмәгатьчелеккә чыгу, халык алдында ярышу. Көнбатышта ул шоу итеп оештырылса, бездә хәтта анысы да юк, бездә халык белән сөйләшүдән куркалар. Мин бу праймеризның чын булуына һич тә ышанмыйм", ди Айсин.

Ул праймеризның медиада бик күрсәтелмәвен кешеләрнең хакимият вәкилләренә ачулары арту белән дә аңлата, аларны халыкка күрсәтеп ачуларын тагын да арттырасылары килми, чөнки "Бердәм Русия"нең рейтингы хәзер бик түбән дәрәҗәдә ди.

"Бердәм Русия" праймеризлары Көнбатыштагыдан нык аерыла дигән фикер белән Казан дәүләт тикшеренү технология университеты профессоры, политолог Сергей Сергеев та килешә.

Сергей Сергеев
Сергей Сергеев

"Көнбатыштагы праймеризда чын лидерлар ачыкланса, партия эчендә хәлиткеч сайлау булса, Татарстанда һәм Русиядә аны сайлау алдыннан җәмәгатьчелеккә фирка турында өстәмә мәгълүмат тарату өчен уңай сәбәп буларак кына кулланлар", ди ул. Ягъни фирка әле сайлау кампаниясе рәсми рәвештә башланганчыга кадәр үк үз кампаниясен башлап җибәрә. Хакимият праймеризда уңайсыз сораулар күтәрелүен теләми дигән фикер белән дә килешә ул. Әмма Сергеев бу юлы праймериз турында мәгълүматның телевидениедә бик булмавын, кешеләрне праймериз тыңлауларына китерергә теләмәвен хакимиятнең уңайсыз сораулардан куркуы белән бәйләми. Әлекке праймеризларда да уңайсыз сорауларны теләмиләр иде, моны бары бюрократик эш ысулы белән генә аңлата алам ди ул. Сергеев фикеренчә дә, Дәүләт шурасына "Бердәм Русия"дән кемнәрнең сайланачагы алдан ук хәл ителгән.

Чаллы шәһәр шурасы депутаты Рузил Мингалимов бу праймеризның элеккеләреннән аермасын күрмәвен белдерде.

Рузил Мингалимов
Рузил Мингалимов

​"Дебатлар булды, анда район башлыклары, мэрлар кебек болай да танылган кешеләр чыгыш ясады, ә менә Дәүләт шурасына уздырырга теләгән соры күселәр һаман үз ояларында калды һәм "Бердәм Русия"нең аларны безгә, ватандашларга ничек тәкъдим итәчәге аңлашылмый. Чөнки "Бердәм Русия"нең халык алдында бернинди дә абруе юк", ди Мингалимов.

Мингалимов әйтүенчә, аның үзенә дә Дәүләт шурасына сайлауда намзәт буларак катнашырга тәкъдим итүчеләр булган. Әмма ул әлегә вазгыятьне күзәтеп бәяләргә вакыт бар, намзәт буларак катнашу турында ни дә булса әйтергә иртә әле ди.

Бу промлемнарны, бу турыда кануннарны алар үзләре китереп чыгарды

Руслан Айсин фикеренчә, праймеризда намзәтләр икътисадны күтәрү, гади халыкка игътибарны арттыру турында гомуми сүзләр генә сөйләде. Милли мәгариф, татар мәктәпләре яки сыйныфлары проблемнарын бу праймеризда катнашучылар бөтенләй күтәрмәскә тырышты. "Чөнки бу промлемнарны, бу турыда кануннарны алар үзләре китереп чыгарды. Яңа мәгариф канунын Русия думасында да, безнең Дәүләт шурасында да "Бердәм Русия" депутатлары хуплады, ризалашты", ди ул.

Дебатлар уздырырга, бәхәсләшергә мөмкинлек калмады, кыска монологлар белән генә чикләнергә мәҗбүр булдылар

Сергеев фикеренчә, праймеризда актуль мәсьәләләр дә күтәрелде. Шуларның берсе – чүп проблемы. Әмма бу мәсьәләләр турында сөйләшү шактый формаль рәвештә генә узды ди Сергеев. Ягъни кеше чыгып берничә минут эчендә теге йә бу мәсьәләгә карата үз позициясен белдерә, аңа берничә формаль сорау бирелә һәм шуның белән бетте. Ул моның шулай узуын праймеризның форматы белән аңлата. "Праймеризда барлыгы 233 намзәт катнашты. Нәтиҗәдә дебатлар уздырырга, бәхәсләшергә мөмкинлек калмады, кыска монологлар белән генә чикләнергә мәҗбүр булдылар, һәркем үз сайлау алды декларациясе белән генә таныштырды" ди Сергеев.

