Accessibility links

"Тяжело с татарским" антипремиясе Татарстан экология министрлыгына бирелде


"Мин татарча сөйләшәм!" чарасын оештыручылар "Тяжело с татарским" еллык антипремиясен быел Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгына тапшырды.

"Тяжело с татарским" антипремиясе
"Тяжело с татарским" антипремиясе

Министрлыкка тискәре "бүләк" Татарстанда су саклау зоналары күрсәткечләрен бары тик урыс телендә генә урнаштырган өчен бирелә. Оештыручылар сүзләренчә, Татарстан Конституциясе һәм Дәүләт телләре турындагы канун нигезендә күрсәткечләр ике дәүләт телендә башкарылырга тиеш.

"Халык контроле" интернет хезмәтендә бу проблемны Ирек исемле кулланучы күтәреп чыкты. Экология министрлыгы аңа җавап биреп, су саклау зоналары күрсәткечләренең тышкы күренешен федераль кагыйдәләргә бәйләде һәм "татар телендә мәгълүмат урнаштыру күздә тотылмый", дип белдерде.

uslugi.tatarstan.ru сайтында Экология министрлыгы җавабы
uslugi.tatarstan.ru сайтында Экология министрлыгы җавабы

Быелгы "Мин татарча сөйләшәм!" чарасының рәхмәт хатлары "Содружество" оешмасы һәм "Пятерочка" кибетләр челтәренә бирелде. Оештыручылар Азатлыкка Татарстандагы "Пятерочка" кибетләрендә барлык визуаль мәгълүматның ике дәүләт телендә башкарылуын әйтте.

"Содружество" оешмасы узган елны шулай ук "Тяжело с татарским" антипремиясенә ия булган иде. Казан һава аланы белән Казан үзәк вокзалы арасында йөргән аэроэкспресс хәрәкәтен оештырган оешма барлык игъланнарны урыс телендә генә башкарган булган. Бөтендөнья татар яшьләре форумының берничә мөрәҗәгате һәм антипремияне тапшырудан соң әлеге поездларда игъланнар өч телдә ясала башлады. Моның өчен оешма рәхмәт хатына лаек булды.

Казан аэроэкспрессы татарча сөйләшә башлаган
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:22 0:00

Моннан тыш, быел Бөтендөнья татар яшьләре форумы Татарстан районнарын да икетеллелеккә тикшереп чыкты. Рейтингта район идарәсенең татарча хезмәт күрсәтә алу-алмавы, элмә такталарының ике дәүләт телендә башкарылуы, җәмәгать транспортларында ике дәүләт телендә игъланнар ясау, сайтларның татарча камил эшләүләре һәм актуаль мәгълүмат бирүләре кебек критерийлар каралган. Нәтиҗәләрне, төзелгән рейтингны якын арада bez.tatar сайтында күреп булачак.

Яшьләр форумы шулай ук "Һарри Поттер һәм фәлсәфәче ташы" китабын тәрҗемә итүче яшьләргә рәхмәт бүләкләрен бирде. Хәзерге вакытта икенче һәм өченче китап тәрҗемәсе эшләре бара, дип игълан ителде.

"Мин татарча сөйләшәм" чарасы быел 13нче тапкыр үткәрелә. Беренче тапкыр чара 2006 елда, Казанда татар шәһәр мәдәниятен булдыру максатыннан оештырыла. Башта "Үзебез" яңа буын хәрәкәте тарафыннан оештырылып килсә, хәзер ул Бөтендөнья татар яшьләре форумы тырышлыгы белән уза.

Чара кысаларында ел саен оештыручылар "Тяжело с татарским" антипремиясен тапшыра. Быел җиденче тапкыр тапшырылган антипремиянең максаты - дәүләт теле булган татар телен санга сукмаган оешмаларга игътибар җәлеп итү, аларны татар телен кулланырга өндәү.

XS
SM
MD
LG