Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Мөхәммәтшин: "Сайлаудан соң Дәүләт шурасы яңарыр дип уйлыйм"


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сентябрьдә узачак сайлаудан соң республика парламенты яңарыр дип уйлавын белдерде.

Шул ук вакытта ул халык мәнфәгатен федераль дәрәҗәдә яклый алырлык депутатлар калырга тиеш ди. Бу хакта Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан җәмәгать пулатында коммерцияле булмаган оешма вәкилләре белән очрашудан соң журналистлар сорауларына җавап биргәндә әйтте.

"Киләчәк Дәүләт шурасын ничек күрәсез? Праймеризда зур бизнес вәкилләре катнашмауны ничек аңлата аласыз?" дигән сорауларга ул болай диде:

"Аның ни кадәр яңарачагы халыктан тора. Яңару булыр дип уйлыйбыз. Алдан тавыш бирүдә ("Бердәм Русия" фиркасе үткәрүче праймериз) катнашучы төрле яшьтәге акыллы кешеләрдән үк яңаруны күреп торабыз. Үзем дебатта катнашкан кеше буларак әйтәм, кызыклы яшьләрне күп күрдем. Алар үз авылына, республика тормышына, халык проблемнарына битараф түгел. Ә кайбер мәсьәләләрне федераль хакимиятсез хәл итеп булмый.

Минемчә, нормаль яңару булачак. Шул ук вакытта дәвамлылык саклануын да телим. Тәҗрибәле депутатлар кануннар язарга өйрәнде, алар сайлаучыларның мәнфәгатен федераль дәрәҗәдә якларга өйрәнде. Бу бик җитди эш. Минемчә, сайлау оешкан төстә узачак һәм без Татарстан Конституциясе нигезендә парламентның алтынчы чакырылышын булдырырбыз", диде Мөхәммәтшин.

Ә менә эре бизнес вәкилләренең праймеризда катнашмавы турында сорауга ул җавап бирмәде.

Фәрит Мөхәммәтшин үзе парламентта калырга җыена. Ул праймериз кысаларында узучы дебатларда да катнашты.

XS
SM
MD
LG