Аның фикеренчә, төбәк башлыкларын сайлау алдыннан фирканең праймеризын оештыру күпкә кызыклырак булыр иде, әмма әлегә андый тәкъдимнәр ишетелми.

"Бердәм Русия"нең Татарстандагы бай депутатлары бу сайлауга бер мандатлы бүлгеләр аша чыгар дип көтәргә кирәк

Хәзерге Дәүләт шурасындагы күп кенә бай депутатларның бу юлы әлеге праймеризга чыкмавын, "Бердәм Русия" аша сайланмавын Айсин бай депутатлар белән әлеге фирканең бер-берләренең абруен төшерүеннән куркуы белән аңлата. "Бердәм Русия"нең рейтингы бик түбән, хәтта хәзер бу фирканең кайбер төбәкләрдә башлык вазифасына сайланырга җыенучы әгъзалары да, фирканең түбән рейтингыннан курка, сайлауга бәйсез намзәт булып чыга. "Бердәм Русия"нең Татарстандагы бай депутатлары бу сайлауга бер мандатлы бүлгеләр аша чыгар дип көтәргә кирәк.

Айсин Татарстанда президент Рөстәм Миңнехановның шәхси абруе аркасында "Бердәм Русия"нең рейтингы да башка төбәкләрдәгедән югарырак дип исәпли. "Белүемчә, аппарат киләсе сайлауда "Бердәм Русия" 80 процент тавыш җыярга тиеш дигән күрсәтмә биргән", ди Айсин. Моңа бер мандатлы бүлгеләрдә рәсми рәвештә фирка аша түгел, бәйсез намзәт буларак парламентка сайланган депутатларның соңыннан "Бердәм Русия" фракциясенә кушылуы аша ирешергә телиләр, һәм чыннан да шулай итеп 80 процентка ирешерләр кебек күренә ди ул.

Күрәсең, йә "Бердәм Русия" фиркасе штабында, йә Русия президенты идарәсендә шундый карар кабул ителгән

Сергеев фикеренчә, бай депутатларның Дәүләт шурасына сайлауда аерым катнашуы бар Русиядәге тенденциянең чагылышы. "Күрәсең, йә "Бердәм Русия" фиркасе штабында, йә Русия президенты идарәсендә шундый карар кабул ителгән, пенсия реформасы нәтиҗәсендә болай да ачуы чыккан халыкны бай депутатларның керемнәре турында декларацияләр белән (сайлауда катнашканда декларация күрсәтелергә тиеш - ред.) тагын да ачуландырырга теләмиләрдер", ди Сергеев.

"Бердәм Русия" үзенең мультимиллионерлар белән бәйләнешен күрсәтергә теләми, ә алгы сафларга төрле хәйриячеләрне чыгаралар. Мисал итеп Сергеев илдә һосписларга нигез салган Анна Федермессер һәм Владимир Вавиловны китерде. Хакимиятнең бу тактикасын ул шактый отышлы дип бәяли.

Татар мәнфәгатьләрен кайгыртучы намзәтләргә килгәндә, Айсин фикеренчә, андый намзәтләр бар һәм алар бер мандатлы бүлгеләрдәге сайлауда катнашса, алар өчен тавыш бирү мөмкинлеге ачыла. Фирка исемлеге аша катнашкан очракта, алар фирканең сәяси програмына бәйле булачак, ә андый фиркаләр әлегә сәяси офыкта күренми ди Айсин. Бу мәсьәләләрне намзәтләр белән очрашуларда сайлаучылар үзләре күтәрергә, аларның татар мәсьәләләренә бәйле вәгъдәләрен теркәп, видеога төшереп алырга һәм сайланганнан соң моны дәлил итеп китереп, ул вәгъдәләрнең үтәлүен таләп итәргә тиеш ди ул.

Халык битараф булганда, депутатлар да шундый ук булачак

Руслан Айсин фикеренчә, Татарстан Дәүләт шурасы, Русия думасы кебек үк, бәйсез парламент та, чын сәяси субъект та түгел, ә чынлыкта башкарма хакимият кушканны үтәүче оешма гына булып тора. Бу бигрәк тә башкарма хакимият, парламент һәм мәхкәмәләр һәрберсе аерым бәйсез структуралар булган башка илләрдәге вазгыять белән чагыштырганда ачык күренә. Татарстанда һәм Русиядә исә алар өчесе дә бер хакимият вертикаленә тоташкан ди Айсин. Татарстан парламенты бәйсез булсын өчен, аның сәяси ихтыяры булырга, ә аны халык, сайлаучылар бирергә тиеш ди ул. Ягъни халык, сивиль җәмгыять күтәрелсә, оешса, аның позициясенә күп нәрсә бәйле булса, аның үзеннән дә депутатлар чыгарга мөмкин. Халык битараф булганда, депутатлар да шундый ук булачак. Сайлаучылар таләп итмәсә, басым ясамаса, алга таба да хәзергечә дәвам итәчәк. Бар нәрсә сивиль җәмгыятьнең үзеннән тора, җәмгыять катырак торган саен, үз таләпләрен куйган саен, депутатлар да аңа колак салырга мәҗбүр була ди Айсин.

