Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар штабы" конгресстан чыгарылган. Сәбәбе нәрсә: милекме, сәясәтме?


Рөстәм Ямалиев (у) "Татар штабы" утырышында, архив фотосы

Мәскәү татарларының төрле чараларын уздырып килгән "Татар штабы"ның Дөнья татар конгрессы кысаларындагы эшчәнлеге туктатылып тора. Штаб җитәкчесе бу хәл аларның эшчәнлегенә тәэсир итмәячәк дип белдерде.

Казандагы Милли шура җитәкчелеге Мәскәү шәһәрендәге "Татар штабы"ның Дөнья татар конгрессы халыкара берлеге кысаларындагы эшчәнлеген туктатып тору турында карар чыгарган. Конгрессның рәсми сәхифәсендә урнаштырылган кыска хәбәрдә язылганча, "Татар штабы"н конгресстан чыгару мәсьәләсе Милли шураның якын арада булачак утырышында каралачак.

Азатлык аңлатма бирүне сорап Дөнья татар конгрессы башкарма комитетына шалтыратты. Рәиснең беренче урынбасары Данис Шакиров Азатлык хәбәрчесе белән сөйләшергә теләмәде: "Безнең хәзер җыелыш, гафу итегез", дип телефонын куйды.

— Әсәдуллаев йортына дәгъва итеп, татар оешмаларының аерым җитәкчеләре эшчәнлеген дискредитацияләү

— Русия халыклары демократик конгрессы мәнфәгатьләрен алга сөрү

"БИЗНЕС Online" басмасы язуынча, "Татар штабы" җитәкчесе Рөстәм Ямалиевка Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров исеменнән рәсми хат җибәрелгән. Алеге хатта "конгресс исеменә "Татар штабы"ның Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенең башка иҗтимагый оешмаларына карата әдәпсез гамәлләре турында хәбәрләр килгән", диелә. Аерым алганда, "Әсәдуллаев йортына дәгъва итеп, татар оешмаларының аерым җитәкчеләре эшчәнлеген дискредитацияләү адымнары ясалган." Моннан тыш, хатта әйтелгәнчә, "Ямалиев Русия халыклары демократик конгрессы мәнфәгатьләрен алга сөргән", ә бу хәрәкәтнең "этно-милли гамәлләре" Татар конгрессы эшчәнлегенә капма-каршы килә икән. Мәгълүм булганча, "Татар штабы" Русия халыклары демократик конгрессы чараларын оештыруда катнашкан иде.

Шулардан чыгып, Милли шура җитәкчелеге "Татар штабы"ның Дөнья татар конгрессында әгъзалыгын туктатып торырга булган. Ел ахырында Штаб эшчәнлегенә "объектив бәя" биреләчәк.

Азатлык аңлатама сорап "Татар штабы" җитәкчесе Рөстәм Ямалиевка мөрәҗәгать итте. Рөстәм әфәнде Азатлыкка әйтүенчә, бу хәл аларны аптырашта калдырган. "Без әле эш сәфәрендә, шуңа төгәл бернәрсә дә белмибез. Соңрак тулырак аңлатма бирербез. Бу хәл безне бик аптыратты", диде ул.

Ямалиев сүзләренчә, алар инде 22 ел алып эшчәнлек бара һәм бары узган ел гына конгресска әгъза буларак кабул ителгән. Шуңа ул бу карар штабның эшчәнлегенә тәэсир итмәячәген әйтә.

"Мондый хәлләр безгә тагын да тырышырга этәргеч бирә. Татарлар арасында чыккан каршылыклар, әлбәттә, күңелсез. Әмма конгресста сәләтле кешеләр эшли, алар мәсьәләнең төбенә төшәрләр дип уйлыйм. Безнең мәсьәлә конгресста көз көнне каралачак", диде ул.

Ямалиев әйтүенчә, Мәскәүдәге Әсәдуллаев йорты эшенә аларның бернинди дә бәйләнеше юк. "Без ул эшкә кысылмыйбыз", диде ул.

Шалтай-Бабай Telegram каналы Ямалиев Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәрит Фарисов эшчәнлегенә канәгатьсезлек белдереп шикаять язган һәм Әсәдуллаев йортын тикшерүне сораган дип язган иде. Канал фикеренчә, Милли шура карары шуның белән бәйле.

Шушы вакыйлар Мәскәүдәге Әсәдуллаев йорты тирәсендәге ыгы-зыгы вакытына туры килде. Билгеле булганча, XX гасыр башында төзелгән Әсәдуллаев йорты 2009 елда Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Мәскәү татар җәмәгатьчелегенә куллану өчен кире кайтарылган иде. Күптән түгел Русия президенты идарәсенең Әсәдуллаев йортын Мәскәү татар милли-мәдәни мохтариятеннән алырга җыенуы мәгълүм булды. Хакимият 49 елга түләүсез арендага бирү килешүен юкка чыгармакчы дип белдерелде. Президент идарәсе килешү шартлары үтәлмәгән дип саный.

Мәскәү татар милли-мәдәни мохтарияте Әсәдуллаев йортын саклап калу өчен имза да җыя башлаган иде. Мохтарият вәкилләре йортны уйлап чыгарылган сәбәпләр белән тартып алмакчылар дип саный.

Сишәмбе билгеле булганча, Мәскәү арбитраж мәхкәмәсендә Әсәдуллаев йорты эшен карау 13 августка кичектерелгән. Мәскәүнең Татар милли-мәдәни мохтарияте һәм Русия президенты идарәсенең "Югары хакимият оешмалары биналарын эксплуатацияләү идарәсе" үзара килешү төзергә булган. Бу хакта "Бизнес-Онлайн" яза.

"Эшне туктатып торуыгызны сорыйм, үзара килешү мәсьәләсе карала", дигән адвокат Таһир Мәҗитов. Президент идарәсе вәкиле дә моны раславын белдереп, диалог башланды дигән. Нәтиҗәдә хөкемдар Кристина Хабароваэшне мәхкәмәдә карауны 13 августка кичектергән. Бу көнгә яклар килешүне әзерләп бетерергә тиеш.

Әсәдуллаев йорты

Әсәдуллаев йорты 1913 елда эшмәкәр Шәмси Әсәдуллаев акчасына хосусый мөселман мәктәбе буларак төзелә. Мәктәп белән бергә шул ук бинада татар басмаларын чыгаручы типография дә урнаша. 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң бина дәүләт кулына күчә. Шулай да 1941 елга кадәр биредә Нариманов исемендәге җиде еллык татар мәктәбе, балалар бакчасы, төрки китапханә, үзешчән театр эшли, татар мәдәни чаралары уза. Сугыш чорында хакимият аны тартып алып анда хәрби һоспиталь урнаштыра, ә сугыштан соң ул тышкы эшләр министрлыгына тапшырыла. Татар җәмәгатьчелегенең дистәләрчә елга сузылган мөрәҗәгатьләре нәтиҗәсендә 2003 елда Әсәдуллаев йорты түләүсез кулланып тору өчен Русия президенты идарәсеннән 49 елга Мәскәү татар милли-мәдәни мохтариятенә тапшырыла. Биредә төрле татар чаралары, очрашулар, кичәләр уздырыла.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG