Accessibility links

Кайнар хәбәр

7 март Мәскәүдәге Татар штабында ана теле һәм милләт язмышына багышланган чираттагы очрашу узды.

Мәскәүдәге Татар штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев шушы көннәрдә Чиләбегә барып, андагы татарлар белән очрашып кайтты. Шушы сәфәрдән соң ул Чиләбе татарлары үзләрен Казан, Уфа белән беррәттән куя, ә Мәскәү татарларын белмиләр дигән фикергә килгән. Ямалиев Мәскәү зыялыларын җыеп, нигә әле без читтәге татарлар белән тыгыз бәйләнештә тормыйбыз, дигән сорауга фикер алышу үткәрде. Анда язучы Ринат Мөхәммәдиев, Татарстанның элекке мәгариф министры Фарис Харисов, галим Назиф Мириханов, оешма яшьләре, Мәскәү бүлгеләренең милли-мәдәни мохтәрият әгъзалары катнашты, кунаклар да бар иде.

Татар штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев үзенең Чиләбе сәфәре, анда булган чараларда катнашуын сөйләде.

"Чиләбеләр, без сан белән өченче урында, дип әйтәләр. Алар башта Казанны, анныры Уфаны, соңыннан Чиләбене саныйлар. Ә мәскәүләр турында, мондагы эшәләр хакында алар хәбәрдар түгел. Безгә читтәге татарлар, яшьләр белән тыгызрак элемтәдә торырга кирәк дип уйлыйм. Чиләбедә "Татар кызы нинди булырга тиеш?" дигән сорау тикшерелде. Ул хакта нигә безнең дә фикерләрне белдермәскә", диде Ямалиев.

Рөстәм Ямалиев
Рөстәм Ямалиев

Ямалиев катнаш никахлар, татарның гореф-гадәтләрен тормышчан итеп яшәү турында да әйтеп узды.

"Бала туудан башлап кешене соңгы юлга озатканга кадәр безнең халыкның үз тәртибе, үз йоласы булган. Бүгенге көндә яшьләр аны белми. Шуңа күрә дә катнаш никахлар барлыкка килә. Без үзебезнең башка халык икәнлекне билгеләргә тиеш. Мондый сөйләшүләрне алга таба штабның түгәрәк өстәлләрендә уздырырыга планлаштырабыз. Әлбәттә, интернет та бар, ләкин күзгә-күз карап сөйләшкәндә ул икенче төрлерәк, үтемлерәк дип уйлыйм. Милләт турындагы төрле темаларга үткән дискуссияләргә Мәскәү югары уку йортларындагы студентларны ешрак һәм күпләп чакырырга кирәк", диде ул.

"Хәзер татар теленә кагылышлы очрашуларны элеккегә караганда өч тапкыр күбрәк оештырырга кирәк. Без чынлап та активлаштык. Чиләбедә дә шуны күреп кайттым: 800 татар тулган залда аяк өсте басып "Туган телне" җырладылар. Бу безгә үрнәк. Менә бүген бирегә килүчеләр татар телен, татарлыкны саклап калуда үз фикерләрен әйтсен", дип Ямалиев очрашуга килгәннәргә мөрәҗәгать итте.

Чыгыш ясаучылар күп булмаса да, фикерләре кызыклы иде. Шул ук вакытта фикер әйтү бер нәрсә, аны ничек тормышка ашырырга дигән сорау туа. Дистә еллар сөйләнеп килгән татар балалар бакчасы, татар мәктәпләре ачарга кирәк дигән сүзләр инде күптәннән сүз булып кына калган Мәскәүдә бүгенге көндә бу темага кабат сөйләшү ничектер хыял гына булып ишетелә. Чөнки күтәрелеш елларында Мәскәүдә ачылган этно-мәдәни юнәлешендә эшләгән балалар бакчалары да, мәктәп тә өстән күрсәтмә белән "этно-мәдәни" дигән исемне югалтты. Мәктәп, балалар бакчасына барып та карамаганнарның "ачарга кирәк, укытырга кирәк" дигән сүзләре буш сүз булып кына калды. Ә бу тема һәрвакыт калкып чыга. Соңгы вакытта яшьләр татар телендә түләүле, шәхси балалар бакчасы ачу турында да фикерләшәләр. Бу хакта проект институтында эшләүче Ринат Сабирҗанов сөйләде.

Без биологик массага әйләнә барабыз. Телне онытсак, халык булудан туктыйбыз

"Без Татарстанга карап яшибез. Ләкин анда татарча сөйләшмиләр. Депутатлар да сөйләшмиләр. Абруе булмагач татар телен нишләп яратсыннар. Без биологик массага әйләнә барабыз. Әгәр дә телне онытсак, без халык булудан туктыйбыз. Безнең телне тотып торган динебез булса, телебез булыр. Эшне балалардан, балалар бакчасы ачудан башларга кирәк. Документлар эшләргә без ярдәм итәчәкбез”, диде ул.

Ринат Мөхәммәдиев бу проблемнарны төптән белгән кеше буларак сөйләде, аның чыгышын кызызксынып тыңладылар.

Ринат Мөхәммәдиев чыгыш ясый, сулда - Фарис Харисов
Ринат Мөхәммәдиев чыгыш ясый, сулда - Фарис Харисов

"Бу туган тел проблемасы бик авыр сорау. Монда һәрбер кеше белән бәхәсләшеп утырырга мөмкин.1552 елда урысларның саны татарларның саны белән бертигез булган. Биш-алты миллион урыска биш-алты миллион татар булган. Ничә гасыр вакыт узган, татарлар һаман биш миллион, ә урыслар 140 миллион. Каян килгәннәр алар шул чаклы? Татар һәм урыс озак еллар дус яшәгәннәр. Татар халкына геноцид булмаган. Татар аналары баланы күбрәк тапкан. Тик кая киткән соң алар? Һәр буында татар халкы үзенең 30-40% халкын югалта килгән. Бу туган тел проблемы бүген генә, Дәүләт шурасы утырышыннан соң гына килеп чыккан проблем түгел, ул гасырларча бара. Чукындырулар, 20-30нчы еллар – болар барысы да сәясәт. Рәхмәт төшсен Аллаһы тәгаләгә, мин татар авылында тудым. Депутат та булдым, русча да өйрәндем, чит илләрдә дә китапларым чыга.

Татар хатыны урыска чыкса да, чуашка чыкса да татар баласы тудырмый

Нигә боларны әйтәм? Татар авылыннан наданнар гына чыга дип әйтәләр. Татар авылы ул татар теленең академиясе! Авылда мин укыганда бер авылдан өч класс бишенче класска килдек. Һәр класста утызар бала иде. Ә хәзер 7 класс калды мәктәптә, барлыгы 18 бала укый. 700 хуҗалык булган авыл иде заманында! Кайда гына барып чыксаң да авылларда шул хәл. Нижгарда да шул, авылларыбыз бетә. Халык шәһәргә күчсә, шул җирле телдә сөйләшергә өйрәнә. Татар хатыны урыска чыкса да, чуашка чыкса да татар баласы тудырмый. Гәрчә бөтен дөньяда милләт әнисе милләте белән билгеләнә.

Мин күптән түгел генә академик Гринберг белән очраштым. Заманында икътисад институтын җитәкләгән иде. Ул миңа: "Бездә яһүдләрдә милләт ана милләте белән билгеләнә", ди. Мин әйтәм, "Руслан Семенович, бездә, яһүдләрдә дисез, ә бит сезнең әниегез татар, Әминә апа" дим. Әйе, ди, үзе көлә. Менә шуннан чыгып әйтәм, татар башка милләткә өйләнсә дә, кияүгә чыкса да, татар балалары тумый. Без барыбыз да Мәскәүне гаепләргә өйрәнгәнбез. Татарстанда да шулай. Система гәепле диләр. Халык сайлап куйган парламент бер авыз сүз әйтмичә тавыш-тынсыз гына туган телне алып ташлады. Ул парламент белән бу мәсьәләне хәл итеп булмый. Безнең үзебездән тора.