Татарстан парламентына 90-нчы еллардагы кебек татар мәнфәгатьләрен кайгыртып көрәшүче депутатлар эләгү шансын Айсин бик зур дип бәяләми. Вазгыять инде башка, сайлау механизмнары да башка, адиминстратив ресурс бик көчле. Шул ук вакытта соңгы ике елда Русия төбәкләрендә узган сайлаулар административ киртәнең дә сынуын күрсәтте ди ул. 90-нчы елларда депутат булган кешеләрнең энергиясе инде хәзер бик юк, әмма җәмгыятьтә андый кешеләргә ихтыяҗ сизелә ди Айсин. "Җәмгыятьнең күтәрелә башлавы күренә, моны Екатеринбурда, Мәскәүдә яки Архангельскидагы хәлләр дә чагылдыра, кешеләр үз мәнфәгатьләрен кайгырта башлый. Кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклап чыгучы сәясәтчеләр кирәклеге ачыклана. Ә безнең депутатлар бер-береннән берни белән дә аерылмый торган тыйнак биороботларга охшый", ди Айсин.

Татар мәнфәгатьләрен кайгыртачак милли җанлы намзәтләрнең берсе дип Айсин Татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллинны атый. Дәүләт шурасында шундый 5-10 кеше булса, алар сәясәтне үзгәртә алыр, Татарстан парламентының астын өскә китерер иде ди ул.

Политолог Сергеев та Татарстан парламентында 90-нчы еллардагы кебек актив депутатларның булу мөмкинлеген әлегә күрмәвен әйтә. "90-нчы еллардагы парламентлар җәмгыятьтә күтәрелеш дулкыны булганда сайланды. Әлегә андый дулкын юк, әмма ул кайчан да булса бер киләчәк һәм хакимият фиркасе куйган һәм куячак барлык киртәләрне бәреп узачак, актив кешеләр барыбер парламентка керәчәк. Әмма моның өчен түбәннән көчле иҗтимагый хәрәкәтнең таяныч булуы кирәк", ди Сергеев.

Хәзер консерваторлар кирәкми, яңарыш тарафдарлары, реформаторлар кирәк

Айсин фикеренчә, Татарстанның киләсе Дәүләт шурасы хәзерге кебек кәнәфиләрдә тыныч кына утырып тора алмаячак. Соңгы ике елда илдә проблемнар кискенләшә бара, җәмгыятьнең активлыгы арта бара һәм киләсе Дәүләт шурасы да активрак булырга, сәяси вазгыятькә карата үз мөнәсәбәтен ачык итеп белдерергә мәҗбүр булачак ди ул. "Хәзерге парламентта Ринат Закиров кебек 70 яшен тутырган ветеран депутатлар шактый. Ә ветераннар үзгәреш җиленә тискәре карашта, олы яшьтәге кешеләр гадәттә консерватор була, яңалыкка каршы чыга. Хәзер исә консерваторлар кирәкми, яңарыш тарафдарлары, реформаторлар кирәк, чөнки җәмгыять үзгәрде, замана үзгәрде, моңарчы булган ысуллар, принциплар инде эшләми диярлек. Бу дөнья күләмендә караганда да чагыла. Көнбатышта, мәсьәлән, хакимият даирәләре велосипедта йөри, ә безнең җитәкчеләр һаман да бронемашиналарда, джипларда йөрүләрен дәвам итә. Русиядәге җитәкчеләр дә үзгәрергә тиеш булачак, чөнки халык моны күреп үз нәтиҗәсен ясаячак, сайлауларда үз мөнәсәбәтен белдерәчәк, бар дөньяда барган процесслардан Русия дә читтә кала алмаячак. Кешенең тормыш рәвеше, милке хәзер халыкка ныграк ачыла, интернет сәхифәләренә чыга", диде Айсин һәм яңа сайланган Дәүләт шурасының кеше мәнфәгатьләрен кайгыртырга көч таба алачагына ышанычын белдерде.

Татарстан Дәүләт шурасына сайлау бу елның 8 сентябрендә узачак. 100 депутатның 50-се фирка исемлекләре аша, калганнары бер мандатлы бүлгеләр аша сайлана. Фиркаләр парламентка узу өчен кимендә биш процент тавыш җыярга тиеш. 2014 елның көзендә Татарстан парламентына сайлауда "Бердәм Русия" 84 проценттан артык тавыш җыйды дип игълан ителде һәм 82 урын аларга бирелде.

XS
SM
MD
LG