Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мин татарча сөйләшәм": хурга калган министрлык, башкорт-татар берләшүе һәм мескенлек хисеннән арыну


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Казанда чираттагы "Мин татарча сөйләшәм" чарасы узды. Оештыручылар быел анда өч меңләп кеше катнашты дип белдерә. Катнашучылар фикеренчә, бу чара татар телен музейда саклап калырга теләүчеләргә җавап булып тора.

Тукай көнендә һава торышы көздәгечә булды: көчле җил, туктамыйча яңгыр яуды. Шуңа карамастан чара башланырга бер сәгать Бауман урамында инде йөзләрчә яшь кеше җыелып, түземле генә "Мин татарча сөйләшәм" башлануын көтте. Алар арасында Казанга якын район-шәһәрләрдән килгән мәктәп укучылары шактый иде. Беренче тапкыр мондый чараны күрүчеләр дә, ел саен йөрүчеләр дә, рэппер Альберт Нурминский йә татар теле дип исләре китмәсә дә, Мәскәүдә танылган Айгөл җырчысын күрергә, тыңларга дип килүче яшьләр дә шактый иде. Оештыручылар әйтүенчә, быел чарада өч меңләп кеше катнашкан.

Соңгы сулышмы, әллә рух өстәүме?

Татарстан байрагын иңеннән төшермәгән Галимҗан Галимов быел халыкка байраклар да өләшкән. "Ник мин берничә ел элек үк бу чарада катнашмадым икән" дип үкенә ул. Үзе белән чарага дусларын, таныш студентларын да дәшкән.

Галимҗан Галимов
Галимҗан Галимов

"Миңа Татарстанның байрагы да, бер урында шулкадәр матур, күзләре янып торган яшьләрнең күпләп килүе дә ошый икән. Кая карама – татарлар! Үз телемдә сөйләшү дә табигый. Быел мин волонтер булып катнаштым, ник элегрәк бу хәрәкәткә кушылмаганмын икән дип үземне сүгәм. Икетеллекне тикшерү эшендә дә катнаштым. Яңгыр коеп яуса да күңел күтәренке. Кешеләр тагын да күбрәк килсә, тагын да шәп буласы иде! Байраклар өләштек, барысы да яратып кабул итәләр. Республика, Казан, телебез белән горурлану хисе көчле. Кызганыч, мондый чаралар 26 апрель белән генә чикләнә", дип сөйләде ул.

Казанның 170нче санлы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Шәммиева ике укучысын ияртеп килгән иде. Алар "Татар дозор" уенында катнашып өченче урынны яулаган. Уенда да, урам җыенында да беренче тапкыр катнашулары. Шәммиева фикеренчә, бу - яшьләргә рух, дәрт өстәүче чара.

"Татар теленә һөҗүм шактый булды, әмма безнең мәктәптә туган тел дип татар телен сайлаучылар күп булды. Гаиләдә телгә карата мөнәсәбәт уңай икән, балаларны дәрес белән кызыксындыру күпкә җиңелрәк. Татар мохите бик кысан Казанда, әмма без татарлык эзләп театрларга, музейларга йөрибез. "Мин татарча сөйләшәм!" кебек чаралар ешрак булса, яшьләр заман белән бергә атлаган, уңышка ирешкән яшь иҗатчыларны күрсә, аларга якын булса, телгә карата кызыксыну тагын да күбрәк булыр иде. Башка балаларны ияртеп алып килмәгәнгә үкенәм, укучыларым бер урында бу кадәр күп татар яшьләре җыелганын һәм барысы да үзара татарча сөйләшкәнен күреп гаҗәпләнде, рухландылар. Үзем дә тел өчен борчылам, әмма бирегә килгәч, бу үлем алдыннан соңгы сулыш түгеллегенә инандым", диде Энҗе ханым.

Энҗе Шәммиева (с), Адилә Насыйбуллина, Айгөл Закирова
Энҗе Шәммиева (с), Адилә Насыйбуллина, Айгөл Закирова

Мәктәп укучылары Айгөл Закирова белән Адилә Насыйбуллина классик музыканы үз итәләр булып чыкты, татарча башка форматта иҗат иткән җырчыларны беренче ишетүләре. Ун елдан гына түгел, тагын дистәләрчә еллардан соң да татар теле яшәячәк, диде алар.

"Татар телендә төрле чыгышлар, яңгыраган шигырьләр күңелдә калды. Ник моңа кадәр килмәдек икән? Кайткач, дусларга, сыйныфташларга сөйләячәкбез. Татар телендә күбрәк сөйләшергә, оялмаска өндәделәр, ниндидер горурлык барлыкка килде.

Тел өчен көрәшне күзәтәбез, әмма ул тагын да куәтлерәк булсын иде

Без дуслар белән татар теле турында күп сөйләштек, күбесе, руслар да, татар телен сайлады. Мәктәптә татар теленең калуын телибез. Татар теле дәресләрен яратабыз. Тел өчен көрәшне күзәтәбез, әмма ул тагын да куәтлерәк булсын иде", дип сөйләде кызлар Азатлыкка.

Яшел Үзәннән укытучылар исә исемнәрен атарга теләмәде. Алар фикеренчә, халыкта төшенкелек көчле. Татарстанның Дәүләт шурасы депутатларының телләре ни өсен бүген генә ачылды икән дип аптырый алар. "Татар хыялый һәм самими, шуңа күрә тел белән бәйле вазгыять уңай якка үзгәрер дип өметләнәбез, әмма аек акыл белән уйлаганда, артка чигенүнең тискәре яклары күп, мәктәптә, урамда, интернетта татар телле мохит булмаса, гаиләдә генә аны саклап калу авыр. Депутатлар да халык күтәрелгәндә фикерләрен чама белән генә белдерделәр, ахыр чиктә йоттылар, шул вакытта көрәшәсе иде", диде мөгаллимнәр.

"Татар милләте –​ музей экспонаты түгел"

Гадәттәгечә, чараның үзәгендә – альтернатив татар музыкасы концерты. Быел чара хэдлайнерлары булып Альберт Нурминский белән Мәскәүдә танылган татар кызы Айгөл булды. Моннан тыш Илгиз Шәйхразиев, Зәринә Вилданова, Рәдиф Кашапов, альтернатив татар музыкасы бәйгесендә җиңгән яңа төркемнәр һәм башкалар чыгыш ясады. Чарага яңа ямь өстәүчеләр Уфадан килүче башкорт төркеме "Бүреләр" иде.

Яшь иҗатчыларның Казанда чыгыш ясавы үзенә күрә ике милли республика арасында күпер салына башлавына бер ишарә. Төркем солисты Илшат Абдуллин Башкортстанда да, Татарстанда да үзгә форматта иҗат итүчеләр шактый, уртак фестивальләр оештыра башларга вакыт, диде.

Уфадан "Бүреләр" төркеме, Илшат Абдуллин (у)
Уфадан "Бүреләр" төркеме, Илшат Абдуллин (у)

"Казанда җылы кабул иттеләр безне. Безнең халыклар арасында бернинди дә аерма юк. Сәбәпләрен белмим, әмма без аз аралашабыз икән. Юкса безгә татарлар, Уфадан Казанга башкорт җырчылары килә ала. Башкортстанда да үзгә форматта иҗат итүче яшьләр шактый. Фестивальләр уздырып була. Сәясәт, икътисад аша түгел, мәдәният аша якынаю мөмкинлеге бар бит. Ә без аны кулланмыйбыз. Казандагы дуслар белән уртак проект булдыру теләге зур.

Бездә дә, Татарстанда да туган тел проблемы калкып чыкты, халыкта кәефләр төрле, төшенкелек тә сизелә. Мин урам җыеннарына йөрмим, сәясәткә тыкшынмыйм, әмма һәрбер кешедә туган телне саклыйм дигән фикер булырга тиеш, һәрбер кеше үзеннән башласын иде. Үзебез сөйләшсәк, безгә бернинди дә куркыныч янамый", диде ул Азатлыкка.

26 апрель көнне Казан татар чараларына бай шәһәргә әверелә. Әмма бу бер көн генә була. Анысы да татар дөньясында кайнаган кешеләр өчен генә шулай тоела. Композитор Эльмир Низамов татар чаралары зуррак масштабларда һәм ешрак узарга тиеш дигән фикердә. Ул "Мин татарча сөйләшәм!" чарасын татар телен катып калган музей экспонатлары, китапханәләрдә иске, таушалып беткән китаплар буларак күрергә теләүчеләргә җавап итеп кабул итәргә кирәк дип сөйләде Азатлыкка.

"26 апрель көне иртән Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрындагы тантана белән башланды, аннары Шигърият бәйрәмендә рухландым, төштән соң, һичшиксез, Бауманга киләм һәм кичен консерваториядә татар концерты белән тәмамлана.

Эльмир Низамов
Эльмир Низамов

"Мин татарча сөйләшәм!" акциясенең кыйммәте – татар телендә үзгә, альтернатив юнәлештә иҗат итүчеләрнең күп булуы. Телебез күнеккән кысаларда гына түгел, ә заманча, төрле эксперименталь форматта да кулланыла ала. Татар теле актуаль яңгырый ала. Татар теле театрда, китапханәдә, халык җырларында гына яши дип уйлыйлар. Юк, татар теле җанлы, тере тел, заман белән бергә атлый. Рус булмаган халыкларның кайсысында тагын мондый чаралар бар? Татарлар бүген ренессанс кичерә сыман, яшь үзгә иҗатчылар күп, алар зуррак мәйданны яулый бара, татар исемнәре, аларның әсәрләре таныла башлый", диде композитор.

Узган ел антипремия, быел –​ рәхмәт хатлары

"Мин татарча сөйләшәм!" чарасының бер максаты – Татарстандагы икетеллелек мәсьәләсенә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү, дәүләт һәм коммерцияле оешмаларны татар телен кулланырга өндәү. Бу максаттан "Татар-дозор" уены уза, мәктәп укучылары квест форматында Казанны әйләнеп йөри, кибетләргә-җәмәгать урыннарына кереп, татар телендә хезмәт күрсәтүне сорыйлар.

Шулай ук яшьләр татар телен кулланган һәм кулланмаган оешмаларны күзәтә. Быел татар телен кулланырга тиешле, ләкин төрле сәбәпләр табып дәүләт телен читкә этәргән дәүләт оешмалары арасыннан "Тяжело с татарским" антипремиясе Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгына тапшырылды.

Безнең максат - халыкның игътибарын икетеллек мәсьәләсенә юнәлдерү

"Экология министрлыгы су саклау зоналарына караган яңа күрсәткечләр урнаштырды, ләкин аларда татар теленә урын табылмады. Моның хакта "Халык контроле" сайтында зарлану булгач, министрлык ниндидер федераль кагыйдәләр, күрсәтмәләр белән акланды, татарча язу каралмаган дип җавап бирде. Тик без бик яхшы беләбез: министрлыкларның күрсәтмәләре, карарлары, эчке кагыйдәләре берничек тә Татарстан Конституциясе һәм Татарстан Дәүләт телләре турында кануннан өстен була алмый, күрсәткечләр ике дәүләт телендә башкарылырга тиеш. Хакимият моңа игътибар итәрме – белмим, әмма безнең максат – түрәләрнең түгел, ә халыкның игътибарын икетеллек мәсьәләсенә юнәлдерү.

Узган елны антипремияне алган "Содружество" оешмасы үз хатасын таныды. Тәнкыйтьне кабул итеп, Казан һава аланыннан шәһәр үзәгенә йөргән поездларда хәзер барлык игъланнарны өч телдә яңгыратуны оештырды. Поезда игъланнар русча, татарча һәм инглизчә. Без аларга бик теләп рәхмәт хатын һәм символик һәдияләр тапшырдык. Шулай ук "Пятёрочка" кибетләр челтәренә дә рәхмәт, барлык элмә такталары, навигация ике дәүләт телендә башкарылган", диде Азатлыкка Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.

Яшьләр форумы иҗтимагый активистларны да өлешсез калдырмый. Быел Һарри Поттер турында китапны татарчага тәрҗемә итүчеләргә дә рәхмәт әйтелде, аларга бүләкләр бирелде.

"Мин татарча сөйләшәм!" акциясендә катнашкан Айгөл җырчысы журналистлар белән аралашмады, әмма ул тамашачылар белән бик теләп татарча аралашты. Концерт алдыннан да ул үзенең Instagram битендә татарча "Казанны кыздырабызмы?" дип язып чыкты. Урам чарасында ул бернинди дә белдерүләр ясамады, электронный хип-хоп стилендә "Буш баш", "Ит", "Татарин", "Көтәм" җырларын башкарды.

Чара күмәкләшеп "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.

Азатлык чарадан җанлы эфир алып барды. Аны безнең архивта, Facebook сәхифәсендә карап була.

XS
SM
MD
LG