Татарлар җыелышкан җирдә, гаиләдә, балалар белән нигә соң без русча сөйләшәбез?

Менә бөтен дөньядан татар конгрессына җыелдылар. Америка, Төркия, Финляндия, Австралия татарлары татарча сөйләшә. Мәскәүдән, Казаннан, Уфадан килгәннәр урысча сөйләшә. Президиумда да урысча сөйләшәләр. Чыгыш ясаучыларның 80% урысча сөйли. Әйе, без Русия ватандашы, русча сөйләшәбез. Ләкин татарлар җыелышкан җирдә, гаиләдә, балалар белән нигә соң без русча сөйләшәбез? Милли шура җитәкчесе Мәскәүгә килде, анда да русча сөйләштеләр. Әнә Русия буйлап милли автономия җитәкчеләренең сөйләшкәннәрен тыңлагыз – алар да русча сөйләшә. Йөздән уны-унбише генә үз фикерен татарча әйтә белә.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Милли-мәдәни мохтарият оешканнан бирле үз милләте мохитендә, милли мәдәниятендә тәрбияләнгән, аны аңлый, бәяли белгән, татарчаны мөкәммәл белгән кешенең җитәкче булып утырганы юк. Рәсим Акчуринны да хөрмәт итәм, Фәрит Фарисовның да кем икәнлеген беләм. Алар бу мәдәният белән үсмәгән. Җаннарында булырга да мөмкин. Менә Рәшит Үтәшев дигән очучы белән очраштым бүген монда. Мин татарча белмим ди. Ә татарча сөйләшүне ишеткәч, үз-үзенә шаккатып: "Мин бит барысын да аңлыйм икән!" дип утыра.

Яшьләрне гәепләргә ярамый. Җәмгыять, мохит, БДИ дип, шундый йөз сәбәп табарга була. Милли горрулык хисе гаиләдән башланырга тиеш. Әгәр дә гаиләдә милли хис, милли горурлык тәрбияләнмәсә, без милләтсез калырга мөмкин. Татарин дигән сүзе калыр, фамилияләре дә булыр. Ләкин ул татар булырмы? Барыбыз да Державиннар, Тургеневлар, Тимирязевлар булырбызмы? Үзебезнең милләт турында уйларга онытачакбыз.

Татарлар бервакытта да гарәп принциплары белән яшәмәгән. Бездә үзебезнең дин

Бездә еш кына безнең телебез дин белән туган, телебезне дин белән генә сакларга була дип әйтәләр. Әле бүген дә ул фикерне ишеттек. Кызганычка каршы бу фикер еш яңгырый. Бездә үзебезнең дин. Татарлар бервакытта да гарәп принциплары белән яшәгән халык түгел! Октябрь инкыйлабына кадәр дә шулай булган. Татарның үз киеме булган. Бары тик үзенеке генә. Ә хәзер нәрсә? Казанда мәчет тирәсенә барсаң, ак киемнәр белән гарәп хатыннары, гарәп ирләре җыелып киләләр. Ак чалма, ак хиҗапларга төренгәннәр. Татар халкы беркайчан да алай яшәмәгән. Безнең ана телебезне дин тудырмаган. Дин барлыкка килгәнче ук булган безнең телебез. Татар теле төрки телебезнең асылы. Төрекләр дә аны яхшы аңлый.

Әле республикалар төзелгән вакытта хәтта мари, чуашлар да татар белән бергә, бер республикада яшәү теләкләрен белдергәннәр. Татарның абруе югары булган. Менә хәзер Башкортстан татарлары мондый очрашуларга килми дип зарланасыз. Нишләп килсеннәр алар? Аларның паспортларына башкорт дип язылган, аларны күзәтеп кенә торалар. Казаннан Уфага кайсы юл белән генә барсаң да татар авыллары ята. Уфаның теге ягында да шулай. Нигездә без бер халык. Тел бер, мәдәният бер. Тел белән мәдәният уртак булгач милләтне нәрсә билгели? Милләтне тел билгели.

