Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәбрис Яруллин: "Бюджет акчасын кулланалар икән, канунны да үтәсеннәр!"


Тәбрис Яруллин
Тәбрис Яруллин

"Мин татарча сөйләшәм!" чарасы быел ундүртенче тапкыр уза. Яшьләр хәрәкәте татар теле мәсьәләсен актуальләштерү мөһим, татар теле мәктәпләрдән кысрыклап чыгарылганда иҗтимагый хәрәкәт активлашырга тиеш дип саный.

Апрель урталарында инде татар теле, Габдулла Тукай белән бәйле чаралар арта. Башта шагыйрьнең вафат булган көнне аның кабере янында дога кылу, аны искә алу булса, 26 апрель аның туган көнендә зурлап шигырь бәйрәме уза, "Мин татарча сөйләшәм!" чарасы оештырыла. Халык телендә бу Татар теле көне дип йөртелә. Бу көн алдыннан без Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин белән сөйләштек.

— Тәбрис, ел саен "Мин татарча сөйләшәм!" чарасына яңалык кертелә. Быел нәрсә белән аерылачак ул?

— Акциядә һәрдаим дәвам итә торган икетеллелек мониторингы, “Татар-дозор” уены, концерт бар, әмма яңасы да бар. Быелгы зур эшнең берсе – мәктәпләр арасында бәйге. Бәйгенең максаты – “Википедия” энциклопедиясенә мәкаләләр язу. 150 мәктәп катнашты. Бу– глобаль тема. Дөньякүләм интернет проектында балалар катнашып, татарча мәкаләләр яза. Татар теле белән бәйләү дөрес тә, чөнки акциянең рухына да туры килә. Бу балаларга да файдалы, чөнки укучы тикшерә, эзләнә, өйрәнә. Икенчедән, “Википедия”дә мәкаләләр саны арта, ә ул анда кертелеп кала икән, мәңгелек. Балалар тарафыннан 500 мәкалә язылды. Әле ирекле авторлар да бар, алар 119 мәкалә язды. Темасы татар һәйкәлләре дип аталды, монда архитектура, табигый һәйкәлләр дә керә, биналар... Татар брендлары, шәхесләре турында язылды, Казан шәһәре тарихы турында, күп чыганакларга нигезләнеп, текст урнаштырылды. Сүз уңаеннан, Греция, Испаниядә “Википедия”гә мәкаләләр язу укытучыларның квалификациясенә дә йогынты ясый икән. Без дә мондый схема нигезендә чит илләр белән бер рәткә бастык булып чыга. Бәйге булгач, бүләкләрсез булмый. Ирекле авторларның өч яхшы мәкаләсен сайлап алып, һәркайсысына 20 мең сум биреләчәк. Мәктәпләргә исә акчалата сертификатлар биреләчәк, үзләренә кирәкле техника алырлар.

Моннан тыш музыкаль бәйге игълан ителеп, 35 яңа башкаручы барлыкка килде, алар – яңа форматта ирекле иҗат итүчеләр. Моңа кадәр кешеләр җыелган юк иде. Чаллыда бер мәктәптә татарча рок стилендә уйнаучы төркем бар икән! Җырчылар арасында җиңүчеләргә альбом яздыру бүләге булачак.

— Икетеллелек темасы ничек бара? Быел Татарстан вице-премьеры, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та Дәүләт телләре канунының үтәлеше турында саллы чыгыш ясады, борчылуын күрсәтте. Икетеллелек мәсьәләсен моңа кадәр активистлар күтәрде, хәзер бу эш түрәләргә күчтеме?

Түрәләрне дә контрольдә тотарга кирәк, без кайда эшләп җиткерелмәвен тиз күрәбез

— Күчте, килешәм. Әмма бу эш тартып алынды дигән әйбер юк. Җәмәгатьчелек тарафыннан берничә ел бу эш дәвам итте, һәрвакыт хакимиятнең бу темага игътибарын җәлеп итәргә тырышты. Бездә инде икетеллелекне ничек тикшерергә, нәрсәгә игътибар итәргә, нишләргә механизмнары барланды – түрәләр шуңа нигезләнеп эшли. Без министрлыкларның сайтларында татарча мәгълүмат бармы, карарлар, актлар, фәрманнар татарча языламы, элмә такталары нинди телдә, халыкка ничек хезмәт күрсәтелә, урам исемнәре, юл күрсәткечләре ничек язылган – барысын да исәпкә алынып, бәяләү системы булдырылды. Татар конгрессы кешеләренә, Васил Шәйхразиевка болар аңлатылды. Хәзер исә үзләре мониторинг ясый. Әмма активистлар бу эштән баш тартмады, әле түрәләрне дә контрольдә тотарга кирәк, без кайда эшләп җиткерелмәвен тиз күрәбез һәм мәсьәләне хәл итү юлларын да тәкъдим итә алабыз. Шуңа бу эш дәвам итә.

— Ә бу, гадәттәгечә, күз буяуга калмасмы?

Кайсыбер министрлыклар гомумән татарча язмый иде, хәзер мәкаләләр тәрҗемә ителә

— Ә ничек алдарга мөмкин? Хаталы яки бөтенләй татар телендә ясалмаган фотога фотошоп ярдәмендә берсе дә Казанга хисап җибәрмәс дип уйлыйм. Ул бит районнардан килгән хисаплар белән чикләнми, районнар буйлап йөрүче волонтерлар да бар. Сайтлар белән мәсьәлә азмы-күпме хәл ителде, кайсыбер министрлыклар гомумән татарча язмый иде, хәзер мәкаләләр тәрҗемә ителә. Яңа урыннарда юл күрсәтелкәчләр куела икән, ике телдә языла. Яңарак кына Ижауга бардым. Агрыз белән беррәттән Әгерҗе дип язылган күрсәткеч урнаштырылган, ягъни эш бара. Ай саен 2-3 районда урам күрсәткечләре, спорт, мәдәният сарайлары, дәүләт оешмалары, стадионнар, китапханәләр, мәктәпләрнең элмә такталары, елга исемнәре, авыл капкалары, юл күрсәткечләре нинди телдә язылуы, хаталарның төзәтелүе тикшерелеп мониторинг уздырыла, хисап ясалуын хөкүмәт контрольдә тота. Бу системалы рәвештә бара. Барлык эшләр, кисәтүләр протоколга беркетелә.

— Казанда татар дәүләт теленә карата карашны беләбез, шәһәр үзәгендә урыс һәм инглиз телле элмә такталар күпчелекне тәшкил итә. Бу – авырткан сөялләрнең берсе. Ә районнарда икетеллелек мәсьәләсендә нинди гомум җитешсезлекләрне атап була?

Республика акчасына төзелгән корылмаларда республиканың дәүләт теленә урын калдырмау – Конституциягә төкереп карау

— Казандагы хәлләр авыл җирендә дә бар. Чеп-чи татар район үзәкләрендә дә урам исемнәре бер телдә генә языла, зур итеп “Дом культуры” яки “Поликлиника”, “Налоговая инспекция” дип язылырга мөмкин. Аерып менә бу районга “Афәрин!” дип әйтерлек түгел. Яңа бина төзелә, аңа акча бирелә, әле ул күбесендә типик проект белән төзелә, ә татар телендә мәгълүмат юк. Безгә барысы да эш вакытлары, ял көннәре турында ишек төбендә кеше күрмәслек итеп кенә язылган элмә такталар белән акланалар. Ә өстенә карасаң, “Дом культуры” дип зур итеп язылган була. Ә “Мәдәният йорты” дигән атама кайда? Ник икесенә дә урын табылмаган? Мәктәпләр, балалар бакчасы, хәрби комиссариятлар белән дә шул ук хәл. Спорт сарайларына әле азмы-күпме татар атамаларын табалар, әмма ул очракта да, мәсәлән, “Дворец спорта “Батыр” дип язып куярга мөмкиннәр. Бинаның өстенә бер телдәге язуга гына акча биреләме әллә? Юктыр дип уйлыйм. Республика акчасына төзелгән корылмаларда республиканың дәүләт теленә урын калдырмау – Конституциягә төкереп карау дип бәялим. Фасад мөһим, бу шәһәр, район үзәгенең тышкы кыяфәтенә керә. Урысча язалар икән, шәһәр, авыл бер теллегә әйләнә. Хөкүмәт бу мәсьәләне аңлады. Һәрбер шәһәрдә тирә-якны тәртипкә китерү, төзекләндерү кагыйдәләре бар. Шунда бөтен элмә такталарга төзәтмәләр кертү таләбе куелды. Шуның нигезендә “Магазин” янына “Кибет” сүзе булырга тиеш. Бюджет акчасына канун бозылмаска тиеш.

— Болай да проблемнар күп, элмә такталарны гына тикшереп йөрисе калдымы дип әйтүчеләр бармы?

— Ә алар бит дәүләт оешмалары. Алар да канунны боза икән, без хосусый оешмалардан нәрсә таләп итә алабыз? Бу өлкәдә кайчан да булса тәртип урнашырга тиеш бит. Һәр район хакимиятендә Татарстанның “Дәүләт телләре турында” канунын гамәлгә ашыру өчен җаваплы кеше бар. Бу кайдадыр район башлыгы үзе яки аның урынбасары. Ай саен алар хөкүмәткә башкарылган эшләре турында хисап тота. Ни өчен бер телдә генә язылу сәбәпләре, кайчан, ничек төзәтүе турында әйтелә. Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм башка шәһәрләргә бу мәсьәләдә аерым игътибар бирелә, алар да хисап бирәчәк дип беләм. Кешеләр дә авылда, шәһәрдә яшибез дип карамасыннар иде, татарбыз икән, телебезгә дә мәхәббәт уятыйк, кирәк икән, ихтирамны таләп итик. Бер телдә язылган элмә такталар, урам исемнәре күрәләр икән, аны төзәттерү юлын карасыннар иде.

— Ә быел “Мин татарча сөйләшәм!” чарасында “Тяжело с татарским” премиясе биреләчәкме?

— Ул калырга тиеш, чөнки бу оешмаларны тонуста тотар өчен кирәк. Бу – көчле инструмент. Халык та аны ярата. Дәүләт үзенә эшли, җәмәгатьчелек үзенә. Дөньяда тел активизмы дигән күренеш бар, Татарстанда бу яшәргә тиеш. Бер тел өстенлек алган вазгыятьтә үз телеңне яшәтергә тырышуда төрле кораллар куллана. Бу премия дә шул коралларның берсе. Бу премиягә быел да берничә кандидат бар. Аның исеме гадәттә 26 апрельдә игълан ителә.

Быел безнең тарафтан мониторинг уздырылмый, чөнки безнең көчебез җитми. Сүз уңаеннан, урта, югары уку йортлары читтә кала. Аларның күбесе федераль үзәккә карый, алар татар дәүләт теленә гомумән битараф. Үзләрен Татарстанда түгел кебек хис итә, телгә битараф булмаучылар аларга игътибар итсә иде.

— Быел сезнең тарафтан “Сәлам, Габдулла!” исемле флешмоб та уздырылачак. Бу – яңа чара. Аның мантыйгы нидә? Ничә кеше килүен көтәсез?

Кешеләр килсен иде, без күп, без үз телебезгә битараф түгел дигәнне күрсеннәр иде

— Яңалык кертү һәрвакыт авыр, әмма ул кирәк. Әгәр 10 ел дәвамында “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе бер концерттан гына торса, актуальлеге югалыр, кешеләр арыр, аеруча яшьләр кызыгын тапмас иде. Шуңа күрә без аларны заманча проектлар, чаралар белән кызыктырабыз. Яшьләргә хәрәкәт, яңалык кирәк. Яңа формат кирәк һәм ул һичшиксез татар темасына бәйле булуы мөһим. Бусы – бер максат. Икенчесе – Тукайга, аның шигъриятенә игътибарны арттыру. Тукай һәйкәле янында шигырьләрен укып кына яшьләрне җәлеп итеп булмый. Шуңа да анда күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр җыела. Тукайның үзенә туры килгән, халыкчан формат кирәк дип уйлаштык. Казанга татар темасы белән кызыксынган кешеләр килә. Ирек мәйданындагы Тукай һәйкәленнән алып Тукай бакчасындагы һәйкәленә кадәр тезелешеп басканда кешеләр таныша, үзе белән таныштыра. Бер һәйкәлдән икенчесенә кадәр җитәр өчен меңгә якын кеше кирәк. Кешеләр килсен иде, без күп, без үз телебезгә битараф түгел дигәнне күрсеннәр иде. Монда яшьләр дә, өлкәннәр дә катнаша ала.

— “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең бер үзенчәлеге – Бауманда яңа форматат иҗат итүчеләрнең концерты. Еш кына ни өчен биредә популяр эстрада җырчылары катнашмый, кешеләр дә күбрәк килер иде, игътибар да артыр иде дигән тәнкыйть ишетелә. Мәсәлән, Элвин Грей, Фирдүс Тямаев килеп җырлый аламы? Юк икән, ни өчен?

Яшьләрнең төрле юнәлештә иҗат итүен телибез, үсәргә ярдәм итәбез

— Ул кадәр тәнкыйть юк чынында. Минемчә, татар эстрадасы үз дөньясында бик яхшы яши. Алар 800гә якын җырчы, аудиториясе киң, алар үз-үзен яшәтә, бу – уңышлы бизнес проект. Татар эстрадасы күренеш буларак минем өчен кызык, аны хөрмәт итәм, әмма үзем аларның фанаты түгел, тыңламыйм. “Мин татарча сөйләшәм!” акциясендә алар катнашмаса, алар өчен бернинди дә югалту юк. Икенче яктан безгә аларны чакыру кирәкме? Әгәр эстрада җырчылары яңа экспериментларга ачык икән, безгә кызык. Элвин Грей “минус”ка җырлый, рояльгә, татар, башкорт халык уен коралларына кушылып җырласа, бу инде икенче. Ә аларның популярлыгын эшкә җигеп, акциягә кеше җыям дип эш итү дөрес түгел. Без форматка сыймаган җырчыларга мәйдан бирәбез, яшьләрнең төрле юнәлештә иҗат итүен телибез, үсәргә ярдәм итәбез. Алар тагын кайда чыгыш ясасын соң? “Татар җыры”на, “Татар моңы”на мәңге чакырмаячаклар. Татарча фән белән җенләлеп йорүчеләр бар, алар да көчкә яши. Безгә әнә шундый татар телендә эшләүче кешеләр, кечкенә берләшмәләр кызык. Бу акция телгә бәйле беренче чиратта.

— Быел Чаллыда да акция була, андагы яшьләр ниндидер яңа хәрәкәткә әзер дип әйтергә нигез бармы?

— Алдан әйтергә дә куркам, чынында. Бөтендөнья татар яшьләре форумының Чаллы бүлеге барлыкка килде, алар безнең форматны алып эшли башлады. Мәсәлән, даими “Тарихи бранч” кебек проектны оештыралар, Чаллы шәһәр, тарихына, шәхеслеренә бәйле утырышларга күпләп кеше җыела. “Татар дозор” оештырылды, 15 татар мәктәбе катнашты, ә 27 апрель “Мин татарча сөйләшәм!” булачак. Ике ел тәнәфес булды, Чаллы яшьләре эшләргә өлгерде, аларның үзләренә дә кызык. Чаллыда көчле шәһәр берләшмәсе булмавына борчыла идем, чөнки алар бик милли җанлылык, татар теллелек белән дә аерылып торалар иде. Эшләргә мәйдан зур, Чаллы да көчәеп китүченә ышанам.

— Синең өчен акциянең мөһимлеге нидә?

Иҗтимагый хәрәкәт тарафыннан җавап булырга тиеш бит инде телнең кимүенә

— Татар телен актуальләштерү. Элеккеге вакытта мәктәпләрдә акция уза иде, кичерсеннәр мине, әмма миңа ошамый иде ул, бер калып белән бара да бара иде ул. Скептик караш бар, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы уку йортларына нигезләмә җибәрә, шул кысылардан чыгарга куркып эшләнә. Рух юк иде. Хәзер исә карашым үзгәрде. Татар теле мәктәпләрдә тулысынча кысрыкланып чыгарылмаса да, үз позициясен югалтты. Мәктәптә дәресләрнең кимүе әнә шул мәдәни, тарихи проектлар, иҗтимагый акцияләр белән компенасацияләнә. “Балалар җенләнеп” алырга тиеш. Берләшмәләргә, милли хәрәкәткә мәктәпләргә үтеп керү авыр, татар теле дисәң, шикләнәләр. Ә “Мин татарча сөйләшәм!”нең инде тарихы бар, ул барысына да билгеле. Бу бик мөһим, иҗтимагый хәрәкәт тарафыннан җавап булырга тиеш бит инде телнең кимүенә.

Тагын бер мөһим ягы бар. Бу акция милли хәрәкәткә ел саен яңа кешеләрне китерә. Ике ел элек безгә кушылган кешеләр үзләре барысын да оештыра башлады. Кимендә алар татар теленә карата игътибарын арттыра, татар мохитендә тәрбияләнә.

XS
SM
MD
LG