Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һарри Поттер сериясенең беренче китабы татар теленә тәрҗемә ителде


Тәрҗемә координаторы Айдар Шәйхи Азатлыкка хәбәр иткәнчә, "Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы" әсәрен татар теленә тәрҗемә эше тәмамланган. Ул 19 август көнне тәкъдим ителәчәк.

Узган елның декабрендә башланган "Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы" әсәрен тәрҗемә итү эше тәмамланды. Моның турында Азатлыкка тәрҗемә координаторы, "Гыйлем" берләшмәсе мөхәррире Айдар Шәйхи хәбәр итте. Тәрҗемә 19 август көнне Татар яшьләре форумы оештырачак "Печән базары" чарасында киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк.

Айдар Шәйхи
Айдар Шәйхи

"Чарада "Гыйлем" берләшмәсенең үз мәйданыгы эшләячәк. Шунда татарча "Хәлбуки" лекцияләрен оештыруны күздә тотабыз. Моннан тыш Һарри Поттер сериясенең беренче өлешен дә татарча тәкъдим итәчәкбез. Тәрҗемәчеләр төркеме белән очрашу да каралган", диде безгә Айдар Шәйхи. Шуннан соң әсәрне интернетка, ирекле укуга чыгару планлаштырыла.

Тәрҗемә эшендә барлыгы 13 кеше катнашты. Бу түләнә торган эш түгел, ихтыярилар тарафыннан тәрҗемә итү булып тора. Тәрҗемә итүчеләр бердәм стильне, уртак лексика-атамаларны сакларга тырышкан, әсәрне бер күзлектән әдәби мөхәррир дә карап чыккан.

"Өзек-өзек итеп тәрҗемә итү берничә ел элек башланган иде инде. Хәзер төп тәрҗемә эше декабрьдә башланып, июньгәчә дәвам итте", диде Айдар. Исегезгә төшерәбез, 2016 елның декабрендә Һарри Поттер китапларын тәрҗемә итү эшенә ихтыярилар тупланган иде.

Error rendering VK.

2016 елның җәйендә чыккан "Һарри Поттер һәм ләгънәтле бала" китабы берничә ай эчендә татарчага тәрҗемә ителеп, интернетка чыккан иде. Аны Айдар Шәйхи үзе генә тәрҗемә итте. Татарстан китап нәшрияты романның автор хокукына ия булган нәшрият белән аны рәсми татарча чыгару турында сөйләшүләр алып барган. Бу эш килеп чыкмаган. Шуңа бәйле, тәрҗемә интернетка, ирекле куллануга чыкты. Шулай итеп, татар теле бу әсәр тәрҗемә ителгән 80нче тел булып чыкты.

"Фәлсәфә ташы"н автор хокукын алып, рәсми бастыру нияте бармы дигән сорауга Айдар "Бастырып карау хыялы бар, әмма әлегә бер мөмкинлек тә күрмим", дип җавап бирде. Дөньякүләм популяр әсәрнең автор хокукы шактый кыйбат, шуңа карамастан, кайбер телләргә искәрмә ясалып, ташламалы бәяләр тәкъдим ителә. Азатлык мәгълүматларына күрә, Татарстан китап нәшрияты автор хокукын нәкъ мондый ташлама белән сатып алырга җыенган иде.

Азатлык сораштырган белгечләр заманча дөнья әдәбиятының татарчасы кирәклеген таный. Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев сүзләренчә, "дөнья классикасы, аның иң матур үрнәкләре булган әсәрләре татар телендә дә булырга тиеш". Узган ел Азатлык үткәргән сораштыруда катнашучыларның 66.7 проценты "Чит ил китапларын татарча укыр идем" дип җавап биргән иде.

Азатлык та татар теленең кулланылышы артуга уңай йогынты ясау өмете белән, дөнья әдәбиятының татарчалаштырылуына үз өлешен кертеп, "Тәрҗемәханә" шәлкемен ачып җибәрде. Беренче тапкыр "Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы" әсәреннән татарча өзек нәкъ безнең сәхифәдә чыкты.

Һарри Поттер – инглиз язучысы Джоан Роулингның дөньякүләм танылган романнар сериясе. Сериядә булган сигез китап та бестселлер булып күп телләргә тәрҗемә ителде. Дөньяда иң популяр китапларның берсе санала.

XS
SM
MD
LG