Без телне, милләтне милли хисебезнең сәламәтлеге белән генә саклап кала алабыз

Проблемнар бик күп. Монда сөйләшеп кенә аны хәл итеп бетереп булмый. Бөтен әйбер анадан һәм гаиләдән башлана. Бүгенге көндә татар балалар бакчаларын Мәскәүдә дә, Казанда да төзеп булмый. Бүгенге көндә мәктәпләрнең хәле авырая бара. Мәскәүдән тикшерү килеп теләсә кемне утырта ала. Милли принципта балаларны капма-каршы куясыз дип тә әйтергә мөмкиннәр. Бер уйлаганда, дөрес әйтәләр. Икенче уйлаганда, безнең тамырыбызга балта чабалар. Без телне, милләтне милли хисебезнең сәламәтлеге белән генә саклап кала алабыз.

Мәскәүдә татар яшьләрен, зыялыларын җыеп даими эшләүче башка оешма юк. Ә менә Мәскәүнең Татар штабы зур эш алып бара. Милли кием, милли аш, милли җырлар, туган тел яңгыраган бер урын - ул да булса штаб. Әле генә "Туган телне" барыбыз бергә җырладык. Ул милли хисне күтәрә торган, яшәтә торган штаб. Хәер, ул штаб дигән сүз минем үземә бик ошамаса да, эшләре әйбәт, бу чын татарча эшли торган штаб" диде Мөхәммәдиев.

Назиф Мириханов чыгыш ясый
Назиф Мириханов чыгыш ясый

Очрашуга Татарстанның элекке мәгариф министры Фарис Харисов та килгән иде. Ул 13 елга якын Мәскәүдә яши. Милли тормышта кайный. Татар штабына беренче тапкыр чакырылган иде. Чыгышы белән Башкортстаннан, татар мәктәбендә укыган, институтта да шул юлны дәвам итеп, татар телендә белем алган Фарис әфәнде Казанда эшләгән 80-90нчы еллардагы татар халкының активлыгы, милли мәгариф турында сөйләде. Хәзер татар теленең әкрен генә юкка чыга бару мисалларын китерде.

"Русия мәгариф министры Фурсенко катнашында Шәймиев тарафыннан үткәрелгән зур киңәшмәдән соң, татар теленең үсеше турында ныклап уйланырга мөмкинлек бар иде, ләкин ул мөмкинлекләр куланылмады. Шул сөйләшүдән соң канунлаштыру кирәк иде ул нәтиҗәләрне. Ә инде 2009 елда 309нчы канун кабул ителгәннән соң тел үсеше түгел, артка китү башланды. Бүгенге көндә Дәүләт думасында һәр милли республиканың депутаты утыра. Нигә аларга барысына бер булып милли телләр турында яңа канун кабул итмәскә?

Бүгенге көндә ниндидер шомлы тынлык Татарстада. Беркем бернәрсә белми, бернәрсә әйтми

Мин Татарстанда эшләгәндә без ел саен 6-7 төбәккә чыга идек. Татар теле укытучылары белән, министрлар белән очраша идек. Бу төбәкләрдә татар мәктәпләре ачкан вакытта нык ярдәм итәләр иде. Ә хәзер ул хәл юк. Чөнки битарафлык көчле. Бүгенге көндә ниндидер шомлы тынлык Татарстада. Беркем бернәрсә белми, бернәрсә әйтми. Хәрәкәт юк. Конгресс та бар, милли оешмалар да бар. Бәлки сайлаудан соң берәр нәрсә ачыкланыр. Бәлки җитәкчеләр белә торганнардыр. Сораулар күп. Бәлки үзгәрешләр кертергә җыеналардыр. Анысы безгә мәгълүм түгел. Без үзебезнең чорда яшьләрне тәрбияли алдык. Гимназияләр ачтык. Шушы яшьләр бүгенге көндә зур эшләр башкарырга тиеш. Казанда бер генә татар мәктәбе - интернат бар иде. Шул вакытта бик күп мәктәпләр ачылды. Татарча-русча гимназияләр барлыкка килде. Бүген авыр диләр. Ул вакытларда да җиңел булмады. Без өйдән өйгә кереп йөреп җыйдык балаларны. Бишенче гимназия фәнни-методик үзәк булды. Гаилә әйбәт нәрсә, ләкин дәүләт милли телләрне саклау өчен финанс бүлеп бирергә тиеш. Аерым програм булырга тиеш бөтен Русия күләмендә. Башка милләтләр белән берләшергә кирәк. Бер татар гына түгел бит Русиядә. Күрше өлкәләрдәге министрлыклар арасында элемтә булырга тиеш.

2012 елда мәгариф турында канун кабул ителде. Биш елга якын тикшерүләр барды. Хәзер инде эш узган. Ул вакытта катнашырга кирәк иде. Ул вакытта ваемсыз калдылар. Төбәкләрдән сайланган дума депутатларыннан тел турында яңа канун турында инициатива булырга тиеш. Милләтләр берләшеп эшләргә тиеш. Мәскәүдәге олы кешеләргә җирле депутатлар аңлатырга тиеш проблеманы. Кануннарга үзгәреш кертү буенча ныклап эшләргә кирәк" диде Фарис Харисов.

Рәшит Сяпуков
Рәшит Сяпуков

Очрашуда шулай ук Люблино милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Рәшит Сяпуков, галим Назиф Мириханов та чыгыш ясады. Түбән Новгород якларында туып үскән Рәшид әфәнде мәктәптә укыган вакытта үзенең татар-монголга бәйле булганлыгын белгәннән соң, ул хәбәрне бик авыр кичергәнен әйтте. Ул үзенең бүлгесендә Сабантуе уздыру авырлыклары турында сөйләде.

Назиф Мириханов үзенең чыгышын болай дип тәмамлады: "Мин халкым белән горурланам. Нинди генә хәлләр булмасын, сәяси мәсьәләләр ничек кенә кискенләшмәсен, халкыбыз батырлары калкып чыга. Татар автономиясендә кризис барганын барыбыз да беләбез. Менә бетәбез, инде таралышабыз дип елап йөргән вакытта штаб күтәрелеп китте. Әлбәттә, аның нигезе күптән салынган булган. Ныклы эшчәнлеге соңгы өч елда күренә башлады. Татарның җыелып, фикер алыша торган, мәсьәләләрне уртага салып сөйләшә торган урынга әйләнеп китте ул. Башта сүз булган диләр. Сүз башланды. Эшләргә дә күп калмаган дип уйлыйм", диде Назиф Мириханов.

Штабның хуҗасы Рөстәм Ямалиев "Штаб – нәрсә ул?" дигән сорауга, "Штаб – ул битараф булмаганнар җыела торган урын", диде. Соңгы елларда без активлаштык. Безгә ике меңнән артык кеше йөри. Алга таба без аны өч меңгә җиткерергә уйлыйбыз . Максат – татар студентларын, татар яшьләрен эшкә урнаштыру. Ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итү. Без хәзер туган тел юнәлешендә тагы да ныграк эшли башладык. Һәрбер чара туган тел күзлегеннән чыгып эшләнә. Минемчә, биредә зыялы яшьләр берләшә, аралаша. Мин алга таба алардан президентлар, министрлар чыгар дип уйлыйм. Һәм алар киләчәктә безнең туган телебез үсешендә үзләренең өлешләрен кертерлек белгечләр булыр дип ышанам" диде Рөстәм Ямалиев.

Күмәк фото
Күмәк фото

Мәскәүдәге бу очрашу да күмәкләп "Туган телне" башкару белән тәмамланды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG