Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәйхразиев: "Телләр кануны үтәлмәүгә йөрәк әрни"


Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

Татарстанда дәүләт телләре турында канун булса да, ул гамәлдә аксый. Аеруча Казан һәм башка зур шәһәрләрдә бу ачык күренә. Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстанның министрлар кабинетында узган очрашуда канун бар икән, ул үтәлергә тиеш дип чыгыш ясады.

Татарстанның дәүләт телләре турындагы канунның үтәлешен тәэмин итү өчен хөкүмәттә аерым шура булдырылган иде. Аны вакытында элекке премьер-министр Илдар Халиков җитәкләде. Әмма җыелыштан җыелышка йөреп вакыт уза торды, татар дәүләт теле торышына битараф булмаганнарның ачынып "Халык контроле" хезмәтенә хатлар язганын тикшереп, ничә элмә такта тәрҗемә ителгәне хакында Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты белгечләренең хисап ясавыннан ары кителмәде. Ике ел элек бу шурада рәислек мирас буларак Алексей Песошинга күчте. Бүген дә республиканың дәүләт теле булган татар телендә язарга онытылган элмә такталар, ике телдә хезмәт күрсәтү проблемы, яңа ачылган парк һәм скверларда татар теленә урын табылмавы турында сүз бара. Бу чынында озын сакаллы проблем булып чыкты.

Җәмәгатьчелек контроле бар, алар һәр ел татар дәүләт теленә төкереп караучыларны да, икетеллелек канунын үтәүчеләрне дә барлый, дәүләт һәм мунициапаль оешмалар эшчәнлегенә мониторинг ясый. Бу "Мин татарча сөйләшәм" чарасы кысаларында уза. Әмма дәүләт оешмалары, халык салымына яшәүче түрәләр канунның үтәлергә тиешлеген аңламаса, эшнең алга китмәячәге билгеле. Гадәттәгечә югарыда йодрык белән өстәлгә суккач кына бераз селкенә башлыйлар. Дөресен әйтергә кирәк, азмы-күпме бу эшне системга салырга тырышу бар. Милли шура рәисе, Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев бу мәсьәлә белән былтыр кызыксына башлады һәм һәр муниципаль берәмлектә республиканың ике теллелек кануны үтәлеше өчен җаваплы махсус кешеләр билгеләнде. Кайдадыр ул район башлыгы үзе, кайдадыр аның урынбасары. 2018 ел дәвамында, төрле кысаларга нигезләнеп, ике дәүләт теленә карата районнарның мөнәсәбәте тикшерелгән. Бу хакта 14 мартта Татарстан хөкүмәтендә узган утырышта Шәйхразиев чыгыш ясады.

Васил Шәйхразиев
Васил Шәйхразиев

"Муниципаль берәмлекләргә ике теллелек нигезендә таләпләр, нинди нормативлар булуы җентекләп аңлатылды. Мәсәлән, бина бар икән, аның тышындагы язулар ике телдә ясалырга тиеш. Бу реклам мәгълүматларына да кагыла. Без ай саен хисап туплыйбыз, һәр район җавап бирә. Моннан тыш безнең яшьләр форумы кызлары-егетләре бүленеп районнарга йөри, тикшерә, фотога төшерә. Хаталарны төзәттек дигән хисапны туплап барабыз. Нишлибез, әлегәчә "кул белән идарә итү".

Районнардагы элмә такталарга килгәндә, ике телдә мәгълүмат бирү 80 процентка башкарылган. Әмма ике теллелек моның белән генә чикләнми. Халыкта сораулар күп, мәсәлән, шугалакка, паркларга барабыз, ник ике теллелек турында канун музыкаль бизәлешкә дә кагылмый? Бу – муниципалитет эше. Канун тулы көчкә эшләсен иде.

33 муниципаль берәмлектә ике теллелек мәсьәләсендә яхшы динамика күзәтелә, әмма Әлки, Әгерҗе, Әтнә, Буа, Зәй, Питрәч, Теләче, Чирмешән кебек 12 районда бу эш аксый. Хезмәткәрләр юк, финанс юк, җитми диләр, әмма республика кануны үтәлеше мәсьәләсендә мондый акланулар урынлы түгел.

Юллар мәсьәләсенә килгәндә, республика буйлап 5122 юл күрсәткече урнаштырылган, шуларның 4177е ике телдә эленгән, бу 82 процентны тәшкил итә. Алабугада ике телдәге юл күрсәткечләре 12 процент, Лениногорскида 0, Спасста 9 процент тәшкил итә. 100 процентка үтәлеш кирәк. Аңлашыла, федераль, муниципаль юллар бар, әмма үзебезнекенә караганны эшлисе бит. Транспорт инфраструктурасы да бар, автовокзаллар, тимер юл вокзаллары бар, монда проблемнар җитәрлек. Республикада Горький, Куйбышев тимер юлларының 24 вокзалы урнашкан, бары өчесендә генә татар телендә навигация тәкъдим ителгән. Татарстанның транспорт, юл төзелеше министрлыгы тарафыннан моны контрольгә алып, тулысынча хәл итәсе иде", дип чыгыш ясады Шәйхразиев.

Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

Дөнья татар конгрессы сәүдә өлкәсен дә тикшергән булып чыкты. Шәйхразиев китергән мәгълүматларга караганда, республика буйлап ике телдә хезмәт күрсәтү 94 процент тәшкил итә, мәгълүмат бирү исә (монда элмә такталар да, кулланучылар почмагы да, навигация дә керә) 73 процент тәшкил итә. Бу өлкә ничек тикшерелгән - аңлашылмый. Сүз уңаеннан, моңа Татарстан хөкүмәте башлыгы Әсгать Сәфәров та шикләнеп кабул итте. Бауман урамыннан узу да җитә, татарча элмә такта "Чәй йорты" белән Татарстан китап нәшриятының "Китаплар" дигән язуы белән генә чикләнә. Ике телдә хезмәт күрсәтүдә мондый оптимистик саннар белән куанырга урын юк.

Васил әфәнде республикада тауар җитештерүчеләрне шелтәләде. "Тауар җитешетерүгә килгәндә, канун нигезендә каплар, этикеткаларга татар телендә язу җитештерүчеләр карамагына калдырылган. Әмма бу мәсьәләнең дә хәл ителүе кирәк. ТАССРның 100 еллыгын исәптә тотып, Татарстанда яшәгәнне, бездә ике дәүләт теле барлыгын, ике телле кулланучылар бар икәнен истә тотып, республиканың авыл хуҗалыгы, сәүдә һәм сәнәгать министрлыклары бу мәсьәләдә җитештерүчеләр белән тыгызрак элемтәләр булдырып эшләргә тәкъдим ителә.

Бюджет акчасына ике теллек канунны бозуга йөрәк әрни. Бу мәгариф, сәүдә, медицина, авыл хуҗалыгы, транспорт, спорт, мәдәният өлкәләренә дә кагыла. Хастаханә, мәдәният, спорт корылмалары республика акчасына төзелә бит, әмма элмә такталары, фасадтагы зур язуларда татар теле онытыла. Нинди акчага хаталарны төзәтәбез, элмә такталардагы язуларда башта татарчамы, урысчамы - болары да хәл ителергә тиеш", диде ул.

Моннан тыш та утырышта башка саннар да яңгырады, ике теллелек кануны муниципаль берәмлекләрдә дәүләт теркәлүен узганда актларны язуда, халыктан татарча язылган дәүләт органнарына булган хатларга җаваплар, канцелярия эшен алып баруда үтәлеше 100 процентка җитә дип әйтелде. Әмма бу да сорау тудыра. Казанның яки Чистай, Югары Ослан кебек башкарма комитетында эшлекле кәгазьләр никадәр тәрҗемә ителә икән?

Берничә ел дәвамында җәмәгатьчелек тарафыннан министрлык, дәүләт оешмалары, муниципаль берәмлекләрнең рәсми сайтларының татарча версияләре, татар телендәге хәбәрләр лентасы йә аксый, йә гомумән үле хәлдә дип тәнкыйтьләнде. Түрәләр хисабына караганда, бу өлкәдә министрлыклар ярыйсы гына эшли, ә менә районнарда бу эш системга салынмаган. Районнарның рәсми сайтларында 2018 ел дәвамында урыс телендә 85,3 мең хәбәр язылган булса, татарчасы 63 мең. 26525 норматив актның 7510 гына татарчага тәрҗемә ителгән.

Республикада 30 елга якын мәктәпләрдә татар теле дәресләре укытылган булса да, дәүләт, муниципалитет органнары татарчага тәрҗемәчебез юк дип аклана. Югыйсә дәүләт оешмаларында ике дәүләт телен дә камил белгән кешеләр утырырга тиеш. Хәер, тәрҗемә белән проблем да юк кебек. Татарстанда тел белгечләренә кытлык юк, институтлар, университетлар, һичьюгы татар газеталарында эшләүчеләр бар. Хәтта Avito кебек ресурсларда да тәрҗемә итүчеләр үз хезмәтен тәкъдим итүчеләр буа буарлык. Ягъни татарча да язам, эшлим дигән кешегә бернинди дә киртә юк. Сахалин яки Тулада яшиләр.

Түрәләргә эшне җиңеләйтү өчен тәрҗемәче хезмәте дә булдырылган. Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты галимнәре Айдар Хөсәенов һәм Ринат Гыйльмуллин "Смарткат" профессиональ тәрҗемә системына рус-татар пары кертелүе турында сөйләделәр. Әлеге систем татар теленә төрле документларны: яңалыкларны, фәрманнарны, карарларны һәм башка текстларны тәрҗемә итү мөмкинлеге бирә. Ул ярымавтомат рәвешендә эшли, ягъни еш кабатланган сүзләр шул ук мизгелдә татарчага тәрҗемә ителә, ә моңа кадәр системга таныш булмаган җөмләләрне кеше өстәмә тикшерә ала. Систем берничә ай Казан шәһәре башкарма комитетында сыналган. Аны башка дәүләт оешмаларына кертү дә тәкъдим ителде. Гамәли семиотика институты бу эшне "Смарткат" системын ясаган ABBYY ширкәте белән берлектә башкарган.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов 2018 елда Татарстанның дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү програмы нигезендә 141,25 млн сум тотылуын әйтте. Күрсәтелгән слайдта әлеге акчаларның 90,32 млн сумы Татарстан мәгариф министрлыгы, 21,63 млн сумы Татарстан фәннәр академиясе, 12,52 млн сумы Татарстан мәдәният министрлыгы, 9,64 млн сумы "Татмедиа" оешмасы, 6,75 млн сумы Татарстан яшьләр министрлыгы тотуы күрсәтелде. 0,4 млн сумны Татарстан мәгълүматлаштыру министрлыгы да тоткан. Барлыгы бу акчаларга 169 чара оештырылды, дип хәбәр итте министр.

XS
SM
MD